Главная » 2011 » Ноябрь » 25 » Урмай Яңа елны – 1433 нче Һиҗри елның беренче көнен каршылый корбан мәҗлесе белән
19:35
Урмай Яңа елны – 1433 нче Һиҗри елның беренче көнен каршылый корбан мәҗлесе белән

 Фоторәсемдә - Хайдәр әфәнде Сафиуллин.

Бүген мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел – 1433 нче Һиҗри елның беренче көне. Ул Мөхәррәм аена туры килә. Урмай авылының "Кара пулат мәчетендә мөселманнар яңа елны каршы алдылар. Абдулбари улы Хайдәр Сафиуллин Чабаксар шәһәреннән кайтып авылдашларына корбан чалып , корбан мәҗлесе уздырды. Кичен иҗтимагый киңәшмә җыелып киләсе атнада Урмай авылында үтүче "Авыл кызы” конкурсы һәм Урмай мәктәбендә балалар өчен корбан мәҗлесләрен оештыру программаларын карап , оештыру  эшләрен мәктәпкә, милли-мөхтәрияткә, иҗтимагый киңәшмәгә, Урмай мөхтәсибәтенә билгеләделәр.

 Яңа ел хөрмәтенә Коръән укылды. Мөхәррәм ае – дүрт хәрам айның (рәҗәб, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) берсе. Әлеге айларда Аллаһы Тәгалә һәртөрле гөнаһларны, каршылыкларны һәм дошманлашуларны тыйган. 

 Мөхәммәт пәйгамбәр: "Рамазаннан соң ураза өчен Аллаһының иң хәерле ае – мөхәррәм ае, ә фарыздан соң иң хәерле намаз – тәһәҗҗүд намазы”, - дигән.

 (tatar-inform.ru)

Просмотров: 745 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 1978 г.выпуск  
0
Молодец Хайдяр! Булдырасын!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...