Главная » 2012 » Февраль » 2 » "Көмеш каләм" № 54 Зәй шәһәре, 10нчы сыйныф укучысы – Мөбәрәкшина Алия
14:16
"Көмеш каләм" № 54 Зәй шәһәре, 10нчы сыйныф укучысы – Мөбәрәкшина Алия
Минем милләтем һәм киләчәгем.
Мин үземнең татар милләтеннән булуым белән кечкенәдән үк горурланып яшим. Ни өчен дисәгез, "Энҗе” дип аталган балалар бакчасына йөрдем, татар җырларын җырлау, шигырьләрен сөйләү – миңа кечкенәдән үк салынган. Әти-әнием, әби-бабам да татар милләтеннән. Әбием үзенең яшь чаклары, элекеге яшьләр җыеннары, төрле бәйрәмнәр турында сөйли башласа, мин гел аның янында булам, чөнки аны тыңларга, аның киңәшләренә колак салырга яратам. Әбием сөйләгәннәр буенча да, башка мәгълүматләр буенча да элек кызларның чигүле алъяпкыч, калфак, читек-чүәк кигәннәрен, озын чәч толымнарын үреп, чулпы такканнарын, кулларына беләзек кигәннәрен беләм. Ә иң мөһиме – әти-әнинең киңәше һәм ризалыгы булган. Һәрбер татар хатын-кызы бу хакта бик яхшы белгән,әи-әнинең сүзеннән чыкмаган. Әбием үзенең килен булып төшкәнен, ничек итеп беренче "килен коймагы” пешергәннәрен дә сөйләде. Ә иң кызыгы – кичке җыеннар, бу җыеннардагы милли моң, гармун тавышы, курай уйнауллары бик тә күңелле булган. Яшьләр матур итеп җырлап-биеп күңел ачканнар, бер-берсенә вәгъдәләр бирешкәннәр. Минем әниемне дә әбием шушы рухта тәрбияләгән, менә шуңа күрәдер әнием тәртипле, тәрбияле, эшчән бик матур кыз булып үскән. "Тәртибе дә, укуы да гел яхшы булганга, мин бер дә борчылмадым”, - дип искә ала әбием. Чыннан да, әнием хәзер дә исә барырызга да үрнәк булып тора, ягымлы эндәшә, кирәкле киңәшләрен бирә. Шулай ук җырларга, милли ашлар пешерергә бик ярата ул. Барыбызның да бик яратып ашый торган ризыкларыннан: гөбәдия, бәлеш, кыстыбый безнең табыныбызның түрендә еш була. Минем янга кереп йөрүче иптәш кызым бер көнне исә: "Алия! Сездә бүген туган көнме, бәйрәмме әллә?”- дип сорап куйды. Мин дус кызыма гаиләбездәге гореф-гадәтләрнең, милли рухның, милли ашлар чылбырның буыннан-буынга үрелеп барылганын аңлаттым. Үземә килгәндә исә, Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнте өйрәнү юнәлешле 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныфында укыйм. Барлык фәннәрне дә яратам, бик тырышып укыйм.Әйтем үткәнемчә, исемем – Алия, исемемне әбием биргән,чөнки аның яшь чагында иң якын дус кызының исеме дә шулай булган. Үз гаиләмне яраткан кебек, мәктәбемне, укытучыларыбызны хөрмәт итәм. Әнием кебек татар җырларын тыңларга, кабатлап җырларга да яратам. Үзем иншалар, шигырьләр язам. Үзем язган шигыремнең берсен сезгә дә тәкъдим итәм:
Мин яратам үз илемне,
Ватаным һәм халкымны.
Рәхмәт әйтәм чын йөрәктән
Хөрмәт иткәннәргә телемне.
"Белмим” диеп әйтүчеләр,
 Булмасын иде, дуслар,
Телен белгән – илен гизгән
Дуслыкка илтер юллар.
Хәзерге вакытта танылган җырчыларыбыздан Салават абыйның, Венера апаның, Гүзәл Уразова, Ләйсән Гыймаева җырларын яттан беләм, җырлыйм. Мәктәбебездә "журналистлар” түгәрәгенә кызыксынып йөрим, музыка мәктәбендә укыйм, гитара да уйныйм, шәһәребездә, мәктәптә үткәрелгән милли чараларның һәрберсендә бик теләп катнашам. Гомумән, мин үземнең киләчәгемне үз милләтемнән, татар телемнән башка күз алдына китерә дә алмыйм. Мин әби-бабам, әти-әнием белән үз телемдә сөйләшкәнемә бик тә шатмын. Алдагы сайлыячак һөнәрем – табиб булу. Ходай кушса, үз телемдә кешеләр белән аралашып, хәлләрен сорашып тора белермен, хәтта үземнең балаларыма да өйрәтермен. Әби-бабаларның мирасын, "милләт чылбырын” өзмичә, дәвам итәрмен.
Просмотров: 737 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...