Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм" №128 Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбе 10 ынчы сыйныф укучысы Девликамова Регина
22:43
"Көмеш каләм" №128 Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбе 10 ынчы сыйныф укучысы Девликамова Регина

Теле юкның иле юк,  ди халык.

Чыннан да, без – татарлар, үзебезнең телебезне, бабаларыбыздан калган гореф-гадәтәләрне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне сакламасак, киләчәгебез өметсез.

Хәзер шәһәрләрдә төрле милләт вәкилләре яши, шуңа күрә аралашу, аңлашу өчен русча сөйләшү кулай, ә авылда бары тик татарлар гына бит, гаиләдә үзара, урамда дуслар белән, мәктәптә сөйләшәсе иде татарча, ә күбесе рус телендә сөйләшү ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре күпкә азайды. Шуңа күрә безнең буын татар телен, татар милләтеннән икәнлеген  оныта башлады.

Без үз тарихыбызны белергә тиеш. Чөнки татар халкы үз тарихын белмәсә, киләчәге юк аның. Үткәнгә таянып кына, киләчәк тезелә.

 Иң беренче чиратта үзебезнең ана телебезне сакларга кирәк. Мөмкинлекләр бар: динебез өскә чыга бара, мәчетләр салына. Телевидениедән  Казан (ТНВ) каналы безнең якларга да килеп җитте, интернет аша да, факультатив, түгәрәкләргә йөреп тә үз милләтебез турында күп белергә мөмкин. Теләк кенә кирәк.

Кызганычка каршы, хәзерге заман яшьләре үз телен санламый, сөйләмендә чит тел сүзләрен куллана. Мәсәлән: "исәнмесез” урынына "приветыгыз”, "здорова” дип дәшәләр. Тагын да аяныч, кайчан рус сүзләрен шулай үзгәртәләр, ирексездән, Һ. Такташның "Авызы, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” дигән шигыре искә төшә, кайсында бөек шагыйрь һәр телне саклау турында кайгырта, рус сүзләренең "кабыргаларын ватып сындырып” сөйләүдән кисәтә, ә хәзерге яшьләр сөйләмендә еш кына, нинди телдәге сүзләр белән сөйләүләрен дә аңлап булмый торган "велосипед” урынына "сапит” һ.б. шуның кебек "өр-яңа”сүзләр чыга  . Шундый "оста” тел белүчеләргә Дәрдмәнднең шигырен искә төшерәсе килә:                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Шулай да мин өметләнәм: уяныр, уйланыр безнең яшьтәшләр, чөнки татарның киләчәге бүгенге яшьләр кулында, һәм беренче уяну чаткыларын үз тирәмдә күрәм дә инде: ул  борынгы гадәт-йоларга йөз белән борылу, аларны үтәү, татар булу белән горурлану, төрле якларда яшәгән милләттәшләр арасында дуслар табу.

Борын-борыннан ук татар халкы бер-берсенә ярдәм иткәннәр, дус яшәгәннәр. Һәм хәзер дә ул нәрсә сүнми. Чөнки безнең халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, һәм бердәм ул. Бердәм булганга, барысын булдыра алалар. Шул үзенчәлекне безгә югалтмаска кирәк. Югалтмабыз да. Ул безнең канда. Аны үзеңдә табып күрергә генә кирәк.

 

Просмотров: 764 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...