Главная » 2012 » Февраль » 20 » Гимальдинов Гиляз 3 сыйныф, Кайнлык авылы
12:17
Гимальдинов Гиляз 3 сыйныф, Кайнлык авылы

   Без татарлар, туган телебез – татар теле.

    Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Тукайлар, Каюм Насыйрилар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар да- киссәләр дә исән калган, иң- иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

    Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни”, "әти”, "әби”, "бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган- үскән ил- җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагырьләребезнең матур- матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

          Без – татарлар!

          Шушы исем белән

          Җирдә яшәү үзе бер бәхет!

          Без татарлар!

          Яшибез без җирдә

          Бар халыклар белән берләшеп.

Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Безнең авыл күршеләрендә чуваш авыллары урнашкан. Без алар белән бик тату яшибез: төрле ярышларда, уеннарда катнашабыз, төрле бәйрәмнәрдә милли киемнәр киенеп чыгыш ясыйбыз, татар телендә кычкырып шигырьләр сөйлибез, татарча җырлар, биюләр биибез.Без башка милләт кешеләре арасында яшәсәк тә, үз телебезне, газиз туган телебезне беркайчан да онытмыйбыз.

     Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә, горыф -  гадәтләре дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Һәм иншамны мондый шигъри юллары белән бетерәсем килә:

         Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әни!”- дип,

         Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әти!” – дип,

         Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

         Туган телең әле бу булмас.

         Соң минутта әйтә алсаң: "Әни!” – дип,

         Соң минутта әйтә алсаң: "Әти!” – дип,

         Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

         Туган телең әнә шул булыр...

 

 

Просмотров: 653 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...