Главная » 2012 » Февраль » 15 » "Көмеш каләм" № 146 Актаныш муниципальрайоны Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Нәбиев Динар Фәрит
12:51
"Көмеш каләм" № 146 Актаныш муниципальрайоны Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Нәбиев Динар Фәрит

И туган тел, и матур тел,

Әткәм – әнкәмнең теле.

                               Габдулла Тукай "Туган тел”

  Минем милләтем – бөек татар милләте. Шул телдә минем телем ачылган, шул телдә мин беренче тапкыр "әттә – әннә” дип елаганмын. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллегенә төшенгәнмен. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән.

Минем туган телем бик күптән барлыкка килгән. Тел ул – мирас, ата – бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк. Әйе, туган телне югалту җанны югалту белән бер. Җансыз, имансыз, телсез көе дөньяда яшәп буламы сон? Юк, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без үз телебезне үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле  күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Күп вакыт ата – аналар, балам русча белсен, русча укысын, рус теленнән башка яшәү авыр, җәмгыятьтә урын алу кыен, ди. Гадәттә, мондый ата – аналарның күпчелеге үз вакытында рус телен начар белү аркасында интеккән, авырлыклар күргән була. Алар балаларына андый язмыш теләмиләр. Моны аңлап була. Беркем дә үз баласына начарлык теләми. Укысыннар балалар, русча да, инглизчә дә, французча да, немецчә дә. Татар кешесе башкалардан ким түгел. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген онытмасыннар иде алар. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч бирә тора. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел. Шулай да үз ана телебезне сакларга, аның яшәвен тәэмин итәргә, хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күңелләрдә милли рух, милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, укытучы-педагог, әдип Каюм Насыйри: "Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”, - дигән сүзләренә кушылып, шуны өстисе килә: "Минем милләтем – минем киләчәгем”.

Просмотров: 561 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...