Главная » 2012 » Февраль » 3 » "Көмеш каләм" №55 Алексеевск, 5 нчы “б” сыйныфы укучы Чибинова Назлыгөл
10:36
"Көмеш каләм" №55 Алексеевск, 5 нчы “б” сыйныфы укучы Чибинова Назлыгөл

Милләтем киләчәгем. Болында төрле-төрле чәчәкләр үсә.Ал,кызыл,зәңгәр,шәмәхә.Һәрберсе үзенчә матур.Милләтләрне дә чәчәкләр белән чагыштырам мин.Һәрберсе күркәм,һәркайсында үзенә генә хас булган үзенчәлек.Минем милләтем –Татар. Бу дөньяга татар кызы булып туганыма шатланып бетә алмыйм.Милләтем ул киләчәгем генә түгел,үткәнем дә,хәзергем дә.

Ни өчен үткәнемме?

    Мин мәчетеннән азан ишетелгән,барлык кешеләре  татар телендә генә сөйләшә торган Урта Тигәнәле авылында туганмын.Безнең авылда барлык йортлар да төзек,килешле,халкы уңган һәм тырыш.Табигате дә бик матур.Әниемнең көн дә җырлаган бишек җырлары тәэсир иткәндерме,иң беренче сүземне 9 айлык вакытта "Әннә”дип әйткәнмен.Шуннан берәм-берәм башка сүзләрне сөйләмгә керткәнмен.Ике яшемдә индебарлык сүзләрне кушып сөйләшкәнмен.Менә әти-әнием мине балалар бакчасына илткәннәр.Анда мине туган телемдә сөйләшүче тәрбияче апалар каршы алган.Мин аларга "апа”сүзен әйтә алсам да,”әни”дигәнмен.Чөнки вакытлыча гына аны алыштырганнар бит.Әни кебек үк җырлар, шигырьләр өйрәткәннәр.Әле татар халык биюен дә өйрәткәннәр.Анысын бик яхшы хәтерлим.Римма апам бүләк иткән калфакны киеп башкардым ул биюне.Шуннан соң бик күп биюләр биедем,ләкин тәрбияче апаларым өйрәткән иң беренче  биюем-  иң-иң кадерлесе.Шулай итеп авылымда һәрбер көнем телебезнең яңгырашы белән башланды,аның белән тәмамланды.

 Ни өчен хәзергемме?

         Район үзәгендәге мәктәпкә  беренче сыйныфка укырга кердем мин.Чөнки Алексеевск бистәсенә күченеп килдек. Беренче тапкыр  мәктәпкә баргач, аптырап киттем, чөнки барысы да мин аңламаган телдә сөйләшәләр.Бәхетемә каршы,укытучым татар булып чыкты.Сыйныфыбызда татарча аңлаучы укучылар да бар икән.Авыр булса да,русчаны өйрәндем.Мәктәптә барлык фәннәрне дә рус телендә укыйбыз.Барлык күршеләребез дә руслар.Шулай ук дус кызларымның күбесе –руслар.Безне рус мохите чолгап алды. Тик кечкенә генә өебездә - "Татар иле”яши.Әти-әнием туган телебездә сөйләшәләр.Җырлар да гел татарча гына яңгырый.Телевизордан  күбрәк татарча тапшырулар карыйбыз.Абыем намаз укый,азан кычкыра.Әлбәттә,без дә абыем белән үз телебездә генә аралашабыз.Чөнки иманга юл туган телең аша гына ачыла.Мәктәптә телебезнең матурлыгын,кагыйдәләрен татар теле укытучыбызҖамалиева Илсөяр апа өйрәтә.Шул ук вакытта ул безнең белән "Ак калфак”түгәрәге дә алып бара.Без биредә төрле җырлар,шигырьләр,әкиятләр өйрәнәбез.Театрлар куябыз.Бистәбездә оештырылган төрле бәйгеләрдә катнашып,призлы урыннар яулыйбыз.

Ни өчен киләчәгемме?

Мин аны шулай күзаллыйм.Үз телемне яратучы,үз динемне тотучы,үз гореф-гадәтләремне үтәүче кыз булып үскәнмен.Ике  телне бик әйбәт  беләм .Инглиз телендә аралаша алам.Башка милләт кешеләрен хөрмәт итәм.Үз милләтемнән булган кеше белән генә гаилә корам.Балаларымда милли  хисләр тәрбиялим.Тагын минем биюче буласым килә.Төрле биюләр иҗат итеп,татар халкының тормышын күрсәтәсем килә.Әлбәттә,болар барысы да киләчәктә.Ләкин киләчәген беркем дә алдан әйтә алмый.Ә хыял булырга тиеш.Хыялсыз кеше- канатсыз кош.

       Менә шулай милләтем минем белән гелянәшәдә генә атлап бара.Ул бөек,көчле,бердәм!

Рәхмәт сезгә абый-апалар, шундый бәйгеләр оештырганыгыз өчен.! Рәхмәт сезгә күренекле татар галимнәре, язучылары,шагыйрьләре безнең милләтебез югалмауда күп көч куйганыгыз өчен!Рәхмәт сезгә авыл җирендә яшәүчеләр, милләтебезне саклап калганыгыз өчен! Рәхмәт сезгә дәү әтием-дәү әнием,әти-әнием ,миндә үземнең татар кызы булганым өчен горурлык хисләре тәрбияли алганыгыз өчен.Барыгызга да рәхмәт,зур рәхмәт!!! Ә мин милләтемнең киләчәге бәхетле булсын өчен,барлык көчемне биреп тырышачакмын. Хәзергә зур бурычым –тырышып уку.

Иншаны язды:

5 нчы "б” сыйныфы укучысы

                 Чибинова Назлыгөл Нияз кызы

Җитәкче:

 

Татар теле укытучысы:

                  Чибинова Лилия Рәис кызы

 

Алексеевск икенче урта мәктәбе 2012ел.

 

 


Просмотров: 689 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...