Главная » 2012 » Февраль » 2 » "Көмеш каләм" №49 Комсомол районы Тукай урта мәктәбе укытучысы Гайнетдинова Сиринә Минсәет кызы
07:46
"Көмеш каләм" №49 Комсомол районы Тукай урта мәктәбе укытучысы Гайнетдинова Сиринә Минсәет кызы

Милләт...Һәр кеше үзенең милләтен белергә тиеш дип уйлыйм. Милләтсез кешенең, халыкның киләчәге юк! Һәр милләтнең үзенә генә генә хас булган үзенчәлекләре бар: җыр-моңнары, гореф-гадәтләре дисеңме... Һәр милләт үзенчә матур. Шул матурлыкны күрә белергә генә кирәк.

Мин татар милләтеннән булуыма сөенеп туя алмыйм. Үз милләтем белән горурланам. Милләтемә кагылган җитди һәм социаль проблемалар мине дә битараф калдырмый. Татарга туры килмәгән  күренешләр хәзерге көндә аз түгел: эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания... Болар барысы да милләтнең тамырын корытырга, юк итәргә  сәләтле.

Кайвакыт урамнан узып барганда төрле күренешләргә тап буласың:  йөзе -бите матур, буе-сыны зифа, татар  милләтендәге ир-ат егыла-сөртенә өенә таба атлый. Ә бит аны өендә яраткан хатыны, балалары көтә. Бәлки, якын туганының берсе шул вакытта бәлага тарыгандыр, ярдәм кирәктер. Ә ул дөньясын онытып, күңелен күтәреп йөри.

 Аракы кулланучылар турында күп язалар, ярдәм итүче генә юк. Күпме гаилә шуның аркасында таркала, күпме бала ятим үсә!? Ә бит ул баланы ялгыз анага аякка бастырасы бар. Укытасы, түлисе, эшкә урнаштырасы, кеше итәсе...

Җинаятьләрнең дә күбесе аракы аркасында килеп чыга. Милләтем диеп янып-көеп йөргән,  аны саклап калу өчен тырышкан кеше тәртип боза алмый. Чөнки ул милләтенең дин кануннары, гореф-гадәтләре буенча тәрбияләнгән. Ә алар һәрвакыт яхшылыкка өнди.  Нинди генә милләттән булсаң да, башка милләтләргә карата үзеңдә хөрмәт, ихтирамлылык тәрбияләргә тиешсең. Алтындай кадерле вакытыбызны ябык ишекләр артында түгел, милләтебезгә кирәкле кешеләр булып, изге гамәлләр кылып үткәрик.

Хәзерге заманнның тагын бер афәте – наркомания. Наркоманның дине дә, теле дә, милләте дә, үткәне дә, киләчәге дә юк...  Гомумән, аны кулланучылар үзенең әти- әнисен, туганннарын, дус-ишләрен онытырга сәләтле. Кулланучы кешеләрнең күбесенең гомере вакытсыз үлем белән төгәлләнә. Кеше кими икән, нинди дә булса милләт азая дигән сүз.

Яшьлек – гомернең иң якты һәм иң гүзәл чагы. Ләкин бөтен кеше дә аны үз вакытында кадерен белми. Юкса, көч-дәрт, сәламәтлек ташып торган чак бит ул –яшьлек. Тормышта әйбәт итеп укырга, эшләргә, акчалы булырга да күп мөмкинлекләр бар. Әмма кайбер яшьләр чит илдән кергән начарлыкларны бик тиз сеңдереп алалар, наркотиклар һәм алкоголь куллану, җинаятьчелекнең  артуы шул хакта сөйли. Наркотиклар куллану аркасында дөньяда күпме талау, фатир басу, кеше үтерү кебек җинаятьләр эшләнә. Мондыйларның күбесе хәерче, әти-әниләре эчә торган гаиләләләрдән дип кенә булмый, кызганычка каршы, шушындый яшьләр арасында авыл кызлары-егетләре дә очрый. 

Милләтне саклап калучы төшенчәләрнең берсе – ул тел. Тел – кешенең аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга килүгә үк, аны тудырган ана туган телендә "балам” дип эндәшә. Нинди генә милләт баласы булса да, аның беренче әйткән сүзе туган телендә яңгырый.

Татар теле төрле кыенлыкларны, киртәләрне үткән тел. Халык күпме авырлыклар кичерсә дә, ана телен саклап калырга тырышкан. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле.

Туган телебез – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аваз составы, сүзлек байлыгы белән аерылып тора. Ә кайбер татар яшьләре үзләренең телен онытып, шул телдән оялып, урыс милләтенең телендә сөйләшергә тырыша. Татар теленә хөрмәт калдырмыйча, урыс теленә зур хөрмәт күрсәтә.Телнең бит модасы юк. Кеше үзенең теленә битараф икән, димәк, ул үзенең үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә битараф булуын аңлата. Милләт белән тел – аерылгысыз төшенчәләр. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче итеп тел бетәр, ә аннан соң милләт.

Соңгы вакытларда илне дәүләт буларак саклап калу өчен, Русиядә бер генә милләт булырга тиеш дигән сүзләр еш кабатлана. Ул милләт, әлбәттә, урыс милләте. Ягъни, татарларны, чуашларны һәм башка милләтләрне бетереп, зур урыс милләте төземәкче булалар. Нигә нәкъ урыс милләте, аларның саны күп булгангамы!? Русия урысларныкы гына түгел бит. Бәлки, зур татар милләте төзергәдер... Башка милләтләргә караганда, урыс халкы өстен булып чыга.Ә бит безнең Төп кануныбызның  (конституция) 19 нчы маддәсендә  язылганча: "Бернинди милләттә, бернинди диндә, телдә Русиядә өстен була алмый”. Мондый фикерләр канунга каршы. Ә канун бозу – җаваплылык.

Бер милләт бетә барган саен, дәүләтнең бер өлешенә зыян килә. Шуңа күрә, милләтләрнең үзара дуслыгы, татулыгы булганда гына  нык дәүләт төзеп була һәм ул гөрләп яши ала.Тырышып карасалар да, татар милләтен, динен бетерә алмаганны аңларга кирәк. Чөнки, нинди генә авыр заманнарда да безнең бабаларыбыз үз телләрен, диннәрен саклап кала алганнар.Туган теле, көчле иманы, милли рухы булган халык башка телгә дә, дингә дә, милләткә дә күчмәс! Кеше үзенең милләтен һәръяклап якларга һәм сакларга тиеш.

Телнең, милләтнең, диннең киләчәге яшьләр кулында. Үсеп килүче буын туган телендә, дин канунары буенча тәрбияләнергә тиеш. Чөнки, дин һәм тел бервакытта да начарга өйрәтми.

Телеңне, гореф-гадәтләреңне, динеңне саклап, байлыкта, муллыкта, иркенлектә яшә, милләтем! Син моңа  лаек!

Просмотров: 685 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Тукайдан-бабайдан  
0
Сиринә сеңелем, әфәрин. Яхшы язгансың. Мишәр кызлары да кузгалды. Алга таба каләмең шымара барыр, каушап, югалып калма. Алга һәм алга, уңышлар!!!!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...