Главная » 2012 » Февраль » 20 » Казан шәһәре Идел буе районының 24нче урта мәктәпнең югары квалификацияле укытучысы Вәлиева Мәйсәрә Насретдин кызы
15:58
Казан шәһәре Идел буе районының 24нче урта мәктәпнең югары квалификацияле укытучысы Вәлиева Мәйсәрә Насретдин кызы
Минем милләтем һәм киләчәгем
Казан шәһәре Идел буе районының 24нче урта мәктәпнең югары квалификацияле укытучысы Вәлиева Мәйсәрә Насретдин кызы
-Йөрәк каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң – мәңгелек фатихам. Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрам!.. Язмамны мәрхүмә шагыйребез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәи Туган телне ничек сакларга куша ул. Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Ана теле - тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү. Тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милләт көе, иң матур, иң кадерле тел- үзенең туган теле. Минем өчен татар теле – әнә шундый.Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек-дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле - һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене телле итеп ярата. Ата-ананың изге бурычы шул телне матур һәм дөрес итеп ачудан гыйбарәт. "Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән”, дип язган Тукаебыз. Димәк, телебез балага бишектә үк милли моң - җыр белән бергә сеңә, ныгый. Моң җыр сорый сүз таләп итә. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача. Менә шуңа күрә адәм баласының теле милли моңга бәйле. Ата-ана үз баласының телен милли моң, бишек җыры белән генә тәмамламый. Киресенчә, ул вазифа катлаулана гына төшә. Элек-электән сөйләнеп килгән әкиятләргә Тукай юкка гына шул кадәр урын бирмәгәндер. Әкиятләр баланың телен генә түгел, аның рухи дөньясын да баета, аңарда милли хисләр тәрбияли, аңа халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сеңдерә. Яхшы белән яманны аерырырга өйрәтә. Аннан соң гаилә телне баета, аны яшәү коралына әверелдерә. Моның шулай булырга тиешлегенең төп шарты-ата-ананың балалары белән тик туган телдә аралашу. Әгәр ата-ана үзара рус яки башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә. Аларга тумыштан бирелгән тел, ачылмастан йомыла. Күп ата-ана балаларының туган телләрен белмәүдә мәктәпне гаепләмәкчеләр. Имештер, мәктәптә татар телен өйрәтмиләр, укыту тик рус телендә генә бара. Бу сүзләрдә дә дөреслек юк түгел. Чыннан да, безнең шәһәрләрдәге, хәтта татар дип аталган мәктәпләребездә дә, күп фәннәр русча укытыла. Балалар үзара русча сөйләшәләр. Ә патша Россиясендә татар теле дәүләт теле булмаган, хөкүмәт татарлар өчен милли мәктәпләр ачмаган. Киресенчә, аларны бик кысрыклаган. Тик татарлар телләреннән бизмәгән. Алар үз көчләре белән дистәләрчә мәктәпләр ачып, миллионлаган тиражлы китаплар, дистәләрчә газета-журналлар чыгарып, Россиянең иң укымышлы халкына әверелгәннәр.Чөнки ана теле беренче урында торган, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачылган. Бүген дә Фенляндиядә, Америка, Кытай һәм Япониядә татар мәктәпләре юк. Ләкин балалар татар телен камил рәвештә беләләр. Чөнки бу илләрдә татар теле - гаилә теле. Тел аларга бишектән үк сеңә. Монда тел милли моң белән уралып бара. Ата –ана үзара да, балалары да белән дә тик татарча гына сөйләшә. Бу татарларның җырлары да гасырдан-гасырга күчеп килгән чын татар җырлары. Тел һәм моң – күңелебез көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга, ямьсезләргә ярамый. Гомумән, милләт язмышы, тел, гореф-гадәтләрнең яшәеше турында уйланырлык поэма һәм шигырьләрне яратып укыйм. Тел һәм моң – милләт сакчылары. Тел бетсә, моң да калмый, милләт бетә. Менә ни өчен без гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш, дибез. Менә ни өчен бабаларыбыздан мирас булып калган милли моңыбыз язмышына битараф була алмыйбыз. Безнең туган телебез - матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган стилистик яктан бай тел. Үз телеңне белмәү ул - чын мәгънәсендә манкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү, тормыштан төшеп калу дигән сүз ул. Без – татарлар. Татар милләте рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр. Кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Алар һәрвакыт башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, туган тел яшәгәндә генә милләт яшәячәк, алга таба барачак, буыннан – буынга күчәчәк.
Просмотров: 800 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...