Главная » 2012 » Февраль » 20 » Миләүшә Шәйдуллина, Сарман районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе
16:55
Миләүшә Шәйдуллина, Сарман районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе
Йөрәк маем сыза − сызландыра,
Әрни, түзми − яна ул тагын.
Тәкъдир безгә шулай күрсәтмәсме
Әллә бу дөньяның ак ягын?
Теманы укыдым да уйга калдым. Бик тиздән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып (Алла боерса), олы тормыш юлына кузгалыр чагым җитә минем. Нинди булыр ул киләчәк, минем язмышымда нинди үзгәрешләр булыр - боларын килер көннәр күрсәтер, тик мин аның милләтем язмышы, аның киләчәге белән бәйләнештә булачагын беләм. Аны әллә нинди матур буяулар белән буямыйм, милләтем киләчәгенә алсу күзлек аша да карамыйм. Мин инде хәзер үк үземнең хокукларымның кысылганнын беләм, туган телемнең кимсетелүен күрәм. Кайбер яшьтәшләрем белән чагыштырганда, шәһәр тибындагы бистәдә яшәп, тулаем татар районы саналган җирлектә рус мәктәбемдә укуыбыз белән без әле ничектер якланган кебек. Ә менә татар авылларында яшәп, гел татарча укыган егетләр һәм кызларга авыргарак туры килә. Тик алар сынатмый. Безнең халык сынатмаган бит инде ул. Аны әллә ничә йөз еллар сынаганнар, сыныйлар, сындырмакчы һәм екмакчы булалар, ул әле тора. Асып, кисеп, бәкеләргә салып, иң изге кыйммәт – Иманына үрелеп, юлдан яздырырга, юк итәргә омтылганда да исән калды бит халкым. Сайлау алды марафонында политик эшлеклеләребез:"Россия бары руслар өчен!" дип кычкырып торган вакытта да һаман тыныч кына эшли, яши һәм бөек держава чәчәк атсын дип тырыша. Халкымның тормышы беркайчан да артык иркен һәм ирекле булмады, чөнки мондый тормышны азат халык кына төзи ала. Шуңа күрә киләчәккә артык планнар кормыйм. Русиядә андый тормыш булмас кебек. Тик шул ук вакытта тарихи ХХ гасыр башында булган үзгәрешләрне исемә алмый кала алмыйм. Европаның алга киткән дәүләтләре белән чагыштырганда, татар халкының үсеше нык тоткарланган булса да, аның танылган галимнәре һәм сәясәтчеләре, әдипләре, сәнгать ияләре турында зур ихтирам һәм соклану белән язам. Шул чорда Г. Тукай, Дәрдмәнд, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек олы шәхесләр әдәби мәйданга чыгуларына сөенәм, аларның милләт язмышы темасын күтәреп чыгуларын күрәм. Суфичыл шагыйрьләрдән аермалы буларак, алар инде тынычланырга чакырмый, ә көрәшкә дәшә, уянырга өнди. "Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең төп герое Мөхәммәтгаяз татар халкының киләчәге турында уйлана. Яшәешебез шулай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак дигән фикергә килә. Авторның халыкның күзен ачасы, коллыктан коткарасы килә, шуңа ул милләттәшләрен, бигрәк тә татар зыялыларын, телне һәм милләтне саклап калырга чакыра. Гаяз абый күрсәткән аралыкның яртысын үтеп киләбез. Милләтебез бетүгә йөз тоткан түгелме? Сыйныфымда янәшә утырган татар кызлары, егетләре мине аңламаганда, бөтен укыту, тәрбия рус телендә алып барылганда, кибеттә миңа: "Спросите по русски", вокзал кассасында: "Говорите по русски, не понимаю", -дип җавап биргәндә, кәеф төшә икән шул ул. Никтер, Гаяз абый ялгышкандыр, ике йөз түгел, йөз ел да җитәр кебек тоела. Тик күңел әле өметләнә. Ирексездән, хәтергә бөек Тукаебызның: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри», − дигән юллары килеп төшә. Шагыйрьгә үз халкына булган ышанычы, мәхәббәте бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы биргән бит, ул үз халкының матур һәм якты киләчәгенә ышанычын беркайчан югалтмаган, кайберәүләр кебек үзенең татар милләтеннән булуына гарьләнмәгән. Менә кемнән үрнәк алырга кирәктер безгә. Ятимлек ачысы күңелен яраласа да көлә белгән, язмыш сынавына бирешмәгән, кирәк җирдә мактый, кирәксә тәнкыйть утында яндыра белгән Тукайдан! Шагыйрь күп кенә шигырьләре аша безгә XX йөз башы татар тормышын ачып бирә бит: Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез, − Аттан артык эшләгән халыкның фәкыйрьлектә яшәве Тукайны ничек гаҗәпләндерсә, шундый зур табигый байлыкларга ия булган Татарстанның халкы иркен тормышта яшәмәве бүген безне гаҗәпләндерә. Әйе, бүгенге көндә безгә Тукаебызның кыюлыгы, гаделлеге, фидакарьлеге җитми. Халык мәнфәгатен барысыннан да югарырак күтәрү җитми! Халкы, милләте хакына Тукай беркемнең дә хәтерен саклап маташмаган. Халыкка хыянәтне беркемгә дә гафу итмәгән. Без бүген Р.Фәхреддин кебек бөек укытучыларның әхлак, тәрбия кебек хезмәтләренә таянырга тиешбез. Киоск киштәләреннән тузга язмаган газета-журналларны алып атып, телевизор экраннарынннан агылган кансыз киноларны тыеп, ир белән хатын арасында булган иң яшерен хисләрне бөтен галәмгә чәчмичә, әдәп һәм әхлакка өйрәнәсе иде. Икътисади яктан шундый көчле дәүләткә әвереләсе иде. Яңа технологияләргә нигезләнгән производство, уңышлары белән шаккаттыра торган авыл хуҗалыгы, практик әһәмияткә ия белем бирә торган уку йортлары, бар уңайлыклары булган шәһәрләр, төзек һәм бай авыллар, пыяладай тигез юллар, бар авыруларны профилактикаларга ук мөмкинлек биргән медицина булдырасы иде. Тик иң мөһиме: телен белгән, гореф-гадәтләрен саклаган, тарихын хөрмәт иткән халыкны югалтмаска иде. Менә шул вакытта татар халкының дөнья халыклары арасында абруе югары булган көннәр кабат кайтыр. Ул яшәр һәм яшьнәр. Бетми тормас томан! Бетәр әле,
Нурлы көннәр туар! Шул чакта
Татар күкрәкләр киңләп сулар әле.
Хөрлек хөкем сөрер ул чакта! Тик ни генә булмасын, мин, татар баласы буларак, татар булып калам, балаларым да татар булачаклар. Бирсен Ходам.
Просмотров: 670 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...