Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 141 Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 9Э сыйныф укучысы Гаттарова Венера
12:40
"Көмеш каләм" № 141 Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең 9Э сыйныф укучысы Гаттарова Венера

Минем милләттем , киләчәгем. Моннан куп еллар әлек ,безнең җирләребезгә беренче кешеләр килеп утырган.Аларның тормышы җинел булмаган,бергәләп ауга йөргәннәр,балык тотканнар,игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.Аннан әкренләп авыллар,шәhәрләр барлыкка килгән.Казан шәhәре Казан губернасы үзәгенә әвәрелә.Революциядән соң Татарстан Республикасы төзелә.Ул нык yскән промышленность hәм мәдәният үзәгенә әверелә.Татарстан урман-елгаларга,тауларга бик бай.Татарстаннын табигый байлыклары белән безнең илдә беренчеләрдән тора.Шулай да безнең Татарстан Республикабыз Россиянең төрле регионнары hәм чит ил дәүләтләре белән нык үскән транспорт челтәре аша элемтәдә тора.Бездә нефть hәм газ кyп табыла.Аларның әшкәртә торган заводлар төзелә.Шулай ук Алабугада-трактор,Чаллыда-машина ясау заводлары бар.Шәhәрләр бездә көннән-көн яңара hәм үсә.Элек Татарстаннын халкы,бөтен ил белән бергә,гражданнар сугышы,Бөек Ватан сугышы афәтләрен дә күргән.Безнең бабайлар да сугышта катнашканнар.Аларның батырлыклары өчен орден-медальләр белән бyләкләгәннәр.Татарстанда югары уку йөртлары бик күп,безнең яшьләр шунда белем алып үзләренә кирәк hөнәргә өйрәнәләр.Татарстанда халык мәгарифе yсешенең тарихи җирлеге бар.Борынгы Болгарлар да,Казан ханлыгында да мәктәпләр,мәдрәсәләр булган.Хәзер безнең ил эре фәнни yзәкләрнен берсе – университет.Безнең университетларыбыз бyгенге көндә дә Россиядә иң данлыклы уку йортлары рәтендә.Хәзерге университет ул – заманча җиhазландырылган аудиторияләр,лаборатория hәм обсерваторияләр.Безнең илнең киләчәге – ул яшь татар халкы.Татарстанда яшьләр өчен бөтен уңайлыклар бар.Бездә нефть,энергетик,педагогик,авиация hәм медицина югары уку йортлары бар.Шулай ук техникумнар бар.Син нинди генә hөнәр сайласаң да шунда уку өчен бөтен юллар ачык.Ул уку йортларында спорт белән шөгыльләнергә бөтен уңайлыклар бар.Буш вакытта театрларга,концертларга барырга була.Бу яшьләрнең yз эшенә ярдәм итә.Хәзер мәктәпләрдә чит ил телләре өйрәтәләр.Анда төрле фәннәрдән бәйгеләр yткәрелә.Бу бит безнең киләчәгебез!Татар халкы бик дус яши.Аның yз бәйрәмнәре,yзенең гореф-гадәтләре бик кyп.hәр халыкның тормыш-көнкyрешен тагын да ямьлерәк итә торган матур йолалары hәм бәйрәмнәре була.Мәсәлән,утызынчы августта халкыбыз Республика көнен билгеләп yтә.Сабантуйлары,корбан бәйрәмнәре халыкның кyңеленә хуш килгән бәйрәмнәр.Бездә бик кyп язучылар,шагыйрьләр,белем ияләре бар.Без Татарстан исемен бөтен дөньяга ирештергән кyренекле шәхесләребез белән горурланабыз.Монда әсәрләре бөтендөнья әдәбият hәм сәнгать хәзинәсен баеткан Кол Гали,Мөхәммәдьяр,мәгърифәтче галимнәр К.Насыйри,Г.Тукай,С.Аксаков,Л.Толстой hәм М.Горький,Ф.Шаләпин,С.Сәйдәшев яшәгән hәм иҗат иткән.Аларның язган әсәрләре балалар hәм яшьләр бик рәхәтләнеп укыйлар.Хәзер авылларда яшәучеләрнең тормыш дәрәжәсен кyтәрәләр.Йортлар,хастаханәләр,мәктәпләр hәм клублар салалар.Хөкyмәт авыллырны торгызу өчен бик куп акча булеп бирә.Врачлар белән укытучылар авылда эшләсен өчен аларга бөтен шартлар тудырыла.Безнең хөкумәт халыкка ярдәм итеп тора.Хезмәт хакын,пенсияне hәм стипендияне арттыра.Президент hәм хөкүмәт халык әйбәт яшәсен өчен киләчәккә планнар төзи.Мин Татарстанда туып яшәгәнем өчен бик шат. Без татар җиреннән,татар милләтеннән.Без үзебезнең телебезне,тарихыбызны,гореф-гадәтләребезне сакларга,киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез.Телнең,милләтнең яшәеше бездән – яшьләрдән тора.Төрле җирлекләрдә татар моңы,теле югалмасын дисәң – үз телеңдә,аңан телендә аралашырга кирәк.Кайда гына булсак та,кая гына барсак та , нинди генә матур урыннар белән соклансак та ,үзебезнең туган яктан куркәмрәк ,ямьлерәк,кадерлерәк җир юктыр.

-Татар баласы!Горурлан!Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч hәм тату яши беләсең.Синең өчен барлык халыклар да тигез.

-Татар баласы!Уяу бул!Кайбер милләтләрне уз куллары белән юк иту сәясәте әле hаман да бетмәгән.Тарихта ялгышлар кабатлана курмәсен.Хөсетлек,көнчелектән өстен торыйк.Бер-беребезгэ игътибарлы hәм ярдәмчел булыйк.

-Татар баласы!Тирә-ягыңа кара!Без ата-бабалардан калган матур hәм бай җирдә яшибез.Узең яшәгән җирнең кадерен бел,аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр!

 

 

Просмотров: 748 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...