07:57 ""Көмеш каләм" №50 Бөгелмә шәһәре 7нче гим/ 5нче А сыйныфы укучысы Кускеев Зөфәр |
Милләтем – йөзек кашым. Мин үз милләтемне, телемне бик яратам,шуңа күрә горурланып алдагы юлларны язам. Минем телем- Меңәрләгән ишләре күк, Тыйнак тел,ул; Гайрәтләнмәс, артык һаваланмас, Егәр көчен белер, йөрер җирен. Минем телем - меңәрләгән ишләре күк, Моңлы тел ул, Үзенә җай, үзенә ятыш аның көе: "Сак – Сок”лары,”Рамай”лары,”Сарман”нары, "Гөлҗамал”ы,”Карурман”ы,”Әллүки”е. Гавәми ул, бик гади ул. Хәзерге заманда Америкадагы һәм башка җирләрдәге милләттәшләребез татарча сөйләшәләр, татар булулары белән чиксез горурланалар. Бу хис безгә дә хас. Мин үзем Бөгелмә татары. Туган телем – татар теле. Мин кечкенәдән бишек җырларын, әкиятләрне, легендаларны, шигырьләрне үз анам телендә ишетеп, тыңлап үсүемә бик шат. Трихчылар язуы буенча татарлар горур, кунакчыл, укымышлы, үзара дус халык. Минемчә татарлар бик тырыш һәм эшчән. Безгә тагы чыдамлылык, нык ихтыяр көченә ия булу хас. Татар халкы үз гомерендә нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Туган җиренә, туган теленә тугрылыклы булып, аны саклап калды. Татарлар арасыннан чыккан бөек кешеләрне саный китсәң, бик күп мисаллар китерергә була. Алар арасында шагыйрьләребез М.Җәлил, Г.Тукай; рәссамнарыбыз - Б.Урманче,Р.Шәмсетдинов, җырчыларыбыз - Илһам Шакиров; спортчыларыбыз, алтын кызларыбыз – Алия Иксанова,Камилла Гафурзянова, Эльвира Хасанова, беренче президентыбыз - М.Ш Шәймиевның исемен Татарстанда гына түгел,ә бөтендөньяда беләләр. Без яшь,киләчәк буын туган телебездә камил сөйләшеп кенә калмыйбыз, төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгышлар ясыйбыз. Үткән ел гимназиябездә Г.Тукайның туган көненә багышлап "Тукай – безнең күңелләрдә” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Мин кичәне башлап
җибәрүче буларак курайда Г.Тукайның "Туган тел”ен башкардым. Республика күләм "Зирәк тиен” бәйгесендә катнашып беренче урынны алдым. Без татар балалары милләтебезнең киләчәге, булачак йөзек кашлары. Туган җиребезнең булачак сакчылары.Үземнең иншамны Мөдәррис Әгъләмовның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә: Шагыйрь дустым сәяхәттән кайткач Әйткән иде,Татарстаным, Картадагы синең сүрәтеңне Чабып барган атка охшавын. Ничек кенә әле чабасың син, Томырылып,Татарстаным, Ялларыңнан чытырдатып тотып Синең белән мин дә очамын. Иле белән кеше мәртәбәле, Иле белән кеше канатлы. Бер канатың була туган телең, Бер канатың була туган җир; Кошка гына түгел,кешегә дә Канат кирәк була торгандыр. Син чыннан да, илем, әкияттәге Чабып барган атка охшаган. Шушы ике канат бар чагында, Киләчәккә, илем, ышанам. Милләтем! Сокланырлык үткәнең, Өметле, якты Бәхеле киләчәгем. |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||