Главная » 2012 » Февраль » 21 » Лениногорск, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Павлова Ләйсән Хәниф кызы , 12 нче лицей
16:55
Лениногорск, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Павлова Ләйсән Хәниф кызы , 12 нче лицей

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Ә мин бу юлларга тагын шуны өстәр идем: Инглизча да яхшы бел. Өчесе дә безнең өчен, Иң кирәкле, затлы тел. Дөрес, хәзерге вакытта 3 тел белү бик кирәк дип саныйм мин, чөнки без үзебезнең туган илебездә татарча сөйләшмәсәк, безнең туган телебез юкка чыгачак. Ә инде рус теле безгә башка милләтләр белән аралашыр өчен бик кирәк, безнең мәктәпләребездә дә фәннәр рус телендә укытыла. Чит илгә барган очракта инглиз теленнән башка да булмый. Мин милләтем буенча татар. Мин үземнең милләтем белән бик горурланам. Милләт булмаса тел дә яши алмый. Без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Мин Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең 12 нче лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Күпчелек рус төркемнәрендә эшлим. Бу – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләтләре дә төрле. Без укучылар белән еш кына тел, милләт турында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештырабыз. Аларның татар, рус, инглиз телләренә карата фикерләре нинди икән? Шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәсем килә. "Мин - Кашапов Тимур, 12 нче лицейның 6 А сыйныфында белем алам. Без мәктәптә 3 тел өйрәнәбез: татар, рус һәм инглиз телләре. Мин татар һәм инглиз телләрен бик яратам. Минем туган телем – татар теле. Минем дәү әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Ул миңа туган телне яратырга, аны хөрмәт итәргә өйрәтә иде. Без татар теле дәресләрендә хикәяләр укыйбыз, җөмләләр төзибез, тәрҗемә итәбез. Миңа татар теле дәресләре бик ошый.” "Минем исемем Даша. Минем туган телем – рус, ләкин мин тагын татар һәм инглиз телләрен беләм. Безнең мәктәптә мин татар телен алты ел, ә инглиз телен биш ел өйрәнәм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре аеруча кызыклы үтә. Дәресләрдә без укыйбыз, тәрҗемә итәбез, яңа сүзләр, шигырьләр, җырлар ятлыйбыз, татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәнәбез. Инглиз һәм рус теле дәресләре дә бик ошый миңа. Мин телләр өйрәнергә яратам!” "Мин – Катя. Лениногорск шәһәрендә яшим. Мин телләр өйрәнергә яратам. Мәктәптә мин 3 тел , ә француз телен мин үзлегемнән өйрәнәм. Минем туган телем – рус. Барлык телләрдән дә бигрәк миңа инглиз теле бик ошый. Башта мин инглиз телендә бик начар сөйләшә идем. Ләкин мин татар телен ныграк өйрәнә башлагач шуны аңладым, инглиз телендәге авазлар әйтелеше татар теленә бик якын. Минемчә, рус теле иң катлаулы тел, чөнки рус телендә бик күп катлаулы кагыйдәләр бар. Безнең Республикада рус һәм татар теле - дәүләт телләре. Шуңа күрә, без, башка милләт балалары, татар телен дә рус теле кебек яхшы белергә тиешбез.” "Минем исемем – Максим. Минем милләтем – рус. Хәзерге вакытта бик күп телләр белү файдалы. Гадәттә кешеләр рус һәм инглиз телләре белән ешрак очрашалар, шуңа да бу телләрне өйрәнүгә күбрәк басым ясыйлар. Минемчә, Татарстанда барлык татарлар да татар телен яхшы беләләр. Шуңа күрә, башка милләтләр дә, татар телен хөрмәт итеп, аны өйрәнергә, бу телдә сөйләшергә тиешләр. Чөнки, минем фикеремчә, татар теле бик кызыклы һәм мин бу телне бик яратып өйрәнәм.” Күргәнебезчә, әлеге укучыларның күбесенчә рус милләтеннән булуларына карамастан, алар татар телен яратып өйрәнәләр. Әлбәттә татар телен өйрәнүгә каршы булган укучылар да аз түгел. Ләкин шушындый кызыклы сөйләшүләрдән соң алар татар теленә тартылалар, якынаялар. Сүземнең соңында шуны әйтәсем килә, шушындый укучылар булганда безнең телебез югалмас, ә тел яшәсә безнең милләтебез дә яшәячәк!

Просмотров: 941 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...