Главная » 2012 » Февраль » 16 » Лениногорск, Урмышлы авылы, Хәбибуллин Искәндәр
20:47
Лениногорск, Урмышлы авылы, Хәбибуллин Искәндәр

Без – татар балалары

Милләтнең каймаклары.

Бай тарихлы, күп мираслы

Халыкның киләчәге!

Без үскәч милләтебезгә

Тугры  хезмәт итәрбез.

Динебезне, телебезне

Тап төшерми сакларбыз!

        Хәбибуллин Искәндәр

Безнең гаиләдә биш кеше: әтием – Артур, әнием – Рузалия,  энем – Сәйдәш, сеңлем – Сөмбел һәм мин – Искәндәр. Без Татарстанның бик матур җирендә урнашкан бик гүзәл татар авылы – Урмышлыда яшибез. Үзебезнең татар милләтеннән булуыбыз, татар авылында яшәвебез, татар мәктәбендә белем алуыбыз, белән горурланабыз. Гаиләбездә без татар халкына хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә тырышабыз. Корбан бәйрәмнәрен, Ураза Гаетен, Мәүлид кичәләрен көтеп алабыз. Бар туганнар белән җыелышып Сабантуй бәйрәмен, Каз өмәләрен үткәрәбез. Әти-әниебез, әби-бабайларыбыз белән гаиләбезнең, нәселебезнең тарихын өйрәнәнәбез, нәсел шәҗәрәбезне төзибез.

Мин үзем Урмышлы урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында укыйм. Җырларга, биергә, рәсем ясарга, шигырьләр язарга бик яратам. Мәктәбебездә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен "Кыңгыраулар” иҗат берләшмәсе эшләп килә. Без анда татарча матур итеп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр язарга өйрәнәбез. Танылган  шәхесләр белән очрашулар үткәрәбез. Мәктәптә укыганда әтием Артур да әлеге иҗат берләшмәсенә йөргән, аның шул вакытта язган "Түбәтәй”  шигыре минем күңелемә аеруча якын:

Әнием миңа кичә генә

Алып бирде түбәтәй.

- Бигрәкләр дә килешә диеп

Карап тора әбекәй.

Хәзер инде мин аны

Бекемгә дә бирмәмен.

Менә мин "Татар улы”, дип

Саклап кына киярмен.

Әтигә ияреп мин дә шигырьләр язам. Әлеге бәйгегә дә әтием белән бергәләп "Без - татар балалары” дигән шигырь яздык.

Әтием: "Милләт яшәсен өчен дин, тел, һөнәр кирәк”, - ди. Шуңа күрә безнең гаиләдә һәркем татарча сөйләшә. Без бергәләп татарча тапшырулар карыйбыз. Бигрәк тә "Күчтәнәч”, "Халкым минем”, "Җомга киче”н яратабыз. Гаиләбез белән театрларга йөрибез, татарча китаплар, әкиятләр укыйбыз.

Әти-әниебез безне дингә дә: чиста-пөхтә йөрергә, ашаганнан соң дога кылып китергә, һәр эшне бисмилла әйтеп башларга өйрәтә. Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәмнәре көнне без малайлар әтиебез белән мәчеткә барабыз. Башта урам буенча Салават әйтеп узабыз. Аннан мәчеттә бәйрәм вәгазе тыңлыйбыз, намаз укыйбыз. Ә әнием белән сеңлем безне бәйрәм коймаклары пешереп каршы алалар.

Һөнәргә, эшкә дә кечкенәдән өйрәтәләр. Әти безне мал-туар янына үзе белән алып чыга, без аңа энем белән булышабыз. Сеңлемне әнием өй эшләрен башкарырга, кул эшләренә – бәйләргә, чигәргә өйрәтә.

Авылыбызда безнең кебек гаиләләр бик күп. Алар да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйлар.

Киләчәктә без дә әти-әниебез биргән тәрбияне, алла бирсә, үз балаларыбызга тапшырырбыз. Шуңа күрә курыкмыйча әйтә алам – Милләтебезнең киләчәге, һишчиксез, якты, матур булачак!

Милләтемнең үрнәк гаиләсе

Лениногорск районы Урмышлы урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр Артур улы


Просмотров: 733 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...