Главная » 2012 » Февраль » 13 » "Көмеш каләм"№123 Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Элназ Айрат кызы Җамалетдинова.
11:38
"Көмеш каләм"№123 Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Элназ Айрат кызы Җамалетдинова.
"ӘЙ, АЛЛАҺ, ЯРДӘМЕҢНӘН ТАШЛАМА”
 2008 елда, «Урмай моңы” фестивалендә катнашучы, Чаллы егете Илнур Гомәров Тукай авылына кунак булып килә һәм авылның матурлыгыннан һәм муллыгыннан алган хисләрне җыр итеп иҗат итә:
1. Дуслар, сезгә сөйлим әле туган авылым турында.
Кайларда гына йөресәм дә, һәрчак минем уемда.
 Кушымта: Туган авылым Тукай, манараңда изге ай.
 Кондырлы су буйларыннан аерма безне, Ходай!
2. Беркайчан да югалтмаган халкым үзенең кыйбласын.
Башын һәрчак горур тоткан ниләр генә булмасын
 3. Читтән кызлар эзләмибез, иң гүзәлләре бездә
Тугры булып калыйк, дуслар,Тукайга һәммәбездә.
4. Чәчәк ат син, гүзәл җирем, яшәсен "Нурлы иман”.
Кендек каны тамган җирдән мин мәңге аерылмам!
Илнур абый 2009 елда Урмай Сабантуенда бу җырны беренче булып башкарып авыл халкына бүләк итә. Менә шуннан бу җыр авылыбызның гимнына әверелә. Телебезне, милләтебезне, динебезне киләчәк буынга саклап калу буенча өлкән абый-апалар күп көч куя. Алар безгә көндәлек эш кебек, тик читтән килгән кунаклар аларны тиз абайлап ала. Бу хакта газеталарда күп язылды, телевизорлардан күп күрсәтелде. Авылым мәшһүр язучы Габдулла Тукай исемен йөртә. Авылымның тарихы аның исеме белән бәйле булмаса да, авылымның Тукай исемен йөртү белән горурланам. Мин Тукай авылы урта мәктәбенең дүртенче сыйныфында белем алам. Мәктәбебездә 300 бала укый һәм алар барысы да Тукай авылыннан гына. Авылыбыз зурлыгы ягыннан Чувашстандагы татар авыллары арасында өченче урында тора. Авылыбыз елдан ел зурая һәм матурлана: берсеннән берсе матур 500 гә якын йорт бар. Ил күләм халык саны кимүгә барганда, бездә киресенчә, елдан ел халык саны артуга бара. Авылда 2011 елда 35 бала "мин тудым” дип аваз салды. Бу сабыйларның 18се малай һәм 17 се кыз. Сабыйларның әти-әниләре, гомер буена мәгънәле яңгырашта булсын дип матур-матур, саф татар исемнәре куялар. 2011 елда авылда яшь балалар саны туу вафат булучыларга караганда өч мәртәбәгә артыграк. Менә ул 2011 елда туган балаларга бирелгән берсеннән берсе матур исемнәр: Айзилә, Алия, Алсу, Гөлсу, Гөлъяз, Динә, Зәлинә, Илүсә, Иркә, Ландыш, Ринә, Сөмбел, Хәдичә, Энҗе, Айназ, Булат, Данир, Динас, Замир, Илмаз, Ислам, Камил, Кәрим, Мөхәммәд, Нәфис, Ринал,Рәсил,Рөстәм, Самир, Юныс, Авылым, милләтем, телем язмышы белән бәйләнгән күп кенә эшләрне авылыбызда оештырылган иҗтимагый киңәш башкарып килә. Район үзәгеннән авылыма килеп кергәндә, 2010 елда тау башына авыл тамгасы ясап куелды. Моннан караганда шәһәрдәй зур һәм матур авылым уч төбендәгедәй күренә. Авыл уртасындагы зур мәчет: "Авылга рәхим итегез” дип чакырып торгандай балкып тора. . Авылда йортлар төзек, күбесе ике катлы, авыл халкы үзенең уңганлыгы һәм эш сөючәнлеге аркасында мул тормышта яши. Авыл урамнарына асфальт булмаса да таш җәелгән. Елның теләсә кайсы вакытында да һәр йортка машина белән җитеп була. Авылдагы 500 йортның һәрберсенә ут, газ, 280енә телефон кергән. Һәр йортта телевизор бар. Шуның белән һәркөн, татарларның мәркәзе Казаннан, үз телебездә "Яңа гасыр” тапшыруларын рәхәтләнеп карыйбыз, бигрәк тә "Күчтәнәч”, "Татарлар”, "Нәсыйхәт”, "Аулак өй”, "Авылым минем” тапшыруларын яратып карыйбыз. Мин үземнең туган телемне – татар телен бик яратам. Ул миңа дәрт бирә. Аны чын йөрәктән яратканга да инде, районда үткәрелгән татар теленнән "интеллектуаль уен»да катнашып беренче урынны яуладым, «Көмеш каләм» бәйгеләрендә дә даими катнашып киләм. "Көмеш каләм”нең икенче бәйгесендә катнашып икенче бүләккә лаек булдым. Бу бәйгедә беренче призлы урыннарны алучылар Тукай авылыннан дүртәү идек – абыем Айнур, апалы-энеле Динә һәм Йосыф Әхмәтсафиннар. Бездә үткән милли һәм дини бәйрәмнәрне күргән кеше соклануыннан "Да!!!” - дип әйтми булдырмас. Авылда үткән концертлар, бәйрәмнәр татар телендә үтә. Әти-әниләр, туганнар, иптәшләр белән татар телендә сөйләшәбез. Бездә бер-беребезгә исемнәрне русчалатып әйтү юк. Бу гадәт безнең өчен ят нәрсә. Болай да телебезгә зур игътибар биргән авылыбызда, динебезне, милләтебезне, динебезне саклауга мәчет һәм аның каршында эшләп килүче мәдрәсә зур роль уйныйлар. Мәдрәсәдә балалар белән бер рәттән олылар да белем ала. Бу эш безнең авылда гына түгел, ә Чувашстандагы бар авылларда да кирәкле дәрәҗәгә куелган. Болар мактанып әйтү түгел, ә чынбарлык. Мәктәбебездә татар фольклор түгәрәге эшләп килә. Бу эштә район сәнгать мәктәбе (директоры Фәрит абый) зур булышлык күрсәтә. Быел авылда яңа мәчетнең эшли башлавына 20 ел, булачак мәдрәсәнең нигезенә тамга ташы куюга, ислам лагере сменасы ябылуына багышланган зур бәйрәм булды. Бәйрәмнең исеме "Шәкертләр бәйрәме” иде. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән зур бәйрәм "Балалар Сабантуе” төсен алды. Бу бәйрәмгә республика татар авылларыннан да күп кунаклар чакырылган иде һәм күп төрле бәйгеләр ясихка кадәр гөрләп торды, ә килгән кунакларга зур-зур өстәлләр артында, һәркемгә җитәрлек, Корбан ите белән пөшерелгән пылау һәм күп кенә тәмле ризыклар, кайнар чәй әзерләнгән иде. Намаз вакытларында бергәләп намаз укулар булды. Киләсе елларга да мондый бәйрәмне республика күләмендә үткәрергә дип сөйләштеләр өлкән абыйлар. Бу балалар өчен оештырылган олы бәйрәмнәрнең бишенчесе иде. Без - балалар өлкәннәргә олы рәхмәтебезне белдердек һәм милләтебезне, телебезне, динебезне сакларга вәгъдә бирдек. Өлкәннәрнең зур ярдәмен тоеп милләтебезнең милли йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп киләчәк буыннарга калдырырга тырышабыз. Әгәр милли тормыш бар җирдә дә безнең авылыбыздагы, тирә-күрше авыллардагы кебек барса- телебез, динебез,милләтебез тагын да көчлерәк һәм озын гомерле булыр. Иншаллаһ, изге теләктә эшләнәчәк эшләребез үрчемле һәм мәңгелек булыр. Әй, Аллаһ, ярдәмеңнән ташлама. Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Элназ Айрат кызы Җамалетдинова.
Просмотров: 734 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...