Главная » 2012 » Февраль » 6 » "Көмеш каләм" №78 ,Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәрхетдинова Фәния Сабир кызы
15:19
"Көмеш каләм" №78 ,Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәрхетдинова Фәния Сабир кызы

Милләтемнең киләчәге 

 Минем милләтем-татар. Мин үземнең татар булуым белән   горурланам.

Татарлар Русия составындагы башка урыс булмаган халыклар арасында уникаль милләт иде. Бүгенге татар зыялысы бер тел белә – татарча яки урысчагына. Алары да татар әдәби телен юньләп белми, корама телдә сөйләшә, корамателдәяза.

Татар халкының таркалуын (Ана теленең юкка чыгуын, йолаларның бетүен) бары тик урысларга гына аударып калдыру, Мәскәүнең милли сәясәтенә генә сылтау, миңа калса, татар «милләтчесе» өчен бик тә ансат-җайлы нәрсә. Ата-анасы татар булып та анателенбелмәгән, татар йолаларынаңламаганнарбикешочрап тора. Андыйларүзләренәкүрәаклану да уйлаптапканнар: имеш, аларТатарстаннан еракта, чит җирләрдә – Магаданда, Якутиядәяшәгән, анда татар мәктәпләребулмаган, шуңакүрә, имеш, аларныңбалаларыанателенбелмичә үскән икән.

Татар милләтен саклап калуның иң беренче баскычы ул – гаилә, ана телен, йолаларын, җырларын белүче гаилә. Моңа мисаллар бик күп. Язучы Аяз Гыйләҗевнең өч улы да урыс мәктәпләрендә укып чыкты, ләкин алар гаиләдә ана теле мохитендә үсте. Өчесе дә берничә тел белә. Аяз аганың берулы татар тарихы белгече, галим булыпкитте. Башка бер улы танылган татар драматургы булды, өченчесе – малтабар. Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах һәм тагын бер-ике язучының гаиләсен уңай мисал итеп китерергә була.

Татар мәктәпләре булмаган җирдә ана телен саклап калу ышанычы бары тик гаиләдә генә. Татар мохитле гаиләдә татар баласын тәрбия кылу ул бөек милләтчелеккә, шовинизм юлына ныклы киртә булып торачак.

Соңгы елларда җәмәгать урыннарында, сәхнәдән, мөнбәрләрдән, экраннардан, яңа ачылган радиолардан авыз тутырып, дөрес итеп ана телебездә сөйләгән кешеләрне ишетергә була. Гади халык вәкилләрендә генә түгел, зыялы саналырга тиешлеләр авызында да корама тел. Күп кенә дикторларның урыс теленнән турыдан-туры үтмәс балта белән юнган тәрҗемә сүзләре, урысча уйлап, татарча сөйләшергә азапланучыларның сүзләре колакны тишә, күңелне җәрәхәтли. Кайбер авазларны сакау әйтә торган сөйләүчеләр, сүзләрне бозык аһәң белән әйтүчеләр ана телебездән биздерә, тыңлаучыларны ялгыш юлдан алып китә, алар башкаларны да шулай кыек сөйләргә өйрәтә. Матбугатка, радио-телевидениегә цензура кертергә кирәк, димим, ләкин кем дә булса тел сагында торырга, хата-ялгышларны төзәтергә тиештер бит инде! Башка илләрдә радио-телевидение һәм матбугатта ана телен бозучыларга ясак салына. Менә бу тәрбия ичмасам! Әгәр дә     хөкүмәтүзенеңтеленхөрмәт итә икән, халык та һәм хөкүмәтне, һәм ана телен хөрмәт итәчәк. Ана телен хөрмәт итәргә мәҗбүр итү кирәк. Франциядә дә, Финляндиядәдә, Балтыйкбуенда да, башка илләрдә дә эш шулай куелган.

Татар авыллары борынгыдан мили кадрлар әзерләү урыны булып килде. Татар авыллары бетсә, татар бетәчәк. Татарлар шәһәрдә анна телен, ата-баба йолаларын саклый алмый. Шәһәрләшү татар өчен һәлакәт алып килә. Аның өчен шәһәрдә татар халкын саклап калырдай шартлар кирәк, татарча балалар бакчалары, мәктәпләр, институтлар, театрлар.

Татар милләт булса, үзеннән ачыктан-ачык көлгән, кимсеткән көчләргә каршы тора алыр иде. Татар халык булса да ачыктан-ачык дискриминация сәясәтенә каршы тора алган булыр иде. Татар ул бүген халыкча гына.

 Татар кешеләре, минемчә, үз телен хөрмәт итәргә тиеш. Туган телебез һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә, өйдә хәл ителә. Мәктәптә фәннәр рус телендә дә, татар телендә дә укытыла, чөнки авылларга читтән кайтучы гаиләләр өстәлде. Шуңа күрә мондый мәктәпләрдә укучы балаларны дөрес итеп татарчас өйләшерг әөйрәтү, аларда татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык сорый. Бездә татар теленә ихтыяҗ җитми. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә ата-ана урысча сөйләшсә, мәктәптә генә бу максатка тулы дәрәҗәдә ирешеп булмый. Авыл җиреннән калага килгән татар балаларының анна телен санга сукмавы, хәтта онытулары гадәти хәлгә әверелеп бара. Белдерүләр, эш кәгазьләре урыс телендә. Кешеләр, бигрәк тәяшьләр, татар булса да, урысча сөйләшүне хуп күрә. Шуның аркасында туган тел алар өчен әһәмиятен әкренләп җуя бара. Мәктәптә читтән кайткан балалар татар телен яхшы гына «сукалый» башлыйлар да, мәктәпне тәмамлагач тагын оныталар. Чөнки югары белеем бирү йортларының барысында да татар теле укытылмый. Уку йортларында фәннәр татарча укытыла икән, бу очракта яшьләр татар теле белән ныграк кызыксына, күбрәк белә башлар иде.

Мөстәкыйльлек өчен көрәш – туган тел өчен көрәш. Милләт язмышы – телебез язмышы. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без үз телебезне яхшы белергә тиеш. Тел белүнең нигезен гаилә, балалар бакчасы, башлангыч класс белеме сала. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү нигезе тугыз яшькә кадәр салына. Баланың аңы, хисе ата-анасының теле ярдәмендә үсә башлый. Өйдә ата-ана көне-төне телевизор карап утырса, баланы үз теле белән, ата-баба көе белән иркәләмәсә, ясле-бакчаларда, башлангыч сыйныфта татар теле такы-токы гына өйрәтелсә балага туган телгә мәхәббәт уятуы бик авыр. Башлангычтан ук телгә нигез салынса бала үз ана телен онытмаячак, гомер буе аннан тәм табып, аны хөрмәт итеп, кадерен белеп, үзе үк аны баета барачак һәм башка телләрне үзләштерү өчен ышанычлы таяныч итеп файдаланачак.

Милләтемнең  киләчәге  хәзерге үсеп килүче балаларда.

Просмотров: 604 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...