Главная » 2012 » Февраль » 2 » №52 Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вәлиева Динара Ленар кызы.
08:12
№52 Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вәлиева Динара Ленар кызы.

Милләтем, киләчәгем!

Дөньяда нинди генә милләтләр юк... Аларның һәрберсенә генә хас узенчәлеге, матурлыгы, ниндидер асыл ягы бар. Мөгаен, һәрбер кеше уз халкы белән, үзенең дә шул гавәмнең бер кисәкчеге булу белән горурланадыр. Мин дә милләтем белән горурланам. Анын гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары – барсы да искиткеч. Язгы кыр эшләре беткәч, татарлар  яшәгән барлык җирләрне җыр-моң, милли уен-көлкеләре белән шатландырган, бергә җыйган, туплаган Сабантуйлары! Безенең халыкның бердәм, тату икәнен күрсәтеп торучы Каз өмәләре, Карга боткалары кебек күркәм йолалары! Милли моңнарны, аларны башкаручы матур татар яшьләрен барлаучы, милли киемнәрне, калфак-түбәтәйләрне киредән кайтаручы затлы бәйгеләре! Аларны безнең көннәргә кадәр саклап тапшыра алган мәшһүр кешеләре!  Болар белән горурланмый мөмкин түгел.

Татар милләте... Син - иң саф, иң чиста, бөек милләт! Татар дигән кодрәтле исемне йөрткән бөек милләтемнең дәвамчысы булуыма сөенәм һәм горурланам. Татар милләте – гомер-гомергә тарихта үз эзен калдырган дан-шөһрәтле милләт ул. Бүгенге вазгыятьтә, милләтләрне юкка чыгару, телсез, мәдәниятсез, мәгърифәтсез калу куркынычы янаган чорда, бигрәк тә, көчле иманлы, милли рухлы  бөек милләт икәнлегебезне раслау кирәклеге ачык, ләбаса. Шушы бөек хис кенә безгә милләт булып сакланып калырга җирлек тудыра ала.

Синең белән, чыннан да, горурланмый мөмкин тугел. Теләсә нинди милләтне, барыннан да элек, аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыят өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтен кешелек күләмдә әһәмиятле була. 1812нче елгы сугыш каһарманы, батыр партизан һәм шагыйрь Денис Давыдов татар икәнлеген шигъри юллар аша дәлилли:
«Бөек татар каны ага миндә дә,
Мин үзем дә шушы затлы ырудан...» – дип яза ул.

Татар ул - чыннын да, бөек милләт. Аның халкы искиткеч яхшы, саф күңелле. Милләттәшләребез, кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, беркайчан да татар дигән исемгә тап төшермәгәннәр. Безгә аларның һәммәсен дә күз уңында тотып,  милләтебез алдындагы изге эш-гамәлләре белән горурланырга, киләчәк буыннарга да, Тукайча итеп әйтсәк, «...без тарихта эзле» икәнебезне хәтердә кат-кат яңарту, татарлыгыбызның сафлыгын саклау фарыздыр. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү батырлык үрнәкләре белән генә чикләнми. Үз ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны белү, безгә үрнәк булырлык талант ияләрен, бөек шәхесләребезне олылау да ул.

  И туган телем! Туган телемә ни җитә! Туган ил, туган тел... Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш. Әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла. Үзенең туган иленә, туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын, халкын үз итә, ярата ала.

  Халкыбызның киләчәге - әхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле.Тарихсыз – халык, нигезсез  кеше юк, ди халык мәкале. Татарның тарихы аеруча бай һәм аның үз йорты, үз нигезе, башлангычы бар. Безгә шушы нигезне җимермичә саклап калырга һәм аны кулыбыздан килгәнчә үстерергә, ныгытырга кирәк.

Горурланам мин синең белән, милләтем! Хәзерге көнгәчә синең тугрылыгыңа, бөеклегеңә, сафлыгыңа, матурлыгыңа сокланам. Күпме җәфа, күпме сынаулар, авырлыклар утеп тә, дошманга баш бирмәвеңә таң калам. Мин синең батырлыгың алдында баш иям, нинди авыр елларда да, Ватан өчен көрәшеп, аның дәрәҗәсен, байлыгын, гүзәллеген саклап, бирешмичә, соңгы сулышка кадәр тырышканыгыз өчен баш иям. И халкым, мәңге яшә син! Тик син генә безнең киләчәк!

Татар–бөек милләт, ә халкым– горур халык минем! Бөек милләт икәнлегебезне онытмыйк әле, туганнар!..

Просмотров: 879 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...