Главная » 2012 » Февраль » 9 » "Көмеш каләм"№85 Арча районы, Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Усманова Илүзә
20:58
"Көмеш каләм"№85 Арча районы, Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Усманова Илүзә

Минем милләтем һәм киләчәгем

                      Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Габдулла Тукай

Минем милләтем – бөек татар милләте. Мин шушы милләтнең лаеклы бер дәвамчысы булуым белән горурланам. Татар милләтенең үткән тарихы кызыксындырса, бүгенгесе уйландыра. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның милләтебез язмышы өчен борчылып иҗат ителгән  шигырьләрен кат-кат укыйм. Ул үз әсәрләрендә туган телебез, милләтебез язмышы, халкыбызның тормышы өчен борчыла, җан ата. Ул татарның һәр уңышы, сөенече, яңалыгы өчен шатлана. Милләтебезне алга киткән башка халыклар рәтендә күрү – язучының иң зур теләге.

Олуг әдибебез Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен ничә тапкыр укып чыкканымны мин төгәл генә әйтеп тә бирә алмыйм. Әсәрне укыган саен яңадан-яңа күренешләр күз алдыма килеп баса. Менә үз байлыгы белән мактаныр өчен генә курчак туе үткәргән бай абзый. Әгәр шушы акчаны татар халкының мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә бирсә, туган телдә никадәрле китап басылыр, уку йортлары ачылыр иде.  Гаяз Исхакый, күрәзәче кебек,  алдагы тормышны тасвирлый.

Менә татар милләтеннән чыккан соңгы гаилә. Аларның әле татар халкын саклап калырга өметләре бар, чөнки бу татар хатыны бала табарга әзерләнә. Ләкин соң шул, бер гаилә генә халыкны саклап кала алмый. Бала да анада бу дөньядан китәләр. Җир йөзендә бер генә татар кала. Аның да тормышы кызганыч тәмамлана.  Менә шулай итеп, бу әсәрдә татар милләте юкка чыга.

   "Зөләйха” драмасында бик зур авырлыкларны кичәрлек көч тапкан Зөләйхага карап сокланмый мөмкин түгел. Безнең милләтебезне, телебезне саклап калучылар шундый фидакарьләрдер, мөгаен.

    Әле XX гасырда да милләтемнең, телемнең язмышы кыл өстендә була.  Бәхеткә, милләт язмышы өчен   чын күңелдән җан атучылар тормышыбызда күп әле. Туксанынчы еллар азагында җөмһүриятебездә  милли күтәрелеш чоры башлана. "Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителә. Телебезне саклау – милләтебезне саклауда иң мөһим юнәлешләрнең берсе, дип саныйм мин.

Бүгенге тормышта милләтебез язмышы белән бәйле рәвештә мине борчыган мәсьәләләр шулай да күп әле. Яшәешебездә  әхлаксызлык чәчәк ата. Күңел сызлана, ник, нилектән шулай икәнлеген аңларга омтылам.

Без – яшьләр, киләчәк буын. Безгә уйланырга кирәк. Бернинди тәрбия бирмәгән кинофильмнар, телевизион шоулар карап, төнге клубларда күңел ачып кына киләчәк тормышны матур итеп төзеп тә, милләтебезнең әхлак сыйфатларын саклап калып та булмый, минемчә. "Инкыйраз” безгә янамасын өчен безгә уйланырга кирәк. Уйланып кына калмаска, әхлаклы тормыш рәвеше алып барырга кирәк дип, бөтен яшьтәшләремә кычкырасым килә. 

        Татарның әхлак кодексында мондый юллар бар: "Татар кешесе! Тирә-ягыңа кара! Без ата-бабалардан калган матур һәм бай җирдә яшибез. Үзең яшәгән җирнең кадерен бел, аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр.

     Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма!" 

     Картлар йортларындагы әти-әниләр, чүплекләрдә ташлап калдырылган  балалар  милләтебезне бизи торган күренешләр түгел,  минем уйлавымча. Дөнья куып кайбер әти-әниләр балаларына битарафлык күрсәтәләр, аның дуслары, шөгыльләре белән кызыксынмыйлар. Ә бу бик кирәк... Балаңа дус, киңәшче булу мөһимдер дип уйлыйм.  Вакытында ялгыш адымнар ясаудан тыючы, киңәш бирүче булмаса, бала ялгыш юлдан китеп, зур хәсрәт алып килергә мөмкин. Татар гаиләсе әби-бабай үрнәгендә, әти-әни фатихасы белән яшәргә тиештер ул. Үзе сораган әйберне алып бирмәгән өчен генә гомерләрен үлем белән чикләүче яшьтәшләремне  гомумән аңлый алмыйм. Дәү әниләр белән яшәгән бала бу юлга бара алмый. Дәү әниләрдә тормыш һәм бала тәрбияләү тәҗрибәсе зур шул. Яшь гаиләләргә өлкәннәр белән яшәүдән дә куркырга түгел, киресенчә теләп торырга кирәктер. Менә шул чакта әти-әнигә хөрмәт тә, балага тиешенчә тәрбия дә бирелә ала.

    Кеше, бишектә тирбәткән, сөтен имезгән анасын бервакытта да онытмый, картлыгында тәрбияли икән, үзен олы юлга чыгарган, моңын, телен, күңел җылысын биргән зур әнкәсен – милләтен дә онытырга тиеш түгел. Мондый хисләр бер мине генә биләми торгандыр.  Гамил Афзал "Инкыйразга каршы” дип аталган бер шигырендә:

                   Инкыйраз, дисең син, мелла Гаяз,

                   Син акыллы егет булгансың.

                   Бездә бәхет көткән көннәр аяз,

                   Оныклар да яшәр бездән соң. – ди милләтенең киләчәгенә ышаныч белән.  Мин бу сүзләр белән килешәм. Мин милләтемнең бәхетле киләчәгенә ышанам!

 

Татарстан Республикасы Арча районы "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 

Минем милләтем һәм киләчәгем.

                                                              Автор: 8нче сыйныф укучысы                                         

                                                              Усманова  Илүзә Нәкыйф кызы

                                                              Җитәкче: I квалификацион категорияле

                                                             укытучы  Юнысова Рузилә Котдус кызы

2012  ел

Просмотров: 590 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...