Главная » 2012 » Февраль » 1 » "Көмеш каләм" №47 Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
09:22
"Көмеш каләм" №47 Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР, ДӘРЬЯ ТӨБЕНДӘ МӘРҖӘН БАР
 Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Уян, татар, уян инде.
 Шуны сорый үзе заман
Милләтче дип аталудан
Куркасыңмы әллә һаман ?
Милләтем дип әйтсә берәү,
Милләтче дип чыкты сүзе.
Татар өчен кем көрәшсен,
Көрәшмәсә татар үзе !
Р.Корбан
Соңгы елларда илебездә бара торган үзгәрешләр, халкыбызның милли аңы уяну, татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүендә күпмедер уңай яклар бар. Татар телебез Казан ханлыгы чорында ук халыкара аралашу теле – илчеләр теле булган. Хәтта Казан ханлыгы җимерелгәч тә, рус дәүләтчелегендә яшәп тә халкыбыз ана телен саклый алган. Әлбәттә, бу үзеннән-үзе, җиңел генә бармаган. Чукындырулардан качу өчен илен-җирен калдырып китәргә мәҗбүр булган килеш тә татар булып калу, ана телендә сөйләшү хокукы өчен көрәшкән минем халкым. «Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар» дип, халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтеп бирә. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз. Сүзгә бай булу башка фәннәрне үзләштерергә дә ярдәм итә, тел белгән кеше фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерә ала, аның сөйләме дә төгәл һәм тәэсирле була. Димәк, тел – ул кешенең, шәхеснең беренче күрсәткече, хәтта акыл мөмкинлекләренең күрсәткече булып тора. Тел һәм әдәбият –ул безнең рухи байлыгыбыз. Тел, рәсми дәрәҗәсе сакланып, кулланылышы киң булганда гына үсә ала. Туган телебез һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә,өйдә хәл ителә.Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты фәненнән башка фәннәр рус телендә укытыла. Шуңа күрә мондый мәктәпләрдә укучы балаларны дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, аларда татар әдәбиятына,сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә ата-ана урысча сөйләшә, мәктәптә генә бу максатка тулы дәрәҗәдә ирешеп булмый. Кешеләр,бигрәк тә яшьләр,татар булса да,урысча сөйләшүне хуп күрә. Шуның аркасында туган тел алар өчен әһәмиятен әкренләп югалта. Чөнки югары белем бирү йортларының барысында да татар теле укытылмый.Уку йортларында фәннәр татарча укытыла икән, бу очракта яшьләр татар теле белән ныграк кызыксына, күбрәк белә башлар иде. Мин мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Хәзергесе вакытта балалар әдәби китапларны аз укыйлар. Әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп-әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә. Бүгенге яшьләрнең күбесе "Татар теле белән кая барасың?” - диләр. Ә бит кеше башта үз телен камил белергә, моннан тыш чит телләр белергә тиеш. «Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам? »,- дигән сорау һәркемне борчыса гына, тел саклана ала. Ә бит тел язмышы –халык язмышы ,дигән сүз ул. Безнең тарихыбыз, хәтеребез, рухыбыз, иманыбыз анда. Хәтерсез, имансыз калган халыкның киләчәге юк.Теле булмаган халыкның милли хәтере дә,милли горурлык хисе дә юкка чыга. Димәк, бабаларыбыз гасырлар дәвамында энҗе бөртегедәй туплаган тел дә, мәдәният тә югалмаска тиеш.
Просмотров: 774 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...