Главная » 2012 » Февраль » 9 » "Көмеш каләм"№84 Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе Исламова Гөлия Ильсур кызы 11 нче сыйнф укучысы
20:51
"Көмеш каләм"№84 Мөслим районы Тат.Бүләр урта мәктәбе Исламова Гөлия Ильсур кызы 11 нче сыйнф укучысы

МИЛЛӘТЕМ – КИЛӘЧӘГЕМ

Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әти!” – дип,

                                                Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

             Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: "Әни!” –дип.

Соң минутта әйтә алсаң: "Әти!” –дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр...

  Үземнең иҗади эшемне юкка гына якташым шагыйрь Зөлфәт абыйның шигыре белән башламадым.Бу шигьри юллар һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп язылган, шигырь юлларын укыгач уйлана, эзләнә башлыйсың.

  Туган телем.Бу сүзләр һәркем өчен дә газиз, иң кадерле сүзләр.Иң беренче телем ачылганда әйткән сүзем анам телендә – татар телендә булды. Бала иң беренче сүзләрне ана телендә ишетә.Туган телендә аралашкан бала инде бервакытта да үз телен онытмаячак.

Бүгенге көндә мин 11 сыйныф укучысы үз телемнең бөеклеген, аһәңлеген аңлар дәрәҗәдә. Үз телемдә әкиятләр тыңлап, бишек җырларын ишетеп үстем. Телебезнең матурлыгын да, бөеклеген дә яши- яши аңлыйсың икән. Татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе.

     Безнең үз тарихыбыз, үз Ватаныбыз, үзебезнеке генә булган гореф – гадәтләребез бар.Милләтемнең тамырлары бик еракка барып тоташа.Бабаларым аны көрәшләрдә чыныктырган, гасырлар аша югалтмыйча алып барган, нинди генә авырлыклар алдында да баш имәгәннәр.Шушы өзелмәс җепне безгә китереп җиткергәннәр.

   Үзе  үскән туган җиренең, туган теленең тарихын белмәгән кешене мин аңлый алмыйм.Ничек инде үз туган телеңне онытып була! Минем туган телем – татар теле.Менә шул сүзләрне әйткәндә дә күңелгә рәхәт булып китә.Чөнки, мин, татар баласы һәм татар булуым белән горурланып яшим.Мин үз телемдә рәхәтләнеп татар китаплары укыйм, телемне баетам.Үземнең туган ягымның, телемнең тарихын өйрәнәм.Саф татар телендә сөйләшәм.Башкаларның сөйләмендә рус сүзләрен катнаштырып сөйләве минем өчен ят күренеш.Кайвакыт шуның өчен дусларым белән ачуланышып та алабыз.Әлбәттә, башка телләрне дә хөрмәт итәргә, чит телләрне үзләштерергә кирәк. Үз телен камил белгән кеше, ул башка телләрне дә бик теләп үзләштерә ала. Менә бит Каюм Насыйри нәрсә дип калдырган: "Кеше ... үзенең телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс.Ләкин башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү бик кирәк.Чөнки... кеше үз теленең кагыйдәләрен белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”.

    Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел”е татарларның гимнына әверелде дисәк тә ялгышмабыз.Мин Тукай иҗатын бик хөрмәт итәм.Аның шигырьләре үзеннән –үзе көйгә салына, җиңел истә калдырыла.Тукай шул заманда ук туган телебез турында кайгырткан, борчылган.Чыннан да,  Болгар бабайларыбыздан мирас булып килгән телебезгә  бүгенге көндә куркыныч янамыймы? Туган телебезгә кимсетеп карауны бетерер өчен әле бик күп көч куярга кирәк. "Мин татарча сөйләшәм”дигән акцияләр уздыру, татар телендәге интернет – сәхифәләр булу телебезне саклау өчен оештырыла. Туган телеңне камил белим дисәң, матур әдәбиятка мөрәҗәгать итәргә кирәк.Чөнки матур әдәбият элек – электән кеше күңелендә яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә өйрәтүче,тормышка әзерләүче.Туган тел акыл үсешенең нигезе һәм белем хәзинәсе ул. Безнең телебез иң бай, иң матур тел бит ул.Юкка гына безнең татар язучыларыбыз калын – калын романнар иҗат итмидер. Әдәби иҗатка рухланып, үзем дә шигырь, әкият, мәкаләләр язам. Иҗади эшләрем "Авыл утлары”, ”Сабантуй”,"Көмеш кыңгырау” газеталарында һәм "Салават күпере” журналында еш  басыла.

Туган телем.

Туган телем -татар теле

Гасырларга барып тоташа.

Туган телең булу -  олы бәхет

Хисләремне бирәм тел аша.

 

Иң матур сүзләремне мин

Әйтәмен туган телдә.

Мәңге яшә, туган телем!

Сөекле туган илдә.

 

Туган телем-татар теле

Газиз халкымның теле.

Барыбыз да бергәләшеп

Саклыйк без туган телне.

 

Татар теле һәм әдәбияты олимпидасында ел да призлы урыннар яулыйм.Узган уку елында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнаштым.Төрле конкурсларда да үземне сынап карыйм һәм уңышларым да күп. "Сандугач сайрар илем” дигән конкурста катнашып дипломант булдым. ”Көмеш кыңгырау” газетасындагы иҗади бәйгедә җиңүем мине Факил Сафин белән очраштырды. Язмышымны да киләчәктә үз телемнең тарихын, байлыгын тирәнрәк үзләштерү белән бәйләргә телим.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим районы

Тат.Бүләр урта мәктәбе

Исламова Гөлия Ильсур кызы

11 нче сыйнф укучысы

Просмотров: 719 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...