Главная » 2012 » Февраль » 20 » Дәүләтшина Алия Кукмара районы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, 9б сыйныфы
16:03
Дәүләтшина Алия Кукмара районы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, 9б сыйныфы

Халкым минем! Матур һәм горур яңгырый торган сүз. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларым турында бик күп язарга, сөйләргә була. Әйе, көчле ул, дәртле ул, уңган, тырыш, батыр көрәшче. Без кайда гына тамыр җәйсәк тә, шул җирдә яшәүчеләр белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырып, ярашып, хәтта яраклашып яшибез. Тамыры ерак дәверләргә барып тоташкан халкымның бай эчтәлекле үз сәнгате,үз теле, үз дәүләте бар. Россиядә халык саны ягыннан руслардан кала икенче урында торган татар халкы бай тарихлы. Мин Вахит Имамовның "Татарларның тыелган тарихы”("Запретная история татар” ) дигән китапны укып, татар халкының, чыннан да, үзенең иреге өчен көрәшеп яшәгән батыр,кыю халык икәненә инандым. Халкымның шушы сыйфаты Бөек Ватан сугышында да туган илебезнең азатлыгын,иреген саклап,яклап көрәшүдә тагын бер тапкыр расланды, исбатланды.1945 елгы Бөек җиңүгә татар халкы да зур өлеш кертте. Муса Җәлил, Сафиуллин Гани,Салихов Мидхат,Салихов Гатаулла, Султан Әмәт-Хан, Гәрәев Мәхмүд, Бичурин Әмир һәм башкалар. Бу геройларны әйтеп – санап бетереп булмас, һәркем үзенең өлешен керткән.СССР таркалгандагы чуалышлар чорын да татар халкы башкаларга үрнәк булырлык итеп, зур гаугалар булдырмыйча,авырлыкларны тыныч юл белән хәл итә алды. Бу, иң беренче чиратта, илбашыбыз – президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең алдан күрә белүчәнлегенә бәйле. Әлеге вакыйгалар татар халкының бердәм булуын да күрсәтә. Татар халкының шушы тарихын булдыручы кешеләре турында да язмыйча кала алмыйм. Милләтемнең бөтен дөньяга танылган уллары-кызлары бик күп. 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде, аны бөтен дөнья билгеләп үтте. Санкт-Петербург, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә Тукайга багышланган һәйкәлләр ачылды, төрле мәдәни чаралар үткәрелде. Хәзерге вакытта татар халкының, республикабызның горурлыгы булырлык уллары-кызлары бик күп. Фән һәм техника өлкәсендә дисеңме, сәнгать, спорт яки башка өлкәдәме? Мәсәлән: музыка дөньясында София Гобәйдуллина танылган, ул Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы. Шулай ук Берлин, Гамбург, Бәвар Сәнгать академияләр әгъзасы. Америка, Италия, Франция, Россия һәм башка чит илләрнең төрле премияләр иясе. София ханым хәзерге көндә Германиядә яши.Чулпан Хаматова-Россиянең атказанган артисткасы, ул әле онкологик авыру балаларга ярдәм итүче "Тормыш бүләк ит” Хәйрия фондына нигез салучы,бөтендөнья "Ел татары 2007” конкурсның "Татар җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә җиңүче булып таныла. Шулар өстенә Чулпан Хаматова өч бала әнисе дә әле. Гата Камский танылган шахматчы, гроссмейстер. Менә болар татар халкын талантлы, белемле, үзенең максатына ирешүче итеп таныта. Бу безнең халкыбызның үткәненнән бүгенгесенә кадәр кыскача күзәтү иде. Шушы бай тарихлы, горур халыкның киләчәге безнең кулда. Аны яшәтү, тагын да үстерү, аның мәдәниятен, телен, дәүләтен саклау,баету безнең буын кешеләреннән тора. Моны һәркем (һәр татар) дөрес аңлыймы соң? Моның өчен үзенең белемен,көчен куямы икән дигән сорау туа? Үзебезнең матур яңгырашлы,бай телебез була торып, ике татарның вата-җимерә русча сөйләшүен еш ишетергә туры килә.Үзебезнең бик матур,әдәпле гореф-гадәтләребез булуга карамастан, башка халыкларга охшатып яшәргә тырышуларын очратабыз. Мин моны кешеләрнең үз тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен белмәгәннән дип уйлыйм. Болар барысы да онытылып бетсә, татар мәдәнияте, дәүләте, хәтта халкы да юкка чыгарга мөмкин. Без моңа юл куярга тиеш түгелбез. Һәркем үзенең туган телен, халкын, тарихын, тамырларын, нәселен белергә тиеш!Хәзер моның өчен әйбәт мөмкинлекләртудырылган. Интернетта татарлар өчен файдалы сайтлар бар,телевидениедә татар телендә төрле теле-шоулар,кино,спектакльләр күрсәтәләр. Балалар, укучылар өчен дә татар телен өйрәнү өчен төрле программалар ясалды. Саклыйк үз телебезне, милләтебезне дип мөрәҗәгать итәм кешелеккә. Татар халкындагы мәкаль дә ("Тарихы барның, киләчәге бар” ) раслый моны. (Республика Татарстан Кукморский район, п.Кукмор, ул. Майская д. 4. 422110) Aliyshka_dav@mail.ru

Просмотров: 709 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...