Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 138 Лениногорск районы Урмышлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сахапова Илвина
12:33
"Көмеш каләм" № 138 Лениногорск районы Урмышлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сахапова Илвина

Казанны Иван Грозный яулап алгач, милләтебезгә юкка чыгу куркынычы яный. Купләп татар халкын көчләп чукындыралар, аларны эзәрлеклиләр. Шундый авыр вакытлар бик озак бара, ләкин XIX гасыр башында халык арасында милләтебезне, татар телебезне яклау максаты белән уянган язучылар, күренекле шәхесләр барлыкка килә. Наданлыгыбыз аркасында телебезнең, милләтебезнең киләчәген күрмиләр  алар. Үзләренең бар көчен әсәрләренә салалар, халыкны укуга тартылырга чакыралар. Вакытлар үтә, бу хыял чынга аша. Милләтебез чәчәк ата.

         Инде хәзер, бар да яхшы дигәндә генә, яңа куркыныч туды. Хәзерге көндә халык үзе милләтне юкка чыгара.

         Беркөнне шәһәргә туганнарыма кунакка барган идем. Шунда бер кыз белән таныштым. Үзен татар дип тора, ә үзе татарча бер сүз дә белми.  Чаң суккандай, тирән уйлар биләп алды зиһенемне: ничек инде татар баласы татарча белми? Милләтнең асылында тел ята бит, ә ул менә-менә дигәндә генә юкка чыгарга тора. Халык үзен "я-татар” дигәч, нәрсә уйларга була?! Татарча сөйләшкән кешеләре дә бит аның - чын татар түгел. Гореф-гадәтләр күптән онытылган. Телеңне вата-сындыра русча сүз әвәләгәнче, үзеңнең якын, саф яңгырашлы, матур татар телеңдә сүз дәшеп куйсаң, икенчеләр  үзләре үк көнләшеп куячак бит. Татар булудан оялырга түгел, ә горурланырга! Безнең ата-бабаларыбыз сугышларда нинди зур батырлыклар күрсәткәннәр, хатын-кызлар искитмәле матур чиккәннәр, теккәннәр, бәйләгәннәр, тәмле-тәмле ризыклар пешерә белгәннәр. Безгә дә шул гореф – гадәтләрне, йолаларны  өйрәнеп, аларны киләчәк буынга тапшырырлык итеп үстерергә кирәк.        

         Бүгенге көндә татар халкының юкка чыгып бетү дәрәҗәсенә төшүенә без үзебез үк гаепле. Халыксыз милләт булмый, милләтсез халык булмый. Әгәр без милләтнең киләчәге турында уйламыйбыз икән, ул бетәчәк. Ә беткәч, инде соң була. Үзеңне татар дип әйтә алмаячаксың, чөнки ул юк, рус дияр идең, синдә бит татар каны.Үткәннәрсез, кеше киләчәген төзи алмый. Ә үткәннәр ул - гореф-гадәтләр, тарихи истәлекләр, бәйрәмнәр, ата-бабаларын һәм бердәнбер күңелеңә якын татар теле. Ә киләчәк инде үзебездән тора.

Башкарды:  Лениногорск районы Урмышлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сахапова Илвина Фаил кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы


Просмотров: 608 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...