Главная » 2012 » Февраль » 18 » Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 6 а сыйныфы укучысы Әхмәтҗанов Илнур
07:00
Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең 6 а сыйныфы укучысы Әхмәтҗанов Илнур

Туган телем минем –татар теле,

Киләчәгең безнең кулларда

 Бу мирасны без сакларбыз, ышан,

Болгавыр һәм авыр елларда.                                                          

Әниләребез безне матур,ягымлы сүзләр белән иркәләсәләр, бөек Тукаебыз, Ә.Еники кебек язучыларыбыз телебезнең матурлыгы, байлыгы, гүзәллеге белән таныштыралар.    

Милләтне тел билгели. Тел яшәсә генә, милләт тә яши һәм яшәячәк. 

Минем туган телем бик күптән барлыкка килгән.Юкка гына халкымның яраткан шагыйре Х.Туфан:

Син-тере тарихым,

Син-минем киләчәгем.

Тик синдә генә газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем,-дип әйтмәгән.

Туган телем язмышы-милләт язмышы. Чөнки тел-халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан иң кыйммәтле байлыгы.

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре булган кебек ,минем татар  халкымның да үзенә генә хас бәйрәмнәре бар.

Минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе-Сабантуй. Бу бәйрәм басуларда язгы кыр эшләре беткәч була. Анда төрле ярышлар, уеннар, бәйгеләр үткәрелә. Безнең милләт халкына гына хас ризыклар пешерелә: чәкчәк, бәлеш, бавырсак, кош теле...

Мин үзем атлар ярышын карарга яратам. Ат-халкымның яраткан йорт хайваны ул. Ачлык елларында да милләтемнең терәге булган .

Минем белүемчә,татар халкы бөтен ил буйлап таралган.Мин моны "Халкым минем” тапшыруыннан беләм. Безнең гаиләнең яраткан тапшыруы ул. Әти-әни, әбием  караганда ничек инде мин генә читтә калыйм ди?!

Туган тел-тарих ул. Әгәр туган телебезне онытсак,балачакта кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче  тапкыр "әттә-әннә” дип елаганбыз. Шул сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбкәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген белгәнбез. Үсә төшкәч, туган телем миңа башка телләрнең дә кирәклеген  аңларга ярдәм итте. Бүгенге көндә мин урыс мәктәбенең урыс сыйныфында белем алам, инглиз телен үзләштерәм. Ләкин боларның берсе дә миңа үз телемне алыштырмый. Үз телемдә рәхәтләнеп сөйләшәм,аралашам, китаплар да укыйм, татар телендәге тапшырулар да карыйм. Туган телемә мәхәббәт уяткан әниемә, телебезнең моңын тоярга өйрәткән әбиемә рәхмәтлемен. Ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән ядкәрләре була. Туган телебез шуларның берсе. Бу рухи байлыгыбыз үткәннәр, үлгәннәр өчен кирәк түгел,ул безнең өчен-бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Мин, халкымның бер вәкиле, ышанып әйтә алам: без булганда- тел яшәр, без булганда- милләт яшәр.

Просмотров: 541 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...