Главная » 2012 » Февраль » 2 » "Көмеш каләм" № 53 Төхфәтуллина Равилә Рафил кызыӘлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең китапханә мөдире
14:08
"Көмеш каләм" № 53 Төхфәтуллина Равилә Рафил кызыӘлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең китапханә мөдире
Халык йолалары кешеләрнең күңелен били
 Төхфәтуллина Равилә Рафил кызыӘлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең китапханә мөдире Тыйнак халкым минем,җыйнак халкым,
Изге җирем,газиз Ватаным !..
Бүгенгеңне сине аңлар өчен
Үткәннәргә барып кайтамын...
 Татарларым минем,татарларым...
Ләбиб Лерон
Татар милләте, мөстәкыйль дәүләт кысаларында кайбер иҗтимагый-сәяси хокуклар яулагач, үзенең табигый хәләтенә кайту, әле дә булса югалып бетмәгән гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезне бүгенге көн тормышына яраклаштыру, барлау, яңарту эшенә кереште. Милли традицияләр дигәндә аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, бу милләт кешеләренең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрын, карашларын, зәвыкларын күз алдында тотабыз.Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрен тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны да үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм тәләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Шулай итеп, һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Халык йолалары кешеләрнең күңелен били, чөнки җыр, бию, уеннар башкару, ярышларда катнашу, очрашу-танышулар аларны бер-берләренә якынайта, дуслаштыра. Бәйрәмнәр, йолалар туган төбәккә, туган илгә,телебезгә мәхәббәт тәрбияләүнең көчле чаралары. Соңгы еллардахалкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабантуйларын уткәрүгә,” Нәүрүз”, "Нардуган " бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һ.б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк , милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле! Мәктәбебездә дә татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларга,халык авыз иҗатына нигезләнгән чаралар аеруча еш үткәрелә. Аларда халыкның рухы, тарихы киң чагылыш тапкан.Мәктәп күләмендә уздырыла торган "Сөмбелә, ",”Нәүрүз ", ”Карга боткасы ",”Татар кызы ",Каз өмәсе "һ.б. бәйрәмнәр үткәрелә .Бүгенге көндә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмнең берсе Сөмбелә бәйрәме . Елның сихри фасылында –көз белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы "Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Мәктәбебездә үткәрелә торган "Сөмбелә "бәйрәменең тәрбияви максаты булып балаларда игенчегә,иген басуларына, игенче хезмәтенә һәм җимешләренә – икмәккә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү тора. Татар милләтенең ай календаре буенча Яңа ел бәйрәмен – Нәүрүз дип атаганнар. 21 март-яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу астрономик вакыт та, ягъни табигатьтә чын-чынлап яз башланган вакыт. Бу бәйрәмгә дә укучылар бик теләп катнашалар. Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе-һичшиксез, карга боткасы. Балалар шул кадәр яраталар бу бәйрәмне, үзләренең катнашырга теләкләрен белдерәләр.Үткәрәсе көне алдан билгеле булганга ,әзерлек эше дә алдан башлана. Бу бәйрәмдә биш- алты бала матур татар костюмнарын киеп, бизәкле чиләкләр тотып классларга кереп такмаклар, матур теземнәр әйтеп ,төрле ярмалар җыялар.Җыелган ярмалардан мәктәп ашханәсендә ботка пешерәләр. Ботка әзер булганнан соң , бөтен мәктәп балалары җыелышып, урамга ботка ашарга чыгалар. Балалар өчен иң кызыгы шул. Инде халкыбызның иң кадерле, иң борынгы милли бәйрәме – ул Сабан туе. Бу безнең татарлар бәйрәме генә түгел –Сабан туе халык- ара бәйрәме. Аны бөтен халык та билгеләп үтә. Татарстан җирлегендә генә тугел, Россиянең күп шәһәрләрендә, хәттә чит илдә дә билгеләнеп үтә торган бәйрәм ул. Татар халкының дини бәйрәмнәре: аларның ин зурлары –Ураза гаете, Ураза бәйрәме, Корбан гаете, Мәүлид бәйрәме, Гашура бәйрәме. Соңгы елларда сыйныфтан тыш эшләрнең тематикасы һәм юнәлешләре үзгәрде.Мәктәбебездә туган телгә багышланган төрле түгәрәкләр,әдәби берләшмәләр эшли,ана теле һәм әдәбияты атналыклары үткәрелә. Ел фасылына карата булган йолаларны гына түгел, гаилә йолаларын да укучылар белән дәрестән тыш үткәргән кичәләрдә кулланабыз.Аларның күбесен һәрбер гаиләдә кулланалар, башкаралар. Йолаларның иң популяр, иң күренеклеләре: өйләнешү (никах туе), аннан китә бәбәй туе, исем ашы, аулак өй, өй туе, солдатка озату. Бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрне үткәрү төрле төбәкләрдә төрлечә башкарылса да, алар халыкны һәм милләтләрне берләштерә торган әһәмиятле чара, милли горурлык хисе тәрбияләүгә, рухи канәгатьләнү тудыруга йогынты ясаучы фактор булып тора. Әби-бабайлар, әти-әниләр безнең милли традицияләрне , гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калып безнең буынга тапшырганнар икән, без дә аларны саклап калырга, һәм дә яшьләрне халкыбызның күркәм милли нигезендә тәрбияләргә тиеш.
Просмотров: 803 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...