Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №158 МБОУ “Тукай урта мәктәбе”нең укучылары Әхмәтсафиннар Динә белән Йосыф
22:22
"Көмеш каләм" №158 МБОУ “Тукай урта мәктәбе”нең укучылары Әхмәтсафиннар Динә белән Йосыф

Тыйнак халкым минем, җыйнак халкым,

Изге җирем, газиз Ватаным!..

Бүгенгеңне сине аңлар өчен

Үткәннәргә барып кайтамын...

                                                           Л. Лерон.

1941нче елның 22 май иртәсе. Кинәт ниндидер бик тиз вакыт эчендә авылның өсте шомлы кара пәйда белән ябылып бара төсле тоелды. Ерактан ук каплап килгән караңгылык тиз арада бөтен тирә-якка таралып, Кәрәкә буйларын да чорнап өлгерде.

– Манараны аудардыла-а-ар! – дигән җанөзгеч тавыш шул караңгылыкны ярып, авылның һәрбер ягыннан әллә кайларга кадәр кайтаваз булып таралып, янә авыл өстенә кабат-кабат килеп, әллә кая ниндидер билгесезлеккә китеп тә югалды.

Әле яңа гына якты, нурлы авылдан чыгып, Кәрәкә елгасы ярыннан май аеның кычытканын җыярга дип килгән 8-9 яшьлек сабыйлар һавадагы шомлы тынлыкны ярып, хәзер авылга юлны ничек табабыз инде дип, кычкырып елаша башлаганнарын сизмичә дә калдылар.

Бөтен тирә-юньне яктыртып, җиргә үзенең бөтен җылысын биреп торган иртәнге кояш үзенең нурларын ни арада юк итеп, кай арада күзгә күренмәс булды соң? Нинди шомлы караңгылык сырып алды соң авылны?

Мәчет тирәсен олысы-кечесе чолгап алган. Халыкның йөрәге әрни, чын мөселманнарча тавышсыз елый иде ул... Җиргә төшеп кадалган манараның аен (күпме эзләсәләр дә) таба алмадылар.

Авыл малайлары арасында 13 яшьлек Шакир да бар иде. Тик ул үзенең нәкъ 50 елдан соң мәчетебезне яңадан торгызучыларның берсе буласын белми иде әле... "Иманыңны югалтырга ярамый”, - дип бабаларының кабат-кабат искәртеп торганнары аның гомер буе исендә торды.

...Үткән гасырның 90нчы елының изге Рамазан ае. Илебездәге барган яңартып кору җилләре безнең авылыбызга да, ниһаять, килеп җитә. Комсомол район җитәкчеләре килеп, җыелыш ясаган вакытта президиумда утырган Шакир бабай иске мәчет бинасын халыкка кайтараып бирү соравын кузгатуга, торып басып, тәкбир әйтә башлау белән, җыенда булган барлык картлар, аңа кушылып, дәвам итә.

Ә иртәсен... мәчетнең өстәге баскычыннан Шакир бабайның тавышы авылдашларыбызны намазга чакыра. Гүя тирән йокыга талган табигать уяна. Беренче азан тавышы ярты гасыр буе авылыбызның өстен томалап алган пәйдане әллә кайларга таратты сыман.

Юк, беркайчан да безнең халкыбыз үзенең аңын җуймады, иманын югалтмады. Иске мәчет урынына яңа мәчет калкып чыкты. Манарасы, ае тирә-якка  нурлар сипте, иминлек өстәде.

...Яңадан ачылган мәчетнең манарасыннан, бәрәкәт яудырып, моңлы азан тавышы агыла. Авылыбызның һәр йортына җанга җылы бирә торган рәхәтлек сибелә.

Һәм шул вакытта гына бөтен авыл халкына 40нчы елларда табылмаган айның тарихы чишелә: ике яшь килен кеше күреп өлгермәслек арада айны табып алып, алъяпкачларына яшереп, өйләренә алып кайтып, чорнап, морҗа башына саклык белән җыеп куялар һәм беркемгә дә белгертмичә ничә дистә еллар буе күз карасы кебек саклыйлар.

Ислам юлына баскан кеше генә милләтен саклап калыр. Дини китаплар , календарьлар чыкмаган заманда да авылыбызның әби-бабалы һәр йортында диярлек кичләрен оныкларына дини сабаклар бирелеп барган. Мөбәрәк дини Мәүлид бәйрәмен, Бәраәт, Кадәр кичәләрен, Ураза, Корбан гаетларын һәр йортта бик көтеп алып, олылып уздыру хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Милләтенә тугры булган мөселман кешесе гыйлем алуны фарыз дип кабул итә, аның үзенең бурычы дип белә. Ата-ана дөньяви гыйлемне, дини гыйлемне – икесен дә тигез күреп, икесен дә балаларына биргәндә генә милләтебезнең алга китәчәгенә ышана.

Мәктәпкәчә яшенә кадәр әби-бабасының тәрбиясендә үскән бала мәктәп бусагасын атлап керү белән Габдулла Тукайның сере хәзер дә чишелеп бетмәгән җырга салынган шигырь юлларын кабатлый:

            И туган тел һәрвакытта

            Ярдәмең берлә синең,

            Кечкенәдән аңлашылган

            Шатлыгым, кайгым минем...

            ...Тукай урта мәктәбе. Районда зур мәктәпләрнең берсе. Һәр класста 20-30ар бала. Дәрес вакыты. Татар әдәбияты укытучыларыбыз татар теленең үсешенә, аның байлыгына зур игътибар биреп, телебезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләп киләләр.

            Менә хәзер дә ярым ачык ишектән сөекле шагыйребезнең туган милләтенә зур өметләр баглап язган юллары коридорга агыла:

...Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә тисен;

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен...

Шагыйрьнең туган көненә багышланган кичәләрендә дә милләтебезнең һаман да алга баруына, үсүенә, аның киләчәгенә багышланган юллар яңгырый.

            Күңел берлән сөям бәхтен татарны,

            Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның.

            Татар бәхте өчен мин җан атармын:

            Татар бит мин, үзем дә чын татармын!

Газиз ана телебезне үстерү мәсьәләсенә, якты киләчәгенә булган караш, дөрестән дә, уңай якка үзгәреп бара шикелле.  Туган йортыңнан башланган милләт язмышын мәктәп дәвам итә.

Үзебезнең якташыбыз, танылган поэт, драматург Ркаил Зәйдулланың:

Бу дөньяда яралганнан бирле

Язмыш безне азмы кыйнады, –

Беләзекне богау кысса кысты,

            Югалтмадык әмма иманны, – дигән юллары авылыбызның Сталин заманындагы репрессиягә эләккән авылдашларыбызга юллап була. Нинди генә шартларда яшәсәләр дә әби-бабаларыбыз динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне безгә китереп җиткергән.

Әйе, татарның үз дәүләте дә, үз теле дә, үз теләге белән кабул иткән Ислам дине дә булырга тиеш. Шул вакытта гына ул тулы, бай милләт була. Илебезнең һәр төбәгендә яшәгән татарлар үзләренең моңлы телен, динен саклап калуда зур көч куеп, милләтнең киләчәгенә зур ышаныч белән карыйлар. Үзебез татар халкының данлы милләт икәнлегебезне исбатлап, аның тарихын үзебез теләп өйрәнмәсәк, аны безгә кем өйрәтер соң?

Авылыбызның үсеше күзгә күренеп, уңай якка үзгәреп бара. Гомумән, Чуашстанда һәр татар авылының үсеше милләтебезнең киләчәге барлыгын исбатлый.

...Менә тагын җәяү туган авылыма кайтып барышым. Асфальт җәелгән юлның сул ягында шактый ук куе үсеп утырган каеннар мине озатып баралар сыман. Аларга кунып утырган кошларның (үзләрен күреп тә алалмыйсың) сайраган тавышлары һаваны ерып, күңелләрнең нечкә кылларын кузгата...

Тукай авылының "кашына” – тау башына җиттем мин. Шул турыда авыл тамгасы мине сәламләп каршы алды. Иман шартларын белдерүче бик матур, төз 6 баганадан торган бу тамга һәрбер узып китүчене үзенә җәлеп итә.

Туган авылым... Сине моннан рәхәтләнеп күзәтеп була, сиңа сокланып карап туя алмыйсың... Гади һәм эшчән татар халкы яши синдә, авылым. Чуашстандагы башка милләт кешеләрен хөрмәтләп, күрше Татарстан халкы белән бик тыгыз элемтәдә яшисең син. Совет заманында ук "Социалистик Татарстан” гәҗитен хат ташучы Сәйри апабыз һәр йортка диярлек кыстырып китә торган булган. Элек-электән үк радиодан агылган татар җырчыларының тавышын халкым тыңлап килгән. Казанның уку йортларында авылдашларым белем алуны дәвам итәләр. Хәзерге вакытта Татарстанның Яңа гасыр каналы һәр гаиләнең көтеп алынган кунагы. Ел саен Болгар җиренә ашкынып барасың, халкым минем. Синең гүзәллегеңне Рамазан, Корбан айларында аеруча тоясың. Балаларының тәрбиясендә яшәгән кадерле әби-бабаларыбыз урамнарны тутырып, бер-берсенә кунакка барышалар, кимендә һәркөн 9-10 йортта милли кунак ризыклары көтә аларны.

Авылым, синең тормышың дини кануннарына нигезләнгән диеп була.

Барлык айларның да солтаны булган Рамазан аен һәрбер мөселман кешесе көтеп ала. Һәр кичне мәчет тәрәзәләреннән якты нурлар балкый. Мәчетебезне нурландырып, авыл халкы (ирләр дә, хатыннар да) тәравих намазына йөри. Илебез буенча татар милләтен үстерүдә үзенең өлешен кертүе белән халкымның күңелен шатлык, горурлык хисе били. Юлыңда нинди генә киртәләр торса да, милләтем, син һаман алга барасың, үсәсең, киләчәгеңә таба атлыйсың.

...Менә быел да Мәүлид аен олылап, тирә-як татар авылларының мәдрәсә шәкертләре бәйрәмнәр уздыра. Киләчәгең өметле синең, милләтем минем!.. 

 

МБОУ "Тукай урта мәктәбе”нең укучылары Әхмәтсафиннар Динә белән Йосыф

Просмотров: 977 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...