Главная » 2012 » Февраль » 11 » "Көмеш каләм"№92 Әлмәт районы Түбән Мактама №1 урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Таҗиева Резедә Рамил кызы
14:10
"Көмеш каләм"№92 Әлмәт районы Түбән Мактама №1 урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Таҗиева Резедә Рамил кызы

Туган җирең - Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле,

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Наҗар Нәҗми

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе,иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле. Минем өчен татар теле –әнә шундый.

Без -татарлар.Татар милләте -рухи яктан бай милләт. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләребез.Алар булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт итеп яшиләр.

Туган телебез татар теле-борынгы һәм һәръяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәдбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек-дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле-һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. 1990 нчы елның 30 нчы августында туган республикам үзенә мөстәкыйльлек алды. Шул көннән башлап,телләр урында махсус указ һәм карарлар кабул ителде. Бу - барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әләге ике телгә тигез хокуклар бирелде. Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфларының саны артты.

Тел һәм моң-күңелебез көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга,ямьсезләргә ярамый.  Халкыбызның тагын бер зур байлыгы-ул аның мең елдан артык булган тарихы бар. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч-үзебезнең бәйсезлегебезне,  мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Борынгы бабаларыбыз-болгарлар. Кыпчыклар  үз илләрен "Гөлстан” дип йөркәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш.

Мин үзем авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да.талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкнетулган айны еүреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгз чыгу белән үземне яшел хәтфә ңәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бик  сихри дөньга алып китәләр. Менә шундый бик матур безнең Татарстан Республикасы! Татарстан Республикасы-зыялылар,талантлар иле.   Г.Кариев, К.Тинчурин,Ф.Яруллин, Х.Туфан, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов, Р.Яхин, С.Садыйкова... Болар - татар һәм урыс дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары. Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да - Татарстан күрке. Без туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә телебезнең кагыйдәләрен өйрәнәбез. Әдипләребезнең  әсәрләрен укыйбыз. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәнәбез. Дин һәм милләт язмышы буген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үстерелә. Татар халкының рухи тормышы сүнмәгән, милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Просмотров: 685 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Укучы  
0
Горурланырлык та шул, мең ярым еллык әдәбиятка ия халык бит без!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...