Главная » 2012 » Февраль » 1 » "Көмеш каләм" №44 Гатауллина Фидания Касыйм кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
09:08
"Көмеш каләм" №44 Гатауллина Фидания Касыйм кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Милләтем – киләчәгем Гатауллина Фидания Касыйм кызы Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин-татар кызы!
Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны...Сөембикәсе булган горур милләт кызы бит мин. Мин үземнең җырлы- моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин. Әйе, моңлы Тукайлары,батыр Җәлилләре, мәхәббәтле Кол Галиләре...һәм, ниһаять,тимер кебек көчле ихтыярлы Минтимерләре бар милләтемнең. Алар бит-татарның йөзек кашлары. Шундый көчне каян алган, ничек моңлы булган, батыр булганнар? Ул көч-халыкта, туган җирдә, туган телдә. Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем татар халкым?! Сыналган- сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Бүгенге көндә татар халкын таныйлар, санлыйлар, фикерләренә колак салалар, киңәшләрен тыңлыйлар. Татар халкы яшәмәгән кыйтга, ил, шәһәр бармы икән җир шарында?! Кайда гына яшәсә дә, татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Чит илләрдә яшәүче татарларда бу сыйфатлар бигрәк тә ачык сизелә. Алар һәрвакыт татарларның үзәге булган Татарстанны сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр. Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй гына да ни тора! Ул инде күптән Татарстан чикләрен үтеп чыкты. Башка милләт халыклары да рәхәтләнеп Сабан туен бәйрәм итәләр, аралашалар. Ул чын-чынлап дуслык бәйрәменә әверелде. Шулай да бүгенге хөр, ирекле тормыш җиңел генә бирелмәгән. Тарихка әйләнеп кайтсак, күпме михнәт күргән безнең халык. ...1552 нче елда борынгы бабаларыбыз үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән, азатлык өчен көрәштә күпмесе шәһит киткән, Сөембикә- ханбикә кулга алынган. Буйсынмаган, халкын, динен сатарга теләмәве, онытмавы өчен Явыз Иван төрле җәзалар биргән: яратмаган кеше белән яшәргә мәҗбүр иткән, сөекле улыннан аерган, рухи яктан Сөембикәне сындырырга тырышкан. Татар халкының горурлыгын үзендә чагылдыручы мәһабәт Сөембикә манарасы бүген шуның тарихи символы булып тора. Тигезсез көрәштә шәһит киткәннәрнең каны тамган җирдә күтәрелгән Кол Шәриф мәчете, бүгенге буынга үткәннәрне онытмаска өндәп, азан тавышын яңгырата. Татар милләтенең тугырылык символы булып Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы тора (Г. Исхакый "Зөләйха” драмасы ). Үзенең диненә, теленә, милләтенә гомере буена тугырылык саклаучы Зөләйха образы күпме татар халкының прототибы ул. Күпме ихтыяр көче , күпме көчле рух кирәк булган аларга. Алар милләтнең йөз аклыгын саклаганннар, шушы асыл сыйфатларны киләчәк буынга тапшырыр өчен күпме күз яше түккәннәр, күпме кан тамызганнар, күпмесе гомерләре белән түләгәннәр. Тарихны хаклы рәвештә халык хәтере, диләр. Бүгенге буын үзенең үткәнен белергә, хөрмәт итәргә һәм аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, диелә халык мәкалендә. Без үткән буын каршында бурычлы. Алар тапшырган эстафетаны без түкми –чәчми киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Тукай кебек бөек шагыйре булган халык-бөек халык. Киләчәк буын да моны яхшы аңласын, белсен һәм хөрмәт итсен иде. Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм. Татарстан дигән Ватаным бар, Татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын.
Просмотров: 867 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Khan  
0
эчтәлекле happy

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...