Главная » 2010 » Март » 5 » Ветераннарга – бәйрәм бүләкләре (Люция Фаршатова)
12:45
Ветераннарга – бәйрәм бүләкләре (Люция Фаршатова)
Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, ветераннарның үзләрендә дә,null аларның гаилә әгъзалары, туганнарында да яңадан-яңа сораулар туып кына тора. Төрледән-төрле утырыш-киңәшмәләрдә аларга җавап табарга тырышсалар да, күп әле ачык калган сораулар. 

Фотода: Минегали бабай Гайнетдинов, сугыш ветераны, авылның иң олы кешелэренең  берсе.

Узган атнада Россия Президенты Дмитрий Медведев катнашында Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмәдә дә аларның кайберләренә җавап эзләнде. Мәсәлән, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү иң кискен проблема буларак күтәрелде.

Д.Медведев 2008 елның 7 маендагы указы белән "Ветераннар турында"гы законның тәңгәл килмәвенә, ә чиновникларның, бюрократизм белән шөгыльләнеп, проблемаларны хәл итүне катлауландыруына ризасызлык белдерде. "Миңа һәм Аппаратка килгән хатларга караганда, урыннарда ветераннарны чиратка куйганда һаман да әле аз керемлелек хакында белешмә таләп итәләр, – диде ул. – Без бит ачык итеп әйттек инде: әгәр ветеранның торагы юк икән, бернинди сәбәпләргә дә карамый тәэмин итәргә кирәк. Ә указ белән закон туры килмәсә, законны үзгәртү зарур". Һәм ул әлеге үзгәрешләрне тиз арада эшләргә боерды.



Президент авыл җирендә яшәүче сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүгә дә чиновникларны игътибарлырак булырга чакырды. "Без моңарчы болай да аларга карата битарафлык күрсәттек. Шуңа да урыннардагы җитәкчеләр алар үтенеченә аерым игътибар күрсәтергә тиеш", – диде ул.


Россиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы берничә айда торак алу өчен чиратка басучы ветераннар 1 февральгә 44 мең кеше булган инде. Төбәкләрдән килгән хәбәрләргә караганда, аларның саны 65-70 меңгә җитәргә мөмкин. Бу максатларга өстәмә рәвештә 45 миллиард сум акча кирәк булачак. Тик, ни кызганыч, әлеге киңәшмәдә дә чиратка яңа басучыларның күпмесе быел фатирлы булачак дигән сорау ачык килеш калды.



Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т.Голикова киңәшмәдә ветераннарны матди яктан тәэмин итү турында нотык тотты. 1 апрельдән пенсияләр артачагын да хәбәр итте ул. Киңәшмәдә ветераннарның бәйрәм көннәрендә үзләре хезмәт иткән частьларга һәм сугышчан дуслары белән очрашуларга баруын оештыру мәсьәләләре хакында да сүз булды. Алар 3 – 12 май көннәрендә теләсә нинди транспортта бушлай йөри алачак.


Бәйрәмгә һәр ветеран акчалата бүләк тә алачак. Сугыш инвалидлары һәм ветераннарына, Ленинград блокадасын кичерүчеләргә, сугыш вакытында хәрби частьларда хезмәт итүчеләргә ул 5 мең, ә тыл ветераннары һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына 1 мең сум күләмендә тәгаенләнгән. Бу хакта президент указы әлегә игълан ителмәсә дә, әзер икән инде. Федераль бюджетка да бу максатлар өчен 10 миллиард сум күләмендә акча салынган.



Россия Хөкүмәте сугыш инвалидларына янә бер бүләк әзерли: анысы торак-коммуналь хезмәт өчен түләүләргә кагылачак. Билгеле булганча, әлегә кадәр сугыш ветеранының гаилә әгъзаларына 50 процент ташлама бары тик торак өчен түләгәндә генә ясала иде, ә коммуналь хезмәтләргә (газ, электр энергиясе, су, канализация) кагылмады. "Ветераннар турында"гы законга төзәтмәләр кергәч, инвалид белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары да әлеге хезмәтләр өчен ярты гына бәя тү
Просмотров: 955 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Мини-чат
...
...
...