Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" №151 Идиатуллина Гөлназ, Чичкан төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
21:52
"Көмеш каләм" №151 Идиатуллина Гөлназ, Чичкан төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Гомеремдә җыйдым гыйлем-

                                                                                                  Мөгаллимнәр бирде белем

                                                                                                   Күңелемә якын итеп,

                                                                                                   Алган сабак- туган телем.

                                                                                                                  Илдус  Гыйләҗев

 Минем милләтем- бөек татар милләте. Без- татарлар.Татар милләте  туган җирен һәрвакыт яраткан, халкының үткәненә беркайчан да   "битараф” булмаган, күп еллар үтсә дә, кыйммәтен- асылын югалтмаган, гореф- гадәтләренә, диненә ихтирам белән караган. Шундый кеше генә туган телен чиксез кадерли, аны бөтен күңеле белән яратып, үзенең татар икәнен бар йөрәге белән сизеп яши.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган илебезнең сихри моңнарын безгә җиткерүче кешебез. Татар теле бик борынгы һәм бик бай телләрнең берсе. Туган  телне без ана теле дип әйтәбез. Чөнки беренче сүзләрне безгә кадерле әниләребез өйрәткән. Әниләребезне ничек яратсак- туган телне дә шулай яратырга кирәк.

Милли тел- милләт яшәешенең нигезе, кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый. Милләт- теле булмаган халык ул, ә милли телнең нигезе- ана теле.И туган телем, бары син яшәсәң генә, татар милләте яшәр.

Үз ана телем- минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем- үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам,

Шул ана теле белән "бала” диләр ата-анам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку- язуны өйрәнәм,

Шул аркылы укып, булырмын чын адәм.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сәйләшәм.

Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

 

                                                                       (Мәҗит Гафури)

Туган җирдә, туган телдә аралашып гомер итүнең нинди бәхет икәнлеген аңлатып тору кирәкмидер. Без моны электән үк беләбез. Шуңа күрә дә туган телне, динне, гореф- гадәтләрне, милли  бәйрәмнәрне  саклау һәм үстерү, безнең көндәлек бурычыбыз булып кала.

Киләчәгебезгә мин ышаныч, өмет белән карыйм, чөнки татар халкының куәте бик көчле, тарихы һәм мәдәнияте бик бай. Ул бик теләсә дә, тиз генә юкка чыга алмый. Минем уйлавымча, милләтнең асылы һичшиксез көчәер.

Татар телебез, моңыбыз, милләтебез безгә бик кадерле.  Кайда гына яшәсәм дә, ниниди эш белән шөгылҗләнсәм дә, мин үз телемдә сөйләшәчәкмен, халкым  моңнарын  көйләп яшәячәкмен.Мин үземнең татар баласы булуым белән горурланам, һәм киләчәктә милләтебезне саклауда бер өлеш кертергә тырышачакмын.

 

Просмотров: 608 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...