Главная » 2012 » Февраль » 11 » "Көмеш каләм"№93 Алексеевск районы, Сахаровка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалова Гөлсирин Сәгыйть кызы.
17:40
"Көмеш каләм"№93 Алексеевск районы, Сахаровка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалова Гөлсирин Сәгыйть кызы.

  Көмеш  каләм. Алексеевск районы, Сахаровка урта мәктәбенең татар  теле  һәм әдәбияты  укытучысы Камалова Гөлсирин  Сәгыйть кызы.

            Миләтнең көче , яшәү егәре  аның тамырларында. Тамыры нык,таза ,тирәндә  таралып яткан имән агачына халкыбыз юкка гына йөзьяшәр дигән исем кушмаган.Ә милләтнең тамырларын гаиләләр , ырулар тәшкил итә.Татарлар элек-электән гаилә җанлы булганнар. Аңа күз карасына караган кебек  караганнар.Ыругтагы ятим балаларны  да читкә типмәгәннәр,үзләре тәрбияләгәннәр. Бөтенлекне , тигезлекне,туганлыкны, шулар аша гореф-гадәтләребезне ,милли асылыбызны гасырлар буе әнә шулай  саклаганнар.Башына төшкән күп авырлыкларга карамастан, татар халкы дөньяда үзенә лаек урынны биләп  тора икән ,беренче чиратта,  без  тамырларыбызга  бурычлы.Аллага шөкер, ата-бабаларыбыз  милләт йортыбызның  нигезен таштан койганнар. Калганы үзебездән ,киләчәк буыннардан тора. Әйе, киләчәгебез бездән, хатын-кызлардан, әниләрдән  тора.

Гомер буе халкыбыз  яшәешендә хатын-кызларыбыз  үзләренең гүзәл сыйфатлары белән милләтнең горурлыгы гына түгел , терәге-таянычы .Татар халкының милли азатлык өчен  көрәш  тарихын гына  алыйк: халык хәтерендә  ватан сагына баскан  ир-егетләребез һәм   меңнәрчә  туташ , ханымнарыбызның язмышы саклана. Риваятьләрдә яшәүче Алтынчәч, Бөек Биләр җирендә  актык тамчы  каннарына кадәр көрәшеп ,дошманга бирелергә теләмичә  соңгы сәгатьләрендә кошка әйләнгән кызлар образы... Казан ханлыгының  соңгы патшабикәсе - азатлык өчен көрәшүчеләрнең  байрагына әверелгән,чынбарлыктан риваятьләргә күчкән  мәшһүр  - Сөембикә... Кайсы гына гасырда яшәсәләр дә , алар татар хатын-кызларына  хас  сыйфатларны югалтмаган. Акыллы,тыйнак, белемле, уңган  бу асыл затлар – халкыбызның йөз  аклыгы.

Милләтнең алтын баганасы булган  татар гаиләсе бүген авыр хәлдә. "Оясында ни күрсә,очканында шул булыр” ди халкыбыз.Гаиләдән туган тел китә бара. Тел белән бергә милләтне  милләт иткән күпме җәүһәрләр  җуела.

          Безнең республика – күпмилләтле республика.Ә дәүләт теле булып ике тел исәпләнә : татар теле һәм  рус  теле.Шуңа күрә "Татар телен белү кирәкме?”  дигән сорау хәтта урынсыз да. Белергә кирәк.Әмма куелган  максатка ирешү  өчен  күп  тырышлык  кирәк. Аерым алганда, татар  телен өйрәнү һәм  өйрәтү  өчен  иң беренче чиратта ихтыяҗ булу  зарур. Телнең куллану мәйданы киңәйгән  саен , ихтыяҗ да  үсә, аны өйрәнү  теләге дә арта. Әмма , Татарстанда туып, шунда үсеп, үз  баласына  татарча сөйләшергә өйрәтә  алмаган , алай  гына да түгел, татар  теленең кирәге юк , аны укып кайсы  югары  уку йортына керәсең ,дип  вәсвәсәләнгән  әти-әниләргә нәрсә дияргә? Хикмәт  бит  телнең  белем алу  өчен  кирәклегендә генә түгел. Серләр  тирәндәрәк  яшеренгән , ләбаса.   Тел-белем  бирү чыганагы  булу  белән  беррәттән,безнең балаларыбызга тәрбия  бирү  алымы да.Әниең телен белү-ул  нәселеңне, әби–бабаларыңны, үткәнеңне,тарихыңны, милләтеңне һәм ,ниһаять,үзеңне  хөрмәтләү  билгесе  дә!

Соңгы  вакытта  балаларыбызның әби-бабадан аерым  үсүе, очрашкан вакытта да тел белмәү ,туган  телебезгә ихтирам ,мәхәббәт  булмау нәтиҗәсендә  бер-берсе белән  тиешенчә аңлаша алмаулары, үзара якынлык  тоймаулары  аяныч. Балдан татлы  оныкларына җаннарын  ярып  бирергә әзер торган әбиләр нарасыеның башыннан сыйпаудан уза алмый. Чөнки оныгы аңа  тартылмый.Аның миһербанлык,сафлык, җылылык сеңгән бишек җырларын, тылсымлы әкиятләрен  санламый. Ул әбисе, үзе тудырган  әнисенең теленең тәмен дә белми.  Алай гына да түгел,ул тылсымлы  тәмне  татырга  омтылмый да. Шуның нәтиҗәсендә, буыннан-буынга  күчеп килгән  иң кирәкле, иң мөкатдәс күңел байлыгын югалта.Гомер-гомергә  милләтебезнең йөзен билгеләгән ,горурлыгы булып  саналган  тыйнаклык, сабырлык, түземлек,итагатьлелек кебек сыйфатларыбыз  онытыла бара. Ә иң куркынычы -  кешеләрнең күңел күзе  сукырая бара. Буын  чылбырларыбызны бик күп җирдән өздек шул.Адәм баласы кеше кадере ,изгелек дигән  төшенчәләрне онытты.Иң мөһиме, без –әниләр ,бу сыйфатларның Ана сөте  аша гына  түгел,Ана теле аркылы  да күчүен сизми  калдык. Бүген безгә яңабаштан  туарга ,күңелләребезне  чистартырга  кирәк. Ә бит  татар гаиләсендәге  тәрбия гомер-гомергә үзенең бөтенлеге һәм эзлеклелеге белән  аерылып торган. Ана сөте белән сеңгән миһербанлык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән  моң һәм аһәң ,әби-бабайларның   тылсымлы әкиятләре һәм ,ниһаять, гаилә  учагында  ныгытылган  хезмәт  сөючәнлек - болар барысы да милли тәрбиянең какшамас  нигезләре .Физик  яктан  көчле, саләмәт  милләт кенә  киләчәккә ышаныч  белән  карый ала.Баланы бишектән игелекле гамәлләр белән  мавыктырып, физик яктан чыныктырып  үстерергә  кирәк. Бу яңа буынны  заман чирләреннән сакларга  һичшиксез ярдәм итәр иде.Безнең  халыктагы борынгыдан килгән асыл сыйфатлар – көрәштән курыкмау, җиңүгә омтылыш  яшәргә  тиеш. Гаилә корганда  татар кызлары шушы  нигезләр турында күбрәк белсеннәр,уйлансыннар иде.Киләчәк тормышларында менә  шул гореф-гадәтләрне, милли  йолаларыбызны онытмасыннар һәм  куллансыннар иде.  Чөнки,алда әйтеп киткәнчә, киләчәк  бүген дә аналар кулында.Бары алар дөрес тәрбия,  аң-белем  биргәндә генә халкыбызның ышанычлы  дәвамчылары булачак.

 

 

 

 

 

Просмотров: 741 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 4
4 гөлчәчәк  
0
Рәхмәт,бик мөһим мәсьәләләр күтәрелгән.Сүзләрегез эштән аерылмасын дигән теләктә калам.Уңышлар сезгә!

3 Асия  
0
Күңелләрне кузгата ,рәхмәт!

2 Асия  
0
Күңелләрне кузгата,рәхмәт.

1 Күзәтүче  
0
Инша бик эчтәлекле, матур әдәби сөйләм стиле белән язылган, милли рухта иҗат ителгән.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...