Главная » 2012 » Февраль » 11 » "Көмеш каләм"№90 Мэҗитова Айсылу, Чурачык урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы
10:59
"Көмеш каләм"№90 Мэҗитова Айсылу, Чурачык урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

Милләтем, киләчәгем.

Атлантида! Атлантида баткан

Эз калмаган бөек халыктан...

Ә без – исән! Татар яши әле!

Без батырган саен калыккан!

                         Н.Арсланов.

Мин татар милләтеннән булуым белән чиксез горурланам. Татар милләте- кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык.Милләтебезнең ихлас тарихы соңгы елларда гына языла башлады. Мин Рабит Батулланың " Сөембикә кыйссасын”, М. Хәбибуллинның " Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”, Җ.Рәхимовның " Батырша” романнарын укып, шул дәһшәтле чорларны йөрәгем аша кичердем. Үземне шуларның шаһиты итеп тойдым.

 Меңнәрчә еллар буе дәүләтләр тоткан халкыбызның бөек мәдәнияте дә, зур шәһәрләре дә булган. Татарның соңгы дәүләте – Казан ханлыгында гына да 120 шәһәр булганлыгы билгеле. Бабаларыбыз  нинди эш белән генә шөгыльләнмәгәннәр! Алар тимер дә койган, акча да суккан. Алтын – көмештән бизәнү әйберләре дә эшләгән, сугыш һәм эш кораллары да ясаган. Кытайдан – Кавказгача, Уралдан Альп тауларына кадәр үз җирләрендә рәхәтләнеп яшәгәннәр безнең әби – бабайларыбыз.Ил белән хан – каганнар идарә иткән, шагыйрьләр шигырь язган, татар халкы бөек исемне дәвам иткән. Гайрәтле татарларның дошманнары да күп булган. Бертуктаусыз Татар иленә дошманнар һөҗүм итеп торганнар. Нәтиҗәдә Бөек Татар иле таркалган, дошманнар аңа хуҗа булганнар. 1552 елның 2 октябре – Хәтер көне. 460 елдан бирле халкыбыз башка милләтнең кануннары астында яши. Россия империясендә нинди генә зур сугышлар булса да, үләргә беренче итеп татарларны җибәргәннәр, татарларны көчләп чукындырганнар, монастырьларга япканнар, телләрен, борыннарын кискәннәр, мәңгелеккә төрмәләргә япканнар. Казан ханлыгы җимерелеп, Сөембикәбез, Ядегәр ханыбыз, Колшәриф, Мөхәммәдъяр кебек асыл затларыбыз инде тәмам гүр иясе булгач та, татар халкы еллар буе басып алучыларга каршылык күрсәтүдән туктамаган.Шушы мәшхәрләрдән соң да халкыбыз исән калган, динен, телен саклаган икән, димәк, без, татарләр – чыннан да бөек халык, тере суын зчкән мәңгелек халык.

  Без татарлар – Русиядә сан ягыннан икенче урындагы халык. Татар халкы бервакытта да башка милләтләрне хурлау, кимсетү белән шөгыльләнмәгән, һәрвакыт кемгәдер юл куйган, ярдәм иткән, авырлыкны үз җилкәсенә салырга тырышкан һәм уртак Ватаныбыз өчен барын да эшләргә әзер һәм эшли дә.Милләттәшләребез җир шарының төрле төбәкләренә сибелгән, таралган. Безнең горурланып сөйләрлек бөек шәхесләребез бар: герой-шагыйрь М.Җәлил, атаклы биючебез Р. Нуриев, дан тоткан теннис остасы Марат Сафин исемнәре генә дә күп нәрсә турында сөйли!1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде.Алар искиткеч бердәмлек, кыю батырлык күрсәтеп, татар халкының горурлыгына, намусына әверелделәр.

   Инде ничә елдан бирле, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чит төбәктә яшәүче татарларны җыеп төрле чаралар үткәреп килә. "Татарлар”, " Халкым минем” һ. б. тапшыруларында төрле төбәктә яшәүче татарлар турында кызыклы мәгълүматлар бирелә.” Тамчы шоу” тапшыруында да читкә сибелгән милләттәшләребез актив катнашалар.Соңгы елларда динебезгә игътибар артты.Безнең авылыбызның мәчетендә "Кәримә” мәдрәсәсе эшләп килә. Дистәләгән бала мәдрәсәдә дин сабагы ала. Мәктәбебездә төрледән- төрле әдәби чаралар, шигырь уку, Мәүлид, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрелә. Татар теле һәм әдәбияты  буенча үткәрелгән районара, республика, төбәкара олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулыйбыз. .Республика күләмендә татар телендә " Вакыт” гәҗите чыгарыла. Милләттәшебез, якташыбыз Фәрит Гибатдинов Чувашстан татарларын дөньяга танытты.

    Татар булу һәм татар булып калуга киртәләр бик күп.Иң авыры – безнең халыкның күпчелеге бу мәсьәләдә битараф.Күп кеше балаларында татарлыкны тәрбияләргә тырышмый. Күпләр моңа җавапсыз карый. Җавапсызлык, битарафлык – иң явыз дошманнарыбыз.Минемчә, " Татар булу өчен ни кирәк?”- дигәндә, беренчедән – ТАТАР булып туарга кирәк! Татар гаиләсендә, татарча тәрбияләнергә кирәк. Соңгы елларда катнаш никахлы гаиләләр күбәйде. Мин моңа тискәре карыйм. Беренчедән, христианнар белән мөселманнар кушылып төзелгән никах озын гомерле булмый, икенчедән балалары туган телне белми, өченчедән, алар үзләрен татар дип санамаячаклар.Татар телен үз итмәсәк, бернинди законнар, матур-матур сүзләр бернәрсәне дә үзгәртмәячәк. Димәк,үз мохитебезне тудырырга, татар телен кирәкле итәргә  тиешбез..

   Без, татарлар, һаман яшибез икән, һаман Аллаһ биргән татар телебездә сөйләшәбез икән, һаман дөньяның уртасына басып, ислам динен тотабыз икән, димәк, без, чыннан да, бөек милләт, мәңгелек милләт! Язмамны шагыйрь Наис Гамбәр сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

        Һәрбер халык,

        Иле булса- Алла,

        Теле булса гына – пәйгамбәр.

Просмотров: 593 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Укытучы апаң!!!  
0
Молодец, Айсылу!Инша бик эчтәлекле, уңышлар сиңа!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...