Главная » 2012 » Февраль » 8 » "Көмеш каләм" №80 Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Зөбәерова Айгөл Зәйтүн кызы
20:27
"Көмеш каләм" №80 Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Зөбәерова Айгөл Зәйтүн кызы

Милләтем язмышы

Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,

Раслый алса яшәвенең олылыгын.

Туган халкым!Илең-телең саклый алган

Югалмыйча кала алуың-горурлыгым!Р.Фәйзуллин

      Милләтемнең киләчәге турында язарга утыргач,  башыма төрле уйлар килде. Чыннан да милләтнең киләчәге нинди булыр? Моның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк соң? - дигән уйлар мине чолгап алды. Бу сорауларга җавап бирү минем өчен әле бик авыр. Мин әле сигезенче сыйныфта гына укыйм. Без мәктәптә барлык фәннәрне рус телендә укыйбыз. Бары тик татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  генә үз телебездә сөйләшәбез. Минемчә  бу тәртиптә  генә яшәсәк, милләтебезнең киләчәге бик әйбәт булмас. Милләтнең киләчәге яхшы булсын өчен без үзебездән зур өлеш кертергә тиеш.

    Дөньяда телләр бик күп,ләкин ана телебез бер генә бит. Башка телләр арасында ул энҗе бөртеге кебек ялтырап торсын иде. Милләтебезнең язмышы гаиләдә булырга тиеш дип уйлыйм  мин. Без гаиләдә тулысы белән үз ана телебездә сөйләшергә тиеш. Һәр  кошның үз тавышы булган кебек, һәр милләтнең үз ана теле бар. Әгәр дә әти-әниләребез өйдә безнең белән үз ана телебездә сөйләшсә, без балалар да ана телебезне онытмас идек. Ә бит кайбер әти-әниләр бөтенләй үз телебездә сөйләшмиләр. Мәктәп өйрәтсә, шул җитә дип уйлыйлар. Бу да милләтнең киләчәген  тәэмин итми булып чыга. Милли матбугатны да нигездә өлкән буын вәкилләре генә укый. Мине борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Соңгы елларда мәктәпләрне кыскарта башладылар. Бу кыскартуга күбрәк татар мәктәпләре эләкте, ә бит  милләт өчен янып йөрүче күп кенә  зыялыларыбыз авылдан чыккан кешеләр.

Татар мәктәпләре булмагач, милләтнең киләчәге булырмы соң? Димәк, хәлебез үзгәрсен дисәк, гаиләдә дә балалар бакчасында да,мәктәпләрдә дә ана теленә өстенлек бирелергә, рухи тәрбия бирү алгы урында булырга тиеш. Ә бездә тәрбия Ислам нигезләренә таянып алып барылса тагы да яхшы булыр иде. Тел язмышы-халык язмышы. Телнең язмышы халык язмышы белән бәйләнгән. Әгәр бер генә телгә өстенлек бирелсә, калган телләр, шул исәптән ана теле дә, халык та әкренләп юкка чыгарга  мөмкин. Тел-милләтнең көзгесе, таныклыгы.  Милләтләр гомер буе үз телләрен саклап калырга тиешләр.

    Тел булса,халык була. Милләт яши. Шулай ук без үз халкыбызга гына хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне дә саклап калырга тиеш. Моңа инде һәр гаилә бурычлы дип саныйм. Мин йомгаклап шуны әйтергә телим. Безнең Татарстаныбыз бүгенге көндә икътисади һәм мәдәни яктан дәньякүләм танылган республика. Шулай булгач, безнең телебез яшәр, үсәр һәм шул вакытта милләтебезнең киләчәге дә өметле, яхшы булыр. Татар мәктәпләре гөрләп эшләп торса, телебез дә динебез дә мәдәниятебез дә алга китәр иде. Иншамны Мәҗит Гафуриның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

                                                       Бетмәдек без,без терелдек,

                                                                  инде мәңге бетмәбез,

                                                          Инде юл ачтык хакыйкатькә таба,

                                                                      без салдык эз.

                                                                  Бик матур бер моң белән

                                                                         безгә карап кемдер дәшә:

                                                                  "Әй татар,яшисең инде,

                                                                            мең яшә,мәңге яшә!...”

                                    Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Зөбәерова Айгөл Зәйтүн кызы                                  

Просмотров: 674 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...