Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 148 Питрәч районы Отар-Дубровка урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Шәмсевәлиева Зәйтүнә
16:44
"Көмеш каләм" № 148 Питрәч районы Отар-Дубровка урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Шәмсевәлиева Зәйтүнә
Гомеремдә җыйдым гыйлем
Мөгаллимнәр бирде белем,
 Күңелемә якын итеп
Алган сабак –туган телем!
(Илдус Гыйләҗев.)
Мин авылда тудым, мин авыл баласы. Сабый чагымнан ук, челтерәп аккан чишмә тавышын ишетеп, кошлар сайравын тыңлап, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокланып үстем. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин кечкенәдән үк әниемнең сүзләренә колак салдым. Әниемнең: "Туган - үскән җиреңә, туган телеңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат! Ата-баба нигезен онытма!”- дигән сүзләре кая барсам да исемдә. Ничек инде, шундый гүзәл табигатьле туган ягыңны яратмаска мөмкин! Минем туган авылымны дүрт яктан да урыс һәм керәшен авыллары әйләндереп алган. Халкыбыз алар белән үзара аралашып дус-тату яши. Шушы "утрауда” яшәсә дә, үзенең кыйбласын югалтмаган минем әби-бабаларым. Телен, динен, гореф-гадәтләрен чиста килеш саклап кала алган. Элек-электән авылыбыз янәшә- тирә авыллар арасында дингә мөнәсәбәте белән уңай яктан аерылып торган. Дин тыелган елларда да, бер өйдә җыелудан тыйсалар, икенчесенә күчеп җомга, тәрәвих намазларын җәмәгать белән укуларын дәвам иткәннәр. Авылыбызда җомга намазлары укылмыйча калмаган. Шуңа күрә хәзер дә авылыбыз үсә, яңара һәм эш сөюче халкы белән дан тота. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштыргысыз "әти”, ”әни”,”әби”,”бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган-үскән илнең якынлыгы, Ватанның газизлеген тоярга да безгә шул туган тел ярдәм итә. Безнең туган телебез – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүз байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. "Безнең телебез-бик моңлы тел”, - ди халык. Борынгы татар җырларын тыңлаганда, моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Ана телеңнең моңын, аһәңен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек җыры да җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шаккатып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы. Шушы иншамда үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Хәзергесе көндә татар авыллары югала бара.Татар авыллары бетсә, татар телебезне чуарланып беткән шәһәр генә саклап кала алырмы? Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчый. Нигә татарлар татарча сөйләшми, сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә урыс сүзләре кулланалар? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Телләр турында законыбыз бар. Ни өчен телевидение, радиода туган телдә тапшыруларга вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер урыс кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә?... Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бик күп сүз байлыгы булган ана телебезне онытырга хакыбыз юк. Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр - моңын, динен сакларга, үз токымнарының яңа буыннарына тапшырырга тиеш. "Теле барлар - халык булган, теле юклар- балык булган” дигән сүз юкка тумаган. Татар бетмәячәк, татар ул тыныч кына үз эшен эшли торган кеше. Астыртын гына булса да үзенчә эшләр.Татарның вөҗданы уяныр һәм милли горурлык хисе тоеп яшәр. Мин сезнең конкурсларда катнашып күп нәрсәләрне аңладым һәм күп нәрсәләргә өйрәндем. Бу сайттагы хезмәтегез милләтебезне саклауда бик зур роль уйный. Сезнең кебек милләт җанлы кешеләр булганда, татар милләтенең гомере озын булыр. Сезгә бәяне тарих үзе куяр. Иншамны сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның өлге итеп алырлык сүзләре белән бетерәсем килә Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен. (Габдулла Тукай) Укытучысы: Хайруллина Сания Габдрахман кызы.
Просмотров: 601 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...