Главная » 2011 » Ноябрь » 16 » Урмай тамашачысы Казан артистларын зур алкышларга күмде
21:17
Урмай тамашачысы Казан артистларын зур алкышларга күмде

Бүген Урмай социаль мәдәният үзәге сәхнәсе Казан җырчылары белән гөрләде. Әлеге чараны мин әйтмәс идем шоу-концерт дип, киресенчә, мини-группа булып җыелгын Зөлфия һәм Илдар Минһаҗевлар белән Илсур, Мәүлидә һәм Роберт Мортазиннар җыр, юмор юнәлешендә булган төрле стильдәге эстрада тамашасын күрсәттеләр. Үткән юлы Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның була алмыйча калган концертыннан соң Урмай СКЦ-на халыкны  җыю бик авыр булды, шулайда  ике йөзгә якын халык килде. Бүгенге концертка килүче халыкка бик зур рәхмәт. Урмай,Тукай, Әлибаш, Комсомол, Каенлык авылларыннан тамашачы килеп тамашаны карады. Концерт программасына  килгәндә, ул дөрес, халыкчан итеп һәм шул ук вакытта зәвыклы итеп оештырылган. Зөлфия Минһаҗева популяр татар эстрада җырчысы, үзенең иң танылып өлгергән җырлары белән яңа җырларында  җырлап халыкны киңәндерде. Якташыбыз Мәүлидәнең (Татар Согыты авылыннан), юморист Илсур Мортазинның тормыш иптәше, җыр-моң остасы икәнен  белә идек. Менә уллары  Робертны белми идек әле. Үткән елны "Татар моңы” конкурсында лауреат булган.  Бик матур тавышлы егет. Бүгенге көндә Казан дәүләт технология университетының  (КАИ) беренче курсында укый икән. Илдар Минһаҗев танылган композитор, күбрәк аппаратура, тавыш эстендә эшләде. Безнең балаларны укытыр өчен , үзенең җырларыннан торган диск-караокесен бүләк итте. Илсур Мортазин юмор остасы. Халык кич буе аның мәзәкләрен тыңлап рәхәтләнеп көлеп, ял итеп  утырды. Урмай тамашачысы рәхәтләнеп ял итте, артистларны  яратып үз итеп карады. Халкыбыз һәр артистны яратып кабул итте, алкышларга күмде. Артистларда, тамашачыда бер-берсеннән канәгать булып калды.

 

Просмотров: 834 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Муртазин Роберт  
0
Бик зур рәхмәт сезгә. Без дә бик кәнәгать булдык!

1 Тамашачы  
0
Изге Корбан аенда авылыбызга концерт килеп куйган эчен бик зур рэхмэт. Кэннэр буе халык корбан мэжлеслэрендэ, эйтуляренчэ авылда 300 корбан, халык кэннэр буе догада, Аллага тэгалэ кабул итсен. Менэ сез инде жаннарга рухи азык бирдегез, рэхэтлэнеп ял иттек, куллар чабып утырдык. Ишеткэнебезчэ узегезнен дэ 26 да корбан мэжлесе уза икэн. Ходай кабул колсын. Алдагы кэннэрегездэ дэ сезгэ ижади унышлар, саулык-сәләмәтлек телибез! Тагын килегез.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...