Главная » 2012 » Февраль » 20 » Казан шәһәре Яңа- Савин районы 9 нчы мәктәпнең 4 класс укучысы Костюнина Алинә
16:51
Казан шәһәре Яңа- Савин районы 9 нчы мәктәпнең 4 класс укучысы Костюнина Алинә

Казан шәһәре Яңа- Савин районы 9 нчы мәктәпнең 4 класс укучысы Костюнина Алинәнең иншасы. Җитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы Костюнина Гөлнара Радик кызы Без төрле милләт кешеләре яшәгән республикада яшибез: рус, татар, чуваш, мари, удмурт һ.б. Минем исемем Алинә. Әнием татар, ә әтием рус милләтеннән. Шуңа күрә ике милләтне дә хөрмәт итәм. Ике телдә дә иркен сөйләшәм.Тик шулай да татр теле күбрәк ошый , чөнки әнием туган телендә бишек җырлары җырлап йоклатып, юатып үстерде. Дәү әнием исән чакта өйрәтеп калдырган догаларны без әнием белән һәр кич йоклаганда кабатлап, укып ятабыз. Мәктәптә куела торган кичәләрдә бик теләп катнашам. Татарча спектакльләрдә уйнарга, татарча җырлар җырларга шигырьләр сөйләргә яратам. Татарча сөйләшүче дусларым белән шул телдә генә аралашам. "Яңа гасыр” каналындагы татарча тапшыруларны рәхәтләнеп карыйм, "Күчтәнәч” тапшыруын бигрәк тә. Мин каникулларның җитүен зур түземсезлек белән көтеп алам. Җәйге, кышкы, көзге, язгы каникулларда дәү әтием янына кайтам. Ул Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында яши. Бу авыл миңа бик ошый.Ул табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Авылның нәкъ уртасыннан борма - борма елга ага. Елгада каз-үрдәкләр йөзеп йөри. Дәү әтиемнең өе артында гына өч күл җәелеп ята. Күлдә дә, елгада да балыклар күп. Эх, дәү әтием белән елга буена балык тотарга төшүләре, Казанга кайткач та, күз алдымнаннан китми! Иртүк торып җим әзерлибез, кармакларны барлыйбыз һәм Акбайны ияртеп елгага юнәләбез. Ә иртәнге табигатьнең матурлыгын язып бетерерлек түгел. Кошлар сайрый, сыерлар мөгери, тиздән көтү куачаклар... Кармакны суга салгач, дәү әтием әкрен генә яшь чакларын искә төшерә. Ә мин, игътибар белән тыңлап, кармакның чиерткәнен көтеп утырам. Дәү әтием Аулак өй турында бертуктамыйча сөйләп утырыр иде, ә мин аның хикәяләрен тыңларга яратам. Аулак өйдә яшьләр бер - берсе белән танышканнар, кавышканнар. Аулак өйләр танышу өчен генә булмаган. Анда яшьләр үзләренә рухи азык та алганнар. Барлык татар халык авыз иҗаты әсәрләре диярлек кулланылган: җырлар, бәетләр, табышмаклар, мәкаль- әйтемнәр. Аулак өйләрдә кул эшләре белән дә шөгыльләнгәннәр. Чигү чиккәннәр, оекбашлар бәйләгәннәр. Минем карт дәү әнием дә яхшы бәйләгән. Ул үзенең кул осталыгын безгә дә күчергән. Әнием безгә матур-матур кофталар, күлмәкләр бәйләп кидерә. Мин дә әниемнән өйрәнеп сумкалар, шарфлар бәйлим. Шул бәйләнгән сумкалар белән мәктәп ярминкәсендә катнашам. Дәү әтием тагын Каз өмәләре, Сабантуйлар, Карга боткасы, Боз китү бәйрәмнәре турында сөйләргә ярата. Ә Сабантуе безнең көнгә кадәр сакланып калган бәйрәмнәрнең берсе. Мин Сабантуйларында төрле уеннарда катнашып бик күп бүләкләр алам. Миңа татар халкының йола - бәйрәмнәре бик ошый. Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар теленең матурлыгын аңлап аны тирәнтен өйрәнәбез. Мәктәбебездә төрле татар халык бәйрәмнәре уздырыла, димәк дәү әтием сөйләгән чордан алып бүгенге көнгә кадәр бу гореф – гадәтләр сакланып килгән икән киләчәктә милләтебез яшәр. Мин милләтем яшәешенә өмет күзе белән карыйм. Ул безне үстергән, безгә белем , һөнәр биргән икән, без шул белем-һөнәрләрне саклап ул телгә үз балаларыбызны өйрәтергә тиешбез. Болар барысы да безнең милләт каршындагы бурычыбыз.

Просмотров: 809 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...