Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 144 Гәрәев Булат, 2 нче сыйныф, Казан шәһәре Вахитов районы 28 нче гимназия
12:47
"Көмеш каләм" № 144 Гәрәев Булат, 2 нче сыйныф, Казан шәһәре Вахитов районы 28 нче гимназия

                                                                 Узган буын мирас биргән кебек, 

                                                                 Йөрәкләрдә мәңге калырлык,

                                                                 Без яшибез эшебез булсын диеп,

                                                                 Килер буын искә алырлык...

    Минем милләтем – татар милләте, туган телем – татар теле. Киләчәгем милләтем киләчәге белән тыгыз бәйләнгән, шуңа да милләтемнең бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә битараф түгелмен.

    Татар  милләте - алдынгы милләтләрдән санала. Танылган шәхесләре күп: атаклы җырчылар, язучылар, табиблар, биючеләр, артистлар белән дан тота. Чит илләргә танылган академикларыбыз бар.

     Татарстаныбызда дәүләт теле булып татар һәм рус телләре санала. Минем уйлавымча, бүгенге көндә татар теле үсү юлында. Аның үз сүзен әйтә белә торган яшьләре бар. Туган телебез - татар теле - бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җаныбызга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.

      Мин үземнең татар милләтеннән булуым белән чын күңелдән горурланам. Рәхәтләнеп ике дәүләт  телендә сөйләшә алам, өченче телне тырышып өйрәнәм, чөнки халкым турында бөтен дөньяга белгертәсем, сөйлисем килә. Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлләребез бары бер генә максатка: милли телебезне саклау, торгызу, үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Тел – милләтнең тоткасы. Әгәр телебез исән булса, милләтебез дә яшәр.

     Минем милләтемнең матур гореф-гадәтләре бар. Милли һәм дини бәйрәмнәрен бергә җыелып, оешкан төстә үткәрү гадәткә кергән. Татар халкы башка милләтләрдән тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, әдәплелеге, өлкән буын кешеләрен хөрмәт итүе белән аерылып торган. Татар авылларына килеп керүгә үк бизәкләп ясалган рәшәткә белән әйләндереп алынган өй алдындагы кечкенә генә шау чәчәктә утырган гөлбакча, сырлап - матурлап ясалган йөзлекле тәрәзә төпләрендә чәчәк аткан чүлмәк – чүлмәк яраннар. Бар җир тәртипләп - пөхтәләп ясалган, төзәтеләсе төзәтелгән. Татар авыллары гасырлар буена бөртекләп җыелган гөреф – гадәтләрне, телне, йолаларны саклап торучы зиннәтле сандык ул.

    Милләтемнең башкаласы – Казан шәһәре. Ул борынгы һәм заманча шәһәр. Дөньяның күп дәрәҗәле шәһәрләре арасыннан тикмәгә генә Казаныбызны 2013 нче елда булачак универсиаданың башкаласы итеп сайлап алмаганнадыр!

      Милләтемнең киләчәген өметле дип саныйм. Аны яшәтү үзебездән дә тора. Мин кыю милләтем булуы белән горурланам. Аны яшәтү өчен кулымнан килгәннең  барысында эшләрмен. Мин укыган мәктәп милләтемне күтәрүгә ярдәм итә, аның тырыш укытучылары безгә белем һәм милли тәрбия бирәләр.

    Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле булырга тиеш.

Просмотров: 579 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...