Главная » 2012 » Февраль » 10 » "Көмеш каләм"№88 Гөлфирә Нәбиуллина Илексаз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сарман районы
19:10
"Көмеш каләм"№88 Гөлфирә Нәбиуллина Илексаз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сарман районы

Гомеремдә җыйдым гыйлем

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак − туган телем.

Илдус Гыйлаҗев.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. "Туган" сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: "туган ана", "туган ил" һәм "туган тел". Бу төшенчәләр − өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә "изге" дигән сүз таныш түгел.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән:

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткөм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк. Бу турыда аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. "Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г. Бәширов, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән". Никадәр мәгънәле сүзләр!

Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аны "җырдай моңлы", Равил Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И. Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен", ә Хәсән Туфан исә "күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас" дип атыйлар.

Тел тарихы ул − ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау-кимсетүләренә дучар булган. Ләкин:

Чукындырган чагыңда да

Чукынмадың, татар теле, −

ди Наҗар Нәҗми.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Х. Мөҗәйләрнең татар телендә язылган шигырьләре фашистларның тимер ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул −

окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

атылса да, асылса да,

җиңү рухын җуймаган ул.

Гильотина өсләрендә

Яшәү җырын җырлаган ул!

дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.

Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен − Татар телен.

Гөлфирә Нәбиуллина

Илексаз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сарман районы

Просмотров: 745 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Алексеевсктан  
0
Ике инша да бер үк китаптан күчерелгән!!!без үзегездән яңа инша көтәбез ,моны алыгыз оят!!!!

2 Сочинениеләрне укып баручы  
0
http://urmai-urmaevo.ucoz.ru/blog/quot_k_mksh_kal_m_quot_45_lm_t_rajony_t_b_n_maktama_1nche_urta_m_kt_bene_5nche_sy jnyf_ukuchysy_nafikov_ildar_renat_uly/2012-02-01-60

45 нче белән бергә яздыгызмы әллә?=)))

1 Татарстаннан  
0
Иншагызны укыдым, тик иншагыз " Имтиханнар өчен сочинениеләр" җыентыгыннан тулаем күчерелгән!!!Авторы Наҗия Гыймадиева 89-92 битләр.Шулай ярыймы инде?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...