Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм" № 132 Казан шәһәре Вахитов районы 6 нчы кадет интернат-мәктәбе, 10 сыйныф кадеты Хайруллин Илгиз
22:58
"Көмеш каләм" № 132 Казан шәһәре Вахитов районы 6 нчы кадет интернат-мәктәбе, 10 сыйныф кадеты Хайруллин Илгиз

,, Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

                                       Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым.

                                       Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;

                                       Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне.

                                                                                     Габдулла Тукай

Мин Татарстанда яшим. Аның гасырлардан килгән халкы бар. Халкымның тарихы борынгы чорларга карый. Узара аңлашу, аралашу өчен матур теле – татар теле бар. Җәмгыять үскән саен тел дә үсә, үзгәрә бара. Минем милләтемнең теле бик бай. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз иленә, теленә, халкына, ата-анасына, әби-бабасына мәхәббәте, хөрмәте турында да сөйли. Тел - кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан-яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Болар барысы да халыкта телнең тарихы, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында куп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телендә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында болай дигән: " Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла."

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. Биш йөз еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган , халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар. Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалары белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда, җәмәгать урыннарында татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган. Еллар уткән, телебез халык тырышлыгы белән яңадан үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез- бик моңлы тел. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк булган. "Үткәне юкның киләчәге дә юк" дигән гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәпләрдә тәрбияләнә. Ә мәктәпләрдә бүген ана телен үстерү аксый. Дөресрәге, туган тел кысрыклана бара. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк. Тел һәм моң  - күңелебезнең көзгесе ул. Әгәр татар телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә тел белән бергә тарих та, мәдәният та һәм татар халкы белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак.                                                                                                                Бүгенгесе көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле... Безнең буын  һәм киләчәк буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

     Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Телем яшәсә, милләтем дә яшәр!

Просмотров: 776 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...