Главная » 2012 » Февраль » 20 » 10 нчы сыйныф укучысы Галимова Айгөл Лениногорск шәһәре, 12 нче лицей
16:58
10 нчы сыйныф укучысы Галимова Айгөл Лениногорск шәһәре, 12 нче лицей
Тарих буйлап халкым шулай килгән, Шуны раслап балкый Җидегән... Мәңге тере туган тел белән без, Без үлемсез туган ил белән. Мин - татар кызы. Гап-гади татар гаиләсендә үскән татар кызы. Минем әти-әниләрем авыл җирендә туып үскәннәр. Җәйләрен без дә апам белән рәхәтләнеп авылда, әби-бабай тәрбиясендә яшәдек. Мин хәзер унынчы сыйныфта укыйм. Быел без татар әдәбияты тарихын өйрәнәбез. Моннан күп еллар элек язылган бик күп әсәрләр белән таныштык. Татар әдәбияты тарихында халкымның язмышы гәүдәләндерелә. Бу әсәрләр мине бик уйланырга мәҗбүр итте. Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың. Син – рухы, көче, намусы Татар дигән халыкның. Безнең татар халкы үз илен искиткеч яраткан, Ватаныбызга куркыныч янаганда, афәт килгәндә, үз гомерен аямыйча, Туган иле өчен көрәшкә ташланган. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Туган илебезне саклауда татар халкының керткән өлешен беркем дә киметеп күрсәтә алмас. Моны тарих үзе раслый. Безнең Лениногорск районында гына да Бөек Ватан сугышында 12 кеше Советлар Союзы Герое дигән иң югары бүләккә лаек булган. Билгеле алар арасында татарлар белән беррәттән башка милләт вәкилләре дә бар. Ләкин халкыбыз һәрвакыт рус халкы һәм башка халыклар белән янәшә, дус яшәгән. Минем өстән пуля яуса да, Җәрәхәттән каннар тамса да, Халкым өчен постта торырмын, Халкым өчен тугры булырмын. (Нур Баян). Мин милләтем белән горурланам. Татар йортларындагы шикелле чисталык, җылылык, күркәмлекне башка бер җирдә дә күрмәссең. Авылның беренче урамына аяк басу белән, татар авылы икәнен сизәсең. Буялган матур капкалар, бизәкле тәрәзә кашагалары, йорт башлары, җимеш биреп утыручы бакчалар авылларыбызны ямьләп торалар. Ягымлы, яулыклы, түбәтәйле әби-бабайлар – авылның күрке. Тырыш, эшчән, ягымлы, матур безнең татар халкы. Ерактан ук күренеп торган мәчет манаралары авылларны тагын да күркәмрәк итә. Еш кына милләт язмышы балалар бакчасында, мәктәптә хәл ителә дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу сүзләр белән өлешчә генә килешәм. Минемчә, милләт язмышы, тел язмышы, иң беренче чиратта гаиләдә. Әгәр әти-әниең гаиләдә үз туган телендә сйләшә икән, баланың да теле "әти”, "әни” дип ачыла. Әниең сиңа бишек җырларын татарча җырласа, татарча әкиятләр укыса, гаилә телевизордан татар телендә тапшырулар, концертлар-спектакльләр караса, балада туган теленә ничек мәхәббәт уянмасын инде. Үз әкиятләрең җанга якын; үз музыкаң күңелеңне айкап чыгарырлык моңлы, үз телең бик ягымлы бит ул. Милләт язмышы һәм тел язмышы, минемчә, янәшә баралар. Үз туган телендә сөйләшә белмәсә, ул рус та түгел, татар да түгел, билгесез милләт кешесе була инде. Балама ятлар баш булды да Телемнең тамырын кистеләр Ни татар, ни урыс булмаган Имансыз төркемнәр үстеләр, - дип язган Э.Шәрифуллина "Тәмуг кисәве” әсәрендә. Мин үземне бик бәхетле хис итәм, чөнки үз туган телемдә аралашырга, сөйләшергә хокукым бар. Гаиләдә без әнием белән дә, апам белән дә үз туган телебездә сөйләшәбез. Ә рус телен мин шулай ук яхшы беләм, чөнки мәктәптә күбрәк рус телендә аралашабыз. Безнең татар халкы элек-электән белемгә омтылган, укымышлы булган. Кечкенә генә бер урамлы авылда да мәдрәсә булган, булмаса, авыл мулласы үз йортында балаларны укыткан, милли тәрбия биргән. Мәдрәсә-мәчетләрне халык үзе карап торган. Шуңадыр халкыбыз тәрбияле, миһербанлы, сабыр, акыллы булган. Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабаларның Ничек итеп көн иткәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. (Р.Фәйзуллин) Ләкин моннан берничә еллар элек, әниемнең туган авылы Иштирәктә укулар рус телендә алып барылган. Чөнки югары уку йортына кергәндә имтиханны рус телендә бирергә кирәк бит. Ә нигә Татарстанда булса да татар мәктәбен бетергән кешегә үз телендә имтихан бирергә мөмкинлек тудырмаска соң? Бу эш мөмкиндер ич. Тел бетсә, милләт бетә дибез. Ә телебезне сакламыйбыз. Хәзер Татарстанда йөздән артык милләт вәкиле яши икән. Татар милләте шушы милләтләр арасында "эреп”, таралып, юкка чыкмасмы, үзенең милләт булуын саклап калырмы? Күкрәк сөтедәй саф ана телен, Әйләндереп "мама” теленә, Ни урысча, ни татарча белмәс Имгәтелгән буын тилмерә. Табигатькә якын булгангамы, авыл кешесе эчкерсез, самими, табигый булгангамы, сәләтле язучылар, гомумән иҗат кешеләре, күп вакытта авылларда туа икән. Язучыларның тормыш хәлләре белән танышканда мин шундый нәтиҗәгә килдем. Шуңа күрә бетмәсен иде безнең авыллар, яшәсен иде дөньяны ямьләп татар авыллары! Яшәсеннәр иде бу авылларда яшьләр. Эш урыннары булдырылса, яшьләр кайтырлар иде авылга. Шәһәрдә яшәп, авылны, аның чиста һавасын, тәмле чишмә суларын сагынып яшәүчеләр күп бит ул. Авыл – телнең бишеге ул. Телебезнең киләчәктә яшәве, киң кулланылышта булуы өчен, аның статусын күтәрү әһәмиятле. Бу җиңел эшме соң? Билгеле, соңгы елларда хөкүмәтебезнең дә, халыкның да бу мәсьәләгә карашы үзгәрде. Ләкин бер гасырга якын икенчел рольләрне үтәгән телнең ролен күтәрү өчен әле зур тырышлык сораладыр. Ә бит читтә яшәүче халыклар үз туган телләрен онытмыйлар икән. Алардан үрнәк алып безгә дә үз телебезне сакларга, үстерергә кирәк. Әйе, дөнья буйлап сибелгән татар халкы. Ләкин барлык татарларны телебез, гореф-гадәтләребез, динебез берләштерә. Безнең бәйрәмнәребезне генә алыйк. Татар халкындагы шикелле меңәрләгән халыкны җыючы күңелле сабантуй бәйрәме бер халыкта да юк. Ул бөтен татар халкын берләштерә. Хәзер инде безнең татар халкы гына түгел, башка халыклар да рәхәтләнеп ял итәләр Сабантуйда. Ул бәйрәмне елдан-ел көтеп алабыз, ул беркайчан да туйдырмый. Бер сочинениедә барлык бәйрәмнәргә кагылып булмый, ләкин туган халкым эшли дә, ял да итә белә. Үзәкләрне өзә торган гармун тавышы, моңлы җырлар халкыма хас. Елдан-ел яшь, талантлы җырчыларыбыз, гармунчыларыбыз арта бара, ел саен уздырыла торган "Татар моңы” фестивале бөтен татар халкын бергә җыя, берләштерә. Милли киемнәр кигән яшьләрне хәзер сәхнәләрдә генә түгел, урамда да бик еш күрәбез. Татар халкының милли ашлары илебезнең теләсә кайсы шәһәрендә иң зиннәтле ашханәләрендә күрергә була. Бер сөйләрлек булсын: Аш-суының Теш төбендә калды тәме, дип, Кардәш-ыру, Дус-иш белән яшәү – Дөньябызның яме, гаме бит. (Э.Шәрифуллина). Сөембикәләребез, Утыз Имәниләребез, Тукайларыбыз белән хаклы горурланабыз. Минемчә, безнең татар халкының киләчәге өметле. Булыр әле киләчәктә дә Тукайларыбыз, Илһам Шакировларыбыз, Акчуриннарыбыз, атаклы галимнәребез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бары тик туган телебезгә тугрылыклы булырга, булачак балаларыбызга өйрәтергә, башка бернәрсәгә дә алыштырмаска гына кирәк. Милләтебез белән горурланып, аның барлык яхшы якларын үзебезгә сеңдереп, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклап, татар халкына тугрылыклы булып яшәсәк иде, милләттәшләрем. Бу - минем саф йөрәгемнән ургылып чыккан иң изге теләгем. Әй Казан, киләчәк йорты, Нур чәчеп йөз гасырга, Данлы һәм җанлы булып, син Яшәрсең бездән соң да. (С.Хәким).
Заявка на участие 1. Территория Республика Татарстан 2. ФИО участника Галимова Айгуль 3. Наименование образовательного учреждения: МБОУ лицей №12 г.Лениногорска РТ 4. Адрес образовательного учреждения 423259 Республика Татарстан г.Лениногорск ул. Степная 2А Leisanka.1986@mail.ru 89172236931 5. ФИО преподавателя Харисова Анзия Сабирзяновна
Просмотров: 969 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...