Главная » 2012 » Февраль » 8 » "Көмеш каләм"№82 Туймәт төп гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Сафина Гөлүзә Наил кызы
21:06
"Көмеш каләм"№82 Туймәт төп гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Сафина Гөлүзә Наил кызы

   Милли тел- күрке халыкның, бетми милли теллеләр,

                   Күп яшәргә дәртле милләт халкы милли тел биләр.

                    Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны,

                       Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел

                                     ( Миргазиз Укмаси)

  Әйе, милләт- халыкның  яшәү  формасы.  Милләтнең  төп  күрке- тел  һәм  моң.    Ягымлы  ана теле  бигрәк  тә  бала  өчен  аң,  белем  һәм  тәрбия  бирүче  шифалы  чишмә. 

     Тел  милләт  белән  бергә  туа, бергә  үсә һәм  милләтнең  иң  ышанычлы  һәм  кадерле  сердәше,  юлдашы, юанычы  булып  яши.  Бүгенге   көндә   без   ничек   үзебезнең  милли  телебезне саклап  калырга  тиеш?   Татар  халкы һәм  аның  теле  дигәндә,  без   беренче  чиратта  телне  һәм  гореф- гадәтләрне  саклауга  иң   зур  тотка  булган  авылны   һәм  авыл халкының   телен  күз  алдында  тотабыз. Авылларда  сакланып  калган  диалектлар,  җирле  сөйләшләр  безгә  халыкның  үзенә  генә  хас  булган  эчке  тарихын,  кабатланмас  тормыш  чынбарлыгын,  гасырлар  тирәнлегеннән  дәвам  итеп  килгән  борынгы  сүзләрне  китереп  җиткергәннәр.  Тел,  фольклор  һәм  этнография  ягыннан  тулаем  алып  өйрәнгәндә,  җирле  сөйләшләрне  саклаган  этнографик  төркемнәребез  гаять  бай,  ышанычлы  этнолингвистик  мәгълүматлар  бирәләр.  Татар  халкының  төрле  этнографик  төркемнәре,  бигрәк  тә татар-мишәрләр,  керәшен  татарлары,  нократ,  касыйм, пермь, әстерхан  татарлары үзенчәлекле, чөнки  бу  төркемнәрдә  бары шушы  төбәктә  генә  кулланыла  торган,  аның  формалашу  тарихын,  башка  халыклар  белән  бәйләнешен  ачыклый  торган  уртак  йолалар  һәм  йола  сүзләре  сакланып  калган.  Йолалар  халыкның  тарихы,  теле  белән  үтә  тыгыз  бәйләнештә  торалар.  Халык  йолалары  да  җирле  үзенчәлекләр  белән  баетыла.Ул  җирле  үзенчәлекләр  шул  төбәктә  яшәүче  халыкның  җанына  якын,  кадерле  һәм  изге  була.  Менә  шуңа  күрә  дә  йола сценарийлары  язганда  һәм  матур  әдәбият  әсәрләрендә  дә  йолалар  турында  сүз  барганда  һәр  диалектның,  һәрбер  этнографик  төркемнең  үзе  өчен  хас  булган  сүзләрен  кулланып  эш  итү  гаять  отышлы,  ышандыру  көче  һәм  тәэсире  зур  була.  Мәсәлән,  туй  йолалары  караган сүзләр:  димче,  яучы,  башкода;  кыз  димләү,  ярәшү, сөлге  бирү,  сөлге  алып  кайту,  аклашу;  никах,  кәбен;  кияү  килү,  кияүләп  йөрү;  килен  төшерү,  аргыш,  туй  башлыгы, кода,  арчи,  җиңгә һ.б.

    Җирле  сөйләшләрдә  халык  йолаларына  караган  терминология  гаҗәп  бай  һәм  күп  төрле. Мәсәлән,   татар- мишәрләр,  керәшен,  касыйм,  нократ  татарлары  яңа  ел, нардуган йолаларын  күп  саклаганнар:  бабайчы  булып  җөрү ( чистай –керәшен),  бабайчы  багыты (казан  арты), йаңа  йыл  котлама  керү ( нократ  татарлары), нардван әтү (мишәр), һ.б

Безнең  көннәргә  килеп  җиткән  гореф - гадәтләр, уен - такмакларда  табигатьне  хөрмәтләү,  аңа  табыну  очракларын  күпләп  китерергә  мөмкин.  Яңгыр  боткасы  ясау,  карга  боткасы  пешерү,  " ашлыкка дип  куркылык  кою” һ.б. Шуңа  бәйләп,  игенчелек    лексикасын  күзаллап  узыйк.  Сабан,  сабан төрәне, күп  төрәнле  сабан,  үзйөрешле  сабан,  сука  башы, башак  җыйгыч...  Тарихи  үсеш  нәтиҗәсендә,  автоматлаштыру,  механикалаштыру  хуҗалыкка   үтеп кереп,   күп  кенә сүзләрне  кысрыклап  чыгарды,  бу сүзләр әкренләп искергән сүзләргә әйләнеп баралар,  заман яңа  милли  техник  профессиональ терминологияне  төзү,  тәртипкә  салу  бурычын  куйды.

        Тел – милләтнең  бөтен  яшәү  гомерендә  тапкан  һәм  табынган  зиһен  байлыгы.  Телнең  кыска  сүзлегенә,  җыйнаклыгына,  формалар  байлыгына  карап,  ул  телне  тудырган  халыкның  зирәклеген  һәм  зиһен  үткенлеген  тоеп  була.  Шуңа  күрә  тел  күрке – сүз  дигәндә,  милләт  күрке – тел,  дияргә  була.  Татар теле – безнең  тел.  Шушы  байлыкны без , яшь  буын,  барлап,  киләсе  буынга  тапшырырга  тиешбез.  Тел  яшәсә –милләт  яши,  милләт  яшәсә – милли  горурлык  яши,  ә  милли  горурлык  ул  иң  көчле  тәрбия  һәм сәләтлелек  чишмәсе. Бүгенге  көнгә  кадәр  килеп  җиткән  рухи  хәзинәләребезне  саклап  калу,  онытыла  башлаган  гореф – гадәт  йолаларыбызны  һәм  аларга  караган  сүзләрне  кире  кайтару   халыкның  үзендә  булган  байлыкны  тулысынча  файдаланган  очракта  гына  мөмкин  эш  булып  кала. Татар  халкы  да,  барлык   башка  халыклар  кебек  үк,  үзенең  телен,  моңын, гореф - гадәтләрен  белергә  тиеш. Шунда  гына  безне  башка  милләт  кешеләре  хөрмәт  итәр  һәм  бездә  милли  горурлык  булыр. 

 

                                                                    


Просмотров: 718 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...