Главная » 2012 » Февраль » 14 » "Көмеш каләм" №136 Алексеевск бистәсенең икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чибинова Лилия Рәис кызы.
21:38
"Көмеш каләм" №136 Алексеевск бистәсенең икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чибинова Лилия Рәис кызы.
Милләтем,киләчәгем! Йөрәгемнең иң түрендә урын алган милләтемә мәхәббәтемне һичкем дә миннән тартып ала алмаячак.Чөнки ул би-ик тирәндә урнашкан.Безне беркем дә "Милләтегезне яратыгыз!”дип үстермәде.Аңа булган хөрмәт,ярату үзеннән -үзе килеп чыкты.Мохит булдырылган иде.Татар авылы , динне тыярга тырышсалар да, намазын укыган әби-бабаларыбыз,бары бер телдә генә аралашкан авылдашлар –болар барысы да милләткә булган уңай карашны формалаштырды.Нәрсә соң ул милләт!?Алар бер-берсенннән ни белән аерыла?Хәтта бит бер үк милләт вәкилләре арасында да аерма бик күп.Мәсәлән,безнең Алексеевск районында өч Тигәнәле авыллары урнашкан.Олы,Урта,Түбән Тигәнәлеләр.Алар арасын нибары өч чакрым җир генә аера.Тик халкының бер-берсенә булган мөнәсәбәте,холыклары,дөньяга карашлары арасында ниндидер үзенчәлек тоелып тора.Миңа керәшен татарлары арасында эшләргә туры килде.Телләребез бер булгач,аерма юк дип уйлаган идем,әул бик күп булып чыкты.Аларның үз көнкүреш йолаларын,гореф-гадәтләрен үтәүләре,бер-берсен хөрмәт итүләре, яклаулары соклану хисләре уятты.Тик шулай да безне милләт буларак нәрсә берләштерә соң?

Беренчедән,дистәләгән гасырлар буена чарланып,иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән телебез бар.Бу телдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә,илаһи төшенчәләр дә,гүзәл әдәби әсәрләр дә шактый язылган.Аны хөрмәт итү,саклау,тагын да ныграк камилләштерү ,киләчәк буынга тапшыру безнең зур бурычыбыз булып тора.

Икенчедән,без төркиләр токымыннан.Димәк туганнарыбыз күп.Авыр чакта аларга сыенырга,яки сыендырырга мөмкинбез.Чөнки без мәрхәмәтле,киң күңелле,кунакчыл.

Өченчедән, безнең буыннан буынга тапшырылган әхлак –әдәп кануннарыбыз,милли гореф-гадәтләребез,татар халык авыз иҗаты әсәрләребез,мәгърифәт-әдәбиятыбыз,милли театрыбыз,йола-бәйрәмнәребез бар.

Дүртенчедән,без ата-бабаларыбыздан калган матур табигатьле бай җирдә яшибез.Шул җирләрдә тырышып иген үстерүче эшчән,булган халкыбыз бар. Бурычыбыз,аны пычратмыйча киләчәк буыннарга тапшыру.

Һәм бишенчедән,мөстәкыйль дәүләтебез,үз гимныбыз,әләмебез,гербыбыз бар.

Шундый байлыклары булган милләт яшәргә,игътибарга,хөрмәткә бик лаек.

Әле безнең чит илдә яшәүче милләттәшләребез күпме?Нинди генә төбәкләрдә таралып яшәвебезгә ,безне ничек кенә бүлгәләүләренә карамастан,бербөтен милләт-Татар булып калыйк!Киләчәккә күз салып,киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнебезне онытмыйча,хәлебездән килгәнчә рухи,физик һәм милли сәламәт буын тәрбиялик.Шунда гына без милләтебез алдында бурычыбызны үтәгән булып саналырбыз.Г.Исхакыйның кайчандыр әйткән сүзләре хәзер дә кыйммәтен югалтмаган.Әйтерсең лә хәзерге заман яшьләре өчен әйтелгән.

"Хөрмәтле Татар яшьләре!

Сезнең милләтегез –бөек милләт.Сез татарлыгыгыздан оялмагыз,кая

барсагыз да,кая керсәгез дә башыгызны югары тотып керегез.Милләтебезне саклап калу өчен сезгә укырга,тырышырга кирәк.....”Бу сүзләрне мин үз балаларыма һәрвакыт кабатлап торам.Алар күңеленә әкрен-әкрен генә милли хис орлыкларын сала барам.Килер бер көн алар шытып үсеп чыгарлар,чәчәк атарлар,һәм тирә-яктагыларны сокландырырлар.

Без гаиләм белән ел да май аенда Болгар җыенына барабыз.Беренче елны мин үзем генә бардым.Бардым һәм телсез калдым. Кояш шулай көчле елмаямы дисәм,ул гына түгел,монда җыелган халык шулай елмая икән.Ул елмаю кояшныкы белән бергә кушылып ,шундый илаһи бер көчкә әврелә һәм күңелләргә кереп тупасланып беткән хисләрне уята. Җир шарының барлык төбәкләреннән җыйналган кан-кардәшләребез ,барысы да ислам кануннары рөхсәт иткән милли киемнәрдән.Ул киемнәрнең матурлыгы,зәвыклылыгы,бизәлеше-искиткеч.Бер җирдә базар оештырылган ,нәрсә генә сатылмый анда:сувенирлар ,милли киемнәр,уенчыклар,китаплар һ.б..Бар җирдә татар телендә сөйләшәләр,ара-тирә гарәп теленең яңгырашы да ишетелеп ала.Ә имамнарның тәгъбир әйтеп баруларыларының тылсымлылыгын әйтеп бетерү мөмкин түгел.Мин мондый могҗизаны көтмәгән идем бит,үземне чит илгә эләккәндәй хис иттем.Әйтерсең лә, биредә ТАТАР дигән бөек халык кына яши,бары бер телдә генә сөйләшәләр,диннәре дә,рухи дөньялары да уртак.Зөһрә Сәхәбиева башкарган мөнәҗәтләрне тыңлагач,ирексездән күз яшьләре агылдылар. Бик көчле тәэсирләр алып кайттым мин аннан.Менә кайда икән милләтемнең асылы!Эх,милләтем! Шулай бер җирдә генә яшәсәң ,бәлки безгә үз хокукларыбызны яклап көрәшеп яшәргә туры килмәс иде.Бәлки чит илдә яшәүче кардәшләребез туган телләрендә сөйләшергә тилмереп,туган туфракларын сагынып гомер итмәсләр иде.Болгар җыеныннан соң мин милләтемне тагын да ныграк ярата башлавымны тойдым.Хәзер инде ел саен гаиләбез белән барабыз,балаларым түземсезлек белән май ае җитүен көтәләр.Бу тәрбиянең бер ысулы,ә алар бездә җитәрлек.Әйдәгез, аның бар ысулларын да кулланыйк,Милләтебезнең киләчәге нык,ышанычлы һәм хөрмәткә лаек булсын өчен.



Иншаны язды:Алексеевск районы,Алексеевск бистәсенең икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чибинова Лилия Рәис кызы.
Просмотров: 586 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...