Главная » 2012 » Февраль » 20 » Исмәгыйлов Булат, Казан шәһәре, 131нче лицей, 8нче Д сыйныфы укучысы
15:43
Исмәгыйлов Булат, Казан шәһәре, 131нче лицей, 8нче Д сыйныфы укучысы

Милләтем һәм аның киләчәге. Татарлар Рәсәй халкының тугыз процентын тәшкил итә. Мин дә татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... булган горур милләт баласы мин. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим. Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә: Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Мин Исмәгыйлов Булат. Мәркәзебезнең 131нче лицеенда 8нче Д сыйныфында укыйм. Бу мәктәпкә мин быел гына килдем. Максатым: математика һәм физиканы тирәнтен өйрәнү. Элек 3нче татар гимназиясендә укыдым. Безнең гимназиягә танылган татар шәхесләре, артистлар, җәмгыять эшлеклеләре күп киләләр иде. Шул очрашуларның берсе минем күңелемдә тирән эз калдырды. Бу - шагыйрь, журналист, Дәүләт советы депутаты Роберт Миңнуллин белән очрашу. Ул безгә үзенең шигырьләрен укыды, иҗаты белән таныштырды, депутат булып эшләвнең кайбер серләрен ачты. Татар телендә укыган шигырьләренең тематикасы мине хәйран калдырды. Тел, миллләт, әниләр, туган тел, батырлык һәм шулар белән беррәттән балалар өчен язылган шаян шигырьләр. Бу очрашудан соң мин үземдә ниндидер моңарчы булмаган дулкынлану, ышаныч, көч һәм өмет татыдым. Йөрәгем "Мин бөтен дөньяга танылган данлыклы татар халкының бер баласы бит”, - дип күкрәгемнән ташып чыгардай булып типте. Шушы көннән башлап татар язучылары әсәрләрен яратып укый башладым. Соңгы укыган китамбым - Ленар Шәехнең шигырьләре. Минем фикерем буенча, милләтне ярату ,аның белән горурлану туган телне белүдән башлана. Чөнки баланың теле ана теле белән ачыла. Сыйныфыбызда 5 татар малае бар. Шуңа да карамастан без күбрәк туган телебездә, татар телендә, аралашабыз. Татар телендә хәзер татар теле дәресләрендә, кайбер гаиләләрдә генә татарча сөйләшәбез. Мәктәбебездә татарча чаралар булып тора. Хәзер "Телләр атналыгы” бара. Сыйныф белән стенгазета чыгарабыз. "Без Татарстанда яшибез”дигән КВН булды. Анда да дусларым белән катнаштым. Киләчәктә мин телем, милләтем үсешенә күпмедер өлеш кертермен дип уйлыйм. Мин Тукай, Җәлил, Сәйдәш, Туфан...һәм башка үткән буын кешеләре алдында бурычлы. Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм. Татарстан дигән Ватаным бар, Татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын.

Просмотров: 650 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...