Главная » 2012 » Февраль » 6 » "Көмеш каләм"№75 Татарстан, Зәй, 10 нчы А сыйныфы укучысы Кашипова Алия
10:16
"Көмеш каләм"№75 Татарстан, Зәй, 10 нчы А сыйныфы укучысы Кашипова Алия

Милләткә бәяне чор бирә. Ата-бабаларың язып калдырган тарих белән мактанырга мөмкин. Музейларда йөргәндә борынгыдан сакланып калган истәлекләр синең күңелеңә горурлык хисе өстидер. Уйлан: ерак тарихка синең кулың эшләгән бизәнү әйберләре, син сызымын сызган биналар, син төзегән очкычлар, син уйлап тапкан ачышлар, синең спорт рекордларың яисә язган китапларың, син үстергән акыллы балалар калачакмы? Ул балалар синең белән горурланачакмы? Алар татар милләте исемен йөртәчәкме? Ул милләт нинди хәлдә булачак?

    Заманабыз — фән-техника, ясалма җепләр, кеше кулы, акылы иҗат иткән Җир һәм Ай иярченнәре чоры. Шушы ясалма дөньяда ихласлылыгыңны, чиста иманыңны, моңлы күңелеңне, шат елмаюыңны, хезмәт сөючәнлегеңне саклап кала алырсыңмы син, милләтем баласы?! Шушы кара туфракларны, урман шаулаган киңлекләрне, иген үскән кырларны, агуланмаган елга-күлләрне күрерме синең балаң? Син сулаган һаваны сулый алырмы да син эчкән суларны татырмы? Син аның бәхетле булуын телисеңме? Син киләчәккә нинди хыяллар, нинди күз белән карыйсың? Син ул якты киләчәк өчен ниләр башкардың, нинди яман ниятләргә каршы төшәргә батырчылык иттең? Син Кеше дигән исемне ничек аңлыйсың да башкалар каршында бурычларың барлыгын тоясыңмы? Мине әнә шул сораулар борчый.

     Милләтне, хәтта, гомумән, кешелекне ялган бетерә дип саныйм мин дә. Үзара мактанышу, чынбарлыкны ялган буяуларда күрсәтү, милләтеңнең проблемаларын күрергә теләмәү ул... Буш вәгъдәләр, эшләнмәгән эшләр, матур докладлар, юкка-барга һаваланулар...

       Җир-анабыз бүгенге кешедән, буш сүзләрдән битәр, реаль эшләр көтә. Милләтебез үз баласына шәфкать күзе белән карый. «Саклагыз безне!» — диләр алар икесе дә. Киләчәгебезнең имин, матур, бәхетле булуын телиләр. Мин милләтем яшәешенә өмет күзе белән карыйм. Ул безне үстергән, безгә белем, һөнәр биргән икән, без шул белем-һөнәрләрне аны саклап калуга файдаланачакбыз. Ана телебездә китаплар язарбыз, фәнни ачышларыбызны игълан итәрбез, ул телгә балаларыбызны өйрәтербез. Болар барысы да — безнең  милләт каршында бурычыбыз.

       Кеше, бишектә тирбәткән, сөтен имезгән анасын бервакытта онытмаган, картлыгында тәрбияли икән, үзен олы юлга чыгарган, моңын, телен, күңел җылысын биргән зур әнкәсен — милләтен дә онытырга тиеш түгел бит.Андый хис бер мине генә биләми торгандыр. Әнә ни өчен мин милләтемнең бәхетле киләчәгенә ышанам.

   " Милләт чылбыры” дигәч ,минем  әлбәттә үз гаиләм турында  әйтеп үтәсем   килә.Кечкенәдән  татар халкыбызның милли йолаларын , гореф-гадәтләрен белеп,милли ашларын ашап   үстем һәм үсәм дә мин.Гаиләбез зур булмаса да, бик дус,тату,үрнәк гаилә. 

     Гаилә ул-олы сүз. Әти - әни, әби - бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Гаиләдә кеше бер - берсен кайгыртып яшәргә, бер - берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз да. Анда бер - берсен яраткан, бер - берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши һәм  һәрбер  кеше үзенең гаилә тарихын онытмаска, белергә тиеш.

          Минем гаилә дүрт кешедән тора. Әтиемнең исеме Рәсим, ул ГРЭС та инженер булып эшли. Әниемнең исеме Рәзинә, ул - эшмәкәр. Абыем Казан университетын бетергәч, ГРЭС ка эшләргә урнашты һәм мин - Алия, 7 мәктәпнең 10 нчы А сыйныфында укыйм. 

Минем әбием дә бабаем да бар, мин моңа бик тә шат. Бабаемның исеме Фазыл Асыл улы, ул 1937 нче  елда Зәй районының Бухарай авылында крестьян  гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Аның әнисе Мария Асыл белән гел  бергә булганнар, һәрвакытта бер - берсенә булышып, ярдәмләшеп яшәгәннәр,алты балалары булган . 1941 елны бабаемның әтисе сугышка китә. Сугыш елларында аеруча авыр булган, чөнки балаларга бәләкәй чактан ук эшләргә кирәк булган. 15 яше тулгач, ул Судостроительный техникумга укырга кергән.

Минем әбием исә, 1939 елда Сарман районының Яшьләр авылында туган, аларның да гаиләсендә алты бала булган. Әбиемнең исеме Рәмзия Гайнетдин кызы. 1941 елда аның да әтисе фронтка китә, аларның гаиләләре аның кайтуын бик тә көтәләр, ләкин ул фронтта вафат була. Аның әнисе хатын-кыз батырлыгы күрсәтә, ул балаларны калдырмый, берүзе үстерә, аякка бастыра. Әбием гаиләдә иң кечесе булган, әмма аңа да эш табылган билгеле. Ачлык булу сәбәпле, бакчадан черегән бәрәңге эзләгән, менә шулай тамагын туйдырган.

Минем әбием торган авылда  бабаемның апасы торган. Бабаем апаларына кунакка килеп йөргән. Шул чакта әбиемне күргән һәм күз салган булган да инде... 1959 елда алар туй үткәргәннәр. Аннары бабайга пароходта машинист булып эш тәкъдим ителгән.

Алар озак уйламыйча пароходта йөзәргә китәләр, 1960 елда аларның беренче балалары - малайлары туа. Аңа Фердинант исеме кушалар. Ике ел узгач, минем әнием туа, ә тагын биш ел узгач минем апам туган.

Бабаем һәм әбием 52 ел инде бергә, алтын туйларын үткәрделәр.

Минем үземнең гаиләм, аның тарихын белүем белән һәм дә алар белән үз анам телемдә сөйләшә,аралаша алуым белән  бик тә горурланам. Әби-бабайларымны гел сагынып, искә төшереп торам, аларга һәрвакытта үземнең ягымлы сүзләремне, ярдәмемне бер дә кызганмыйм.

Ә иң мөһиме - үземнең тырышып укуым, үрнәк тәртипле  булуым, милли рухта тәрбияләнүем -аларны гел шатландырып тора.

Зәй муниципаль районы          аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле            7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 

                     10 нчы  А сыйныфы укучысы

                 Кашипова Алиянең сочинениесе          

 

 

 

 

               Укытучы: Нигъ мәтҗанова  Резидә Рәхимҗан кызы.


 

 

 

Просмотров: 718 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...