Главная » 2012 » Февраль » 21 » Әхмәтҗанова Алсу, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа уртагомуми белем бирү мәктәбе, 10нчы сыйныф
17:09
Әхмәтҗанова Алсу, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа уртагомуми белем бирү мәктәбе, 10нчы сыйныф

Халык, тел, дин, милләт... Нинди тирән мәгънәләргә ия булган төшенчәләр. Уйлана төшсәң, аларны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Мин үзем озак вакытлар бу турыда уйланып йөрдем. Дөрестән дә, нәрсә соң ул милләт һәм аның киләчәге бармы? Татар халкы үз телен, милләтен, бабаларының изге истәлеген, гореф-гадәтләрен авыр сынауларга дучар булганда да саклап килгән бит. Ник әле ул бүген генә юкка чыгарга тиеш? Кем сакларга тиеш соң аны? Әлбәттә, без – яшь буын вәкилләре. Нәрсәдән гыйбәрәт соң аны саклау? Без, мәктәп укучылары нишли алабыз? Беренче чиратта, милләтле кеше - теле бар кеше. Мин үземнең татар булуым белән горурланып яшим. Туган телем белән минем телем ачылган, тәүге тапкыр мин "әннә” диеп аваз салганмын. Бүгенге көндә авылдан килгән яшь аналарның рус телендә сөйләшүләре, балаларына "мама” дип әйттерүләре минем йөрәгемне әрнетә. Әниемнең үз телендә көйләгән бишек җырлары минем күңелемне юаткан. Үсә төшкәч тә, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Туксанынчы елларга кадәр татар халкы үз телендә җырларга түгел, хәтта сөйләшергә оялды. Бүгенге көндә татар моңы җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Берничә ел элек кенә татар җыры дигәндә минем күз алдыма, беренче чиратта, Илһам абый Шакиров белән Әлфия апа Авзалова килсә, бүгенге көндә яшьләр арасында халыкка татар моңын таратучылар бихисап. "Татар моңы” дип исемләнгән телевизион фестиваль – безнең милли моңны еракларга таратучы бер этәргеч. Чит илдә яшәүче милләттәшләребез әлеге фестивальдә катнашып кына калмыйлар. Бүгенге көндә алар үз телләрен татар теле дип саныйлар һәм аны саклап калу өчен хәлдән килгәнне башкаралар. "Халкым минем”, "Татарлар” тапшырулары чит төбәкләрдә яшәүче татарларның мәдәнияте, яшәү рәвеше белән безне дә таныштырып бара. Ә инде теле, моңы булган кеше, һичшиксез, милләтен аяк астына салып таптамас. Төрле тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә тел төрле кимсетүләргә очраган. Явыз Иван татар телен генә түгел, динне дә бетереп ташламакчы булган. Бәхеткә, һәр чорның телне саклап калу юнәлешендә эшләгән күренекле вәкилләре, галимнәре бар. Ш.Мәрҗани, К.Насыйрилар эшен Р.Фәхретдиннәр дәвам иттерсә, алардан эстафета Г.Тукайларга, С. Хәкимнәргә күчте. Дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, Р.Миңнуллин, Т.Миңнуллин, Р.Вәлиев үз милләтләрен, үз телләрен саклаучы бүгенге көн кешеләре. Шундый кешеләр булганда безнең тел үлмәс, ә киресенчә яшәр, үсәр. Динебез – милләтне саклап калучы икенче фактор дип уйлыйм мин. Михнәтле елларда да безнең әби-бабайлар үз диннәрен саклап калганнар, аның кануннары буенча яшәргә тырышканнар. Бүгенге көндә катнаш гаиләләр бик популярлашып китте. Минемчә, дин мәсьәләсенә гаилә корганда бик җитди карарга кирәк. Яшь вакытта ике дин дә бер төсле тоела. Туган балаларга исемнәрне дә русча кушалар. Айгөл, Рөстәм, Диләрә шикелле матур исемнәр Олег, Катя, Васяга әйләнә. Ә бит борынгылар исемендә җисеме дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Олыгайган саен дин аерымлыклары күзгә ташлана һәм гаилә әгъзалары арасында каршылыкларга китерә торгандыр. Бу идея күп кенә язучылар иҗатында да чагылыш тапкан. Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять” әсәре – моның матур үрнәге. Акъәби дәрәҗәсенә менгән, бар тормышын изгелек, сафлык белән үткәргән карчык үз кануннары буенча җирләнә дә алмый. Васыять итеп калдырылган әйберләр театрга тапшырыла. Изге җанлы карчыктан ничек шундый балалар туган? Ул балалар бит шушы Акъәби тәрбиясендә үскәннәр, милли рухта тәрбияләнгәннәр. Аларның милли рухларын югалтуда кемне гаепләргә? Әлбәттә, балаларның үзләрен. Алар матур тормышка кызыгып, ялгыз ананы ташлап шәһәргә чыгып китәләр, заманча яши башлыйлар. Ә иң мөһиме – үз диннәрен оныталар. Минемчә, һәрбер ана үз баласына кечкенәдән туган телнең төшенчәсен аңлата килсә, үсә-үсә катнаш никахларның нәрсә белән бетәчәген төшендерә алса, милләтен саклауга күпмедер өлеш кертә дигән сүз. Милләт дигәндә күз алдыма шулай ук мин тәрбияләнеп үскән мохит, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр килә. Кызганычка каршы, әлеге төшенчәләр безнең тормыштан акрынлап югала бара. Мин кечкенә вакытта түземсезлек белән Сабан туйларын көтеп ала идем. Ул чын милли рухта уза иде. Ниләр генә булмый анда: төрле ярышлар, уен-көлке, җыр-бию, бөтен тирә-якны яңгыраткан тальян гармун тавышы. Бу – халык бәйрәме иде. Сабантуй мәйданы үз тирәсенә туганнарны, дусларны җыя иде. Кызганычка каршы, сабан туйларында кеше саны елдан-ел кими. Димәк, милли бәйрәм статусы югала. Шундый матур йолалардан булып каз өмәсе, аулак өйләр санала. Бу бәйрәмнәр турында мин күбрәк әниемнән, әбиемнән ишетеп беләм. Бу бәйрәмнәрдә яшьләрнең чын йөзе ачылган. Алар җырлаганнар, биегәннәр, чигү чиккәннәр, каз йолкыганнар. Ә иң мөһиме – үз ярларын тапканнар. Кая барып бәрелергә белмәгән яшьләргә нигә соң әлеге милли йолаларны торгызмаска, милли рухны кайтармаска? Мин озак уйланып утырдым. Милләтебезнең киләчәге үз кулыбызда икән бит. Ләкин бер генә кеше нишли ала соң? Димәк, яшьләргә берләшергә кирәк. Бердәмлектә – көч дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Минемчә, милләтне саклап калучы бүгенге көн яшьләре алдынгы карашлы, зыялы, белемле, конкурентлыкка сәләтле, дини белемле һәм теле камил булган шәхес булырга тиеш. Милләтебезнең киләчәге телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле телләрнең берсе. Әгәр милләт язмышына, үз язмышыбызга битараф булмасак, татарлыкның, телебезнең, милләт булып яшәүнең, динебезнең кадерен белсәк, шушы изге төшенчәләрне сакласак, һәрвакыт азатлыкка һәм иреккә омтылсак, безнең киләчәгебез бар дигән сүз.

Просмотров: 876 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...