Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№107 КФУның Алабуга филиалы студенты Әхмәтшина Айгөл
08:05
"Көмеш каләм"№107 КФУның Алабуга филиалы студенты Әхмәтшина Айгөл

Минем милләтем һәм киләчәгем.         Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. Халкыбыз  теле барның – иле бар дип, юкка гына әйтмәгән бит.

       Без - татарлар. Татар кешесенең рус телен өйрәнүенә исебез дә китми кебек, ә менә башка милләт вәкилләренең ана телебезне үзләштерергә теләвенә битараф калып булмый. Андыйлар бик сирәк очраса да , соклануыбыз - югары дәрәҗәдә.

       Җәмгыятебезнең күпчелек өлешен тәшкил итүче яшьләрнең тәртибе, үз-үзен тотышы, әхлагы бүгенге көндә кемне генә борчымый икән?  Яшьтәшләрем арасында сүлпәнлек, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият китапларыннан бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе бик күңелсез күренеш. Өлкәннәр тарафыннан минем шәхсән үземә һәм яшьтәшләремә карата да шактый кырыс, кинаяле сүзләр ишетергә туры килә. Без, яшьләр, бу кисәтүләрне еш кына "акыл сату”, искелекне тагу, юкка бәйләнү дип кабул итсәк тә, җәмгыятьнең тотрыксыз әхлагы, татар халкының киләчәге, милләтебез язмышы безне дә бик борчый.

          Минемчә, киләчәк кешесе - алдынгы карашлы, белемле, милләте өчен җаваплы, толерант, конкурентлыкка сәләтле, дини белемле һәм үз телен камил белгән шәхес булырга тиеш. Менә шушы асыл сыйфатларны үзеңдә булдыруда тормышта таяну ноктасын югалткан кешеләргә күренекле фикер иясе, мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре ярдәмгә килер. Аларга гасырлар буенча сыналган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикер, беркайчан да актуальлеген югалтмый торган үзенчәлекле тәрбия алымнары тупланган. Бүгенге әдәпсезлек, дорфалык, гамьсезлек, эчкечелек  чәчәк аткан вакытта яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калучы бердәнбер юл – ул да булса әхлак тәрбиясе дип уйлыйм мин.

   Остазыбыз Р.Фәхреддин "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, "...бала тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк”, дип язып калдырган. Ул үзенең "Тәрбияле бала” исемле китабында тәрбияле баланың җәмгыять өчен искиткеч байлык булуын күрсәтә: "...Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс  һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә  алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр”. Р.Фәхреддин балага ни кыланса да ярый торган җавапсыз бер җан иясе итеп карамый (кызганыч, бүген бик күп әти-әни балаларын нәкъ шулай тәрбияли), ә кылган гамәлләре өчен җәмгыять алдында җавап тотарлык, зурлар белән бертигез хокуклы Шәхес итеп карый. Һәр укучы бала үз алдына "Атам-анам минем белән горурлансын, шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине һәркемгә үрнәк итеп сөйләсеннәр!” дигән максат куеп тырышырга һәм үз-үзенә күзәтчелек итәргә тиеш!

   Адәм баласының иң зур байлыгы - аның тәне һәм җаны сәламәт булуда икәнлеген  күрсәтеп, Р. Фәхреддин кешене үзенең сәламәтлеген сакларга өнди. Әгәр кеше авырып китсә, авыру кешене карау, тәрбияләү вазифасы  хуҗабикәгә, ягъни хатын-кыз өстенә төшүен һәм шуңа күрә дә инде, кыз балага чирнең сәбәпләрен һәм сәламәтләндерү чараларын белергә кирәклеген аңлатып бирә.

   Иншамны йомгаклап һәм яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: ”...дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул башкаларга изгелек эшләүче зат”, дигән остазыбыз. Без, яшьләр, киләчәктә мәшһүр галимебез хыялланган, ул күрергә теләгән бөтен яктан да үрнәк балалар булып җитешик һәм халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, зур шәхесләр булып үсик. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була.  Иң  асыл сыйфатыбыз  булган кешелеклелекне югалтмыйк! Безнең киләчәк – үзебезнең кулыбызда!

        

Просмотров: 663 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...