Главная » 2012 » Февраль » 15 » " Кцмеш калщм" №147 Мәхмүтова Зөмәрә Хәбибулла кызы Батыр районы Кыр Бикшиге урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы
16:30
" Кцмеш калщм" №147 Мәхмүтова Зөмәрә Хәбибулла кызы Батыр районы Кыр Бикшиге урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы
И моңлы татар халкым!
Халкым минем – моңлы халык,
Җор халык һәм җырлы халык.
Татарлар… Татарлар…
Бу исем горур яңгырый.
Әйе, без, чыннан да, горур милләт. Безнең үз динебез, үз Ватаныбыз, үз тарихыбыз бар. Безнең бабаларыбыз элек-электән үз оста игенче, сунарчы булганнар. Басуларында гөрләп икмәк үскән, урманнары кош-корт, җәнлек белән тулы булган; сәүдә гөрләп чәчәк аткан, яңадан – яңа, берсеннән-берсе матур авыллар, калалар төзелгән, иң беренче дәүләтләрне дә ул төзегән. Әйе, без татарлар һәм горурлана алабыз- үз телебез, ана телебездә аралашабыз, җырлыйбыз, иҗат итәбез.Ана телебез- татар теле. Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, дөньядагы иң дәрәҗәле, чит илләрдә дә өйрәнелә торган,бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, авырлыкларга баш имәгән горур татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Башка милләтләрнеке кебек, татарларның да үз гореф-гадәтләре, йолалары бар. Элек авылларда яшьләр аулак өйләргә җыелганнар, күңел ачканнар, такмаклар әйтә-әйтә җырлаганнар. Ә кичләрен гармуннар уйнап урамга чыкканнар. Анда уеннар оештырганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Шулай ук татар халкының иң яраткан, көтеп алган бәйрәме – Сабантуе да бар. Бу бәйрәм, гадәттә, басуларда чәчүне тәмамлагач була. Сабантуена берничә көн кала, пар атларга утырып, гармунга кушылып җырлап, бүләкләр җыеп йөргәннәр. Татар халкы борынгы заманнан ук безгә үзенең җыр-моңы белән дан тоткан халык буларак билгеле. Гомумән, татарлар, кем булуына карамастан, җырны ихтирам иткәннәр. Алар шатлыкта да, кайгыда да җыр - моңнарын югалтмаганнар, үзләренең җырлары белән тормышка, яшәешкә мөнәсәбәтләрен белдергәннәр. Татар моңы кеше күңеленең иң ерак ноткасына үтеп керә. Моңа дәлил итеп, хезмәттәшем Роберт Хәмдиев шигырен китерәсем килә.
Татар җыры ишетелсә,
Юксындыра аралардан
Туктап калам. Киткәннәрне.
Сүзләренә һәм көенә
 Күңелемдә калмый төсле Колак салам. Кара фикер. Җырның моңы һәр ноткама Шатланамын ни барына, Үтеп керә. Әйтәм шөкер. Уйландыра, хәтта бераз Татар җырын тыңлаганда, Үкендерә. Илһам алам. Искә алам әллә кайчан Безнең моңлы җырлар барга, Үткәннәрне – Горурланам! Җырга гына түгел, татар халкы- бәет-мөнәҗәтләргә бик бай халык. Аның бәетләре безнең көнгәчә килеп җиткән. Бәетләрне гадәттә, хатын-кызлар чыгарган һәм алар аны, көй-моңга салып, оныкларына җиткергәннәр. Менә әниемнән – балачактан күңелемә кереп калган "Сак-сок” бәете. Аны әнием, берәр эш эшләгәндә, җырлый торган иде. Мин йокымнан уянып, әниемнең җырлаганын тыңлаганымны әле дә булса оныта алмыйм, чөнки ул минем хәтеремдә нык уелып калган. Үземнең балаларыма да шул бәетне укып күрсәтә идем, чөнки татарның бәетләре һәрвакыт яхшылыкка өйрәтәләр. Шулай ук бәетләр ил тормышындагы, кешеләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләрне хикәялиләр. Моңа мисал итеп суда батып, вакытсыз дөньядан киткән яшь кыз, аның әти-әнисенең чиксез зур хәсрәтен чагылдырган бәетне, үземнең иҗат мисалымны китерәсем килә. Гөлназ сөеклебез, тыныч йокла,
 Күңелең йомшак, ачык йөзле
Тар каберең эчендә.
 Исәнләшеп һаман үтә идең.
 Онытмабыз сине беркайчан да
Бикшик автобусына утырып
Кичер безне, барсы өчен дә.
 Кунак кызы булып килә идең.
Йөрәк, һич тә басылмый
 Юк килмисең хәзер, көлмисең дә
Күпме генә вакыт үтсә дә.
 Нигә язмыш шулай кырт кисте.
Унҗиде яшең тулып үткәч,
 Гөлназ үлгән, кунак кызы дигәч,
Батып үлдең Бикшик күлендә.
Җан әрнеде, йөрәк өзелде.
Йөзең тулган айдай синең
Саклый алмадык шул сине, Гөлназ,
Карашларың бик тә сөйкемле.
Язмышларың шулай язылган.
Очратмабыз бүтән, кунак кызы,
Кичер инде, әгәр кичералсаң
Синдәй йомшак, ачык йөзлене.
Яшьли шулай үләргә язган.
Чит авылда җаның чыккан чакта
 Онытмабыз сине, мәңге-мәңге,
Әйталмадың соңга сүзеңне.
Сакларбыз без күңелләрдә.
 Газапландың балам, су төбендә
Бер Ходайдан сабырлык сорыйм
Күтәрә алмадың баткан гәүдәңне.
Синең газиз әти-әниеңә.
Гомумән, минем уйлавымча,бәетләр кешеләр күңелендә сеңеп калалар, зур тәрбия чыганагы булып торалар. Татар халкы, татар теле турында бик күп язып булыр иде. Халкым моңа лаек! Мин үземнең татар милләтеннән булуым белән горурланам, чөнки татар халкы элек-электән үк тырыш, уңган, батыр, кыю, кунакчыл, динен, милли йолаларын хөрмәт иткән халык ул. Ачык йөз, тәмле тел белән Каршы ала кунагын. Алдына куя ул аның Ипи- тоз, балын- маен. Язар өчен илһам эзлә, диләр... Чувашстан, Батыр яклары, Матур Бола буе, Бикшиге. Кизләүләре белән Зирекле Булган аңа илһам бишеге. З.Макачев. Чувашстан җиренен, ямьле бер почмагында минем туган авылым урнашкан. Авылыбыз елдан-ел үзгәрә, матурлана. Кайчандыр утын ташып мичкә яккан, ерактагы тау чишмәсеннән су ташып яшәгән авыл түгел инде ул хәзер. Йортларга зәңгәр ягулык кертелгән. Ямь өстенә ямь булып 3 мәчет, мәктәп, мәдәният йорты, ясле- бакча, кибетләр балкып тора. Авылым кышын ак кар патшалыгында утырса, җәен яшеллеккә төренә. Минем Кыр Бикшегем- җырлы, моңлы, халыктан чыккан талантларга бай як. Алда әйтеп утелгән матур табигате, эш сөючән, уңган халкы моннан чыккан әдипләр иҗатында матур чагылыш таба, аларга рухи азык бирә, дәрт һәм ялкын өсти. Минем дә алар турында әйтер сүзем бар. Туган авылымда зур ихтирамга лаеклы кеше, табиб һәм талантлы әдип Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштановны алыйк. Ул үзенең " Нәселебез мәрҗәннәре” исемле китабында үзен һәм үз нәселләрендә мәрҗәннәрдәй балкучы төрле һөнәр ияләрен, якты куңелле шәхесләрен киң колачлы иҗатлары үрнәкләрен изге дисбегә, бербөтен итеп туплап биргән. Милли сәнгатебез һәм мәдәниятебез үсешендә лаеклы өлеш керткән якын дустым, хезмәттәшем Дания Сәлахова. Ул авыл халкын театр- тамашалар белән сөендерә, җыр түгәрәгенә җитәкчелек итә, укучылары арасында фестивальләрдә, конкурсларда алдынгы урыннарны яулаучылар байтак. Җырларга ярата, авылыбызда, районыбызда һәм күрше республикаларда яшәүче кардәшләребезнең көнкүреш бәйрәмнәрен, туй- юбилейларны, кичәләрне милли рухта уткәрергә бик оста булыша. Аның үзе иҗат иткән "Авыл кызы” шигыре нәкъ үзенә туры килә. Көлә –көлә, килә авыл кызы- Коңгырт чәче җилдә сибелә. Буй сынына сокланмаган сирәк,- Тимәсен тик берүк күз генә! Бикшик халкын матур-матур көйләре белән шатландыручы, дәртләндерүче һәм моңландыручы композитор Ринат Зариф улы Гайнетдинов. Гомер буе җырлап, милли моң һәм җырларны популярлаштырып йөргән, йөзләгән яшь гаиләләрнең туйларында "идән сындырганчы” биеткән Ринатны халык җырчысы дип әйтер идем. Ул берничә ел Рафаэль һәм Динә Латыйповлар төркемендә гармунчы булып эшләде. Татар-чуашның уртак бәйрәме итеп оештырылган Сабантуйларында, татар сәхнәсен аерым төзергә дип йөрүчеләрнең, моны гамәлгә ашыручыларның берсе иде. Аның бик күп җырлары зур сәхнәләрдән яңгырады һәм аның иҗатын халык яратып,җылы кабул итте. Әмма Ринатның гомере кыска булды, 50 яшенә дә җитмичә, безнең арабыздан вакытсыз китеп барды. Аның исемен оныттырмас өчен, җиде йөз кешелек мәдәният йорты залында зур концерт үткәрделәр, киләчәктә дә Ринат Гайнетдинов исемендәге бәйге оештыруны гамәлгә кертү турында тәкъдим ясадылар. Җырчының таралып яткан архивын туплап, андагы җырларны барлап диск чыгарырга, төрле елларда төшереп алынган видеоларны да җыеп хәтер клибын эшләргә булдылар. Авылымның тагын бер талантлы әдибе, хезмәттәшем Роберт Зиннәтулла улы Хәмдиев. Ул җиденче класста укыганда ук кыска шигырьләр һәм хикәяләр язган. Бик күп шигырьләре "Яшь Ленинчы ” газетасында, "Ялкын” журналында һәм районыбызның "Авангард” газетасында басылып чыктылар. Барлыгы дүрт йөзгә якын шигыре бар. Соңгы вакытта күп шигырьләре "Вакыт”та, "Ватаным Татарстан” газеталарында басылып дөнья күрделәр. Мәктәп һәм авыл тормышын тирәнтен кызыксынып, шигырьләр һәм җырлар иҗат итүче хезмәттәшем Әсәдулла Муса улы Молотков. Аның "Изге аналар”, "Сагынулар өзә үзәгемне...!”, "Мин яратам әнкәемне...!”, "Яшисе иде эле...!”, "Туган ягым-Батыр ягы”, "Җиркәем”, "Вакытлар агышы”, "Иң кадерле”, "Туган ягым”, "И, авылым!” шигырьләре дөнья күрде һәм халык тарафыннан җылы кабул ителде. Кечкенәдән үк гармунда уйнап, буш вакытларда шигырьләр язучы төркемдәшем Фәридә Нәҗип кызы Алимованы искә алмый булмас. Ул күп кенә шигырьләрен көйгә салып, төрле кичәләрдә матур итеп башкаручы да. Аның "Серле гармун”, "Ана бәхете” шигыре күп кешенең күңелен яулады.
 Кешеләр җырсыз, моңсыз яши алмый.
 Аларның илһам чишмәләре чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да, тукталмаган ул чишмә, үзенең сихри моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һаман җырлаган; яңа тормыштан яңа аһәңнәр алып, ул чишмә бүген дә чылтырап ага.Киләчәктә дә тынмый озак агачак әле ул, чөнки Бикшигемдә олуг затлар, илһамлы шәхесләр, мәрҗәнгә тиң асыл кешеләр бик күп.Киләчәктә дә без алар турында җылы мактау сүзләрен бик күп ишетербез. Алар моңа бик лаек!
Просмотров: 919 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...