Главная » 2012 » Февраль » 12 » "Көмеш каләм"№98 Башкортостан, Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сәгадиева Алия Әлиф кызы.
21:59
"Көмеш каләм"№98 Башкортостан, Благовар районы Шырлык урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сәгадиева Алия Әлиф кызы.

 Туган телем – татар теле.

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан

Йөрәк каным белән ил бирдем дә

Күкрәк сөтем белән

Тел бирдем.

Саклый алсаң – мәңгелек фатихам

Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрәм!

                                              С.Сөләйманова

         Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Мин үзем Башкортстан Республикасында яшим. Туган телем – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Ә инде үткән белән бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру өчен безнең буын җаваплы дип уйлыйм. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез - татар теленең киләчәге, үсеше, бүгенге көндәге хәләте белән ризасызлык. Беренче карашка, бернинди куркыныч та юк кебек: без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Тик бу беренче карашка гына шулай. Минемчә, туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәп­ләрдә тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм. Кызганычка каршы, бездә  татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды, ләкин   без  төшенкелеккә бирелмибез,  класстан тыш чаралар,  әдәби түгәрәкләр оештырып  телне саклап калу, үстерү өчен, бар тырышлыкны куябыз.

  Ә бүгенге 21 нче гасыр  татар  гаиләсе, анын яшәү коралы нинди соң? Әлбәттә, әгәр әлеге гаилә чын  татар  авылында икән, бу очракта куркыныч янамый. Ә инде авылдан читкәрәк китәбез икән, әлеге мәсьәлә катлаулана. Күпчелек гаиләләрдә үзләре  татар   милләтеннән , татар  телен яхшы белүгә карамастан ата-ана үзара рус телендә сөйләшә. Әгәр дә ата-ана башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә. Аларга тумыштан бирелгән тел, ачылмастан, йомыла. Тел - ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсән, ул тиз югала. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган» дип әйтмәгәннәр.

Әлегә нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тел - милләт  сакчысы. Тел бетсә,  милләт  тә бетә. Менә шуның өчен гаиләдә дә  тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Шуңа күрә телнең беренче тоткасы –гаилә дип әйтәбез. Гомумән әйткәндә,үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин.

Сөй илеңне, сөй телеңне,

Сөй туган халкыңны син.

Шунда син дә сөелерсең,

Үзең дә сөярсең син.

Һәр милләт кешесе өчен:

Иң моңлы көй – милли көй

Иң матур тел – милли тел. Бу юлларны тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә һәм милләтнең иң ышанычлы һәм кадерле сердәше, юлдашы һәм юанычы булып яши. Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде! Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугры булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр. Туган тел турындагы фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз-

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам теле  – Татар телем!

 

Просмотров: 730 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...