Главная » 2010 » Сентябрь » 11 » Урмай авылы һәм аккошлар.
22:49
Урмай авылы һәм аккошлар.

 Ямьле Урмай буйлары ,

Тирән аның сулары.

Урамында азан моны,

Сагындыра шулары. 

Кечкенә Минзәкрәм язын гел урамда уйнарга ярата иде. Ул-бу булмасын дип,  Минҗан әби, аккош әби, оныгына күз-колак булып тора .  Бик шук, туп кебек тәгәрәп йөри малай. Әле язын сукмак та салынып бетмәгән, ә кечкенә Минзәкрәм, Урмайның яшьтәш малалйлары сыман, лесапит көпчәгеннән үзенә машина ясаган. Көпчәкнең уртасыннан тимерчыбык сузып, төртеп йөри, янәсе ул трактор да, машина да.Язгы суларда яланаяктан йөреп,  аягыннан алып түбәсенә кадәр  язгы балчыкка батып бетә. Бервакыт Мнзәкрәм һавада тезелеп очып килүче кыр казларын, яки аккошларның көтү-көтү очып килүен күреп, белер-белмәс саный башлады : " Бер, ике, эц, дүрт, биш, алты..”. Шул вакыт Минҗан әби : "Минзәкрәм, улым, санама, ярамый санарга. Санасаң,  кошлар парсыз булалар .Дөнъяда һәр нәрсә, һәркем парлы булырга тиеш”- дип, ул ак яулык чирте белән күз яшьләрен сөртеп алды. 65 ел көтеп тә тормыш иптәше сугыштан кайтмады, парсыз яшәде.Яшь бала   әбисенең нигә елаганын  ул вакытта, билгеле, аңламады. Бүген инде Минзәкрәм Минсәет улы,  танылган эшмәкәр, ул вакыттагы әбисенең йөрәктән әйткән сүзләрен һич тә онытмый, киресенчә, аккошларның кыйгак,кыйгак дигәнен ишеткән саен , авылның язмышы, киләчәге турында уйлана. Ул үзе дә инде ике бала атасы, өченче баланы көтәләр,  ләкин Минҗан әбисе , әнисе  Минзәйнәп апа сөйләгәннәрне истә тота. Авыл тарихын онытмаячак,  Урмай авылын яратып, аккош итеп ак, парлы, бай , олы мәдәниятле итү  өчен көчне җәлләмәскә , булышырга, ә   балаларына һәм киләчәк буынга шушы байлыкны  мирас итеп калдырырга ул әзер. 

— Кыйгак, кыйгак. 

Йә Ходам, аккошлар, тагын кайталар. Нәкъ үткән елдагы төсле, өчпочмак ясап. Берәү, икәү, өчәү... Тукта, санарга ярамый. Санасаң, парларын югалталар. Шулай дип әбисе әйтә иде.  Бәлки аккошлар быел  безнең кара күлгә төшәрләр. Без аны көчле бульдозерлар  белән тирән итеп казыттык, янындагы  ландшафтны тимичә үз көенчә калдырдык,  янәшәдә ерак түгел  Кондырлы һәм Ачалбар елгаларын буалап ясалган  плотина да бар, зур су. Кош-кортлар өчен менә дигән  уңайлы урын. Тик кешеләр генә мәрхәмәтсез, табигатьнең шундый матурлыгына сокланмыйча, гел  зыян китерәләр: куакларны кисәләр, пычраталар, чүп-чарларны җыймыйча, туздырып калдыралар. Авылда рәхәт. Әмма әле һаман да без кыргыйларча ял итәбез. Дөресрәге, табигатькә якын урыннар ял өчен җайлашмаган булу сәбәпле, кем кая сыя, шунда йомыла. Шул кыргыйларча ял итүдән табигать күргән зыянны санап бетәрлек түгел. Экологик зыян, янгыннар – бар да хуҗасызлык нәтиҗәсе. Соңгы елларда авыл сулары янына берничә пар торна, үрдәкләр оялады, тик аккошлар гына юк. Алар да килергә тиеш. Киләсе аккошлар менә шушы пар күл тирәсендә үскән камышлыклар  җирендә яшәрләр . Элекке сыман  ап-ак аккошлар  кайтырлар. Нәкъ менә  500-600 ел элек Урмай тирәсендә аккошлар да йөзеп йөрегән. Тикмәгә генә түгелдер, ничә гасырдан бирле Урмай авылында аккошлар нәселе, ыруын югалтмыйча, нәсел җепләрен тартып бара. Бүгенге бала-чагаларга туры килгән 10-11 нче буыннар барсы да аккошлар нәселенә барып тоташа. Иң кызыклысы,бу нәсел гомер буе гыйлемле нәсел булган: Дәвмулла(Мөфтәхетдин), Хабибулла мулла, Сәйфетдин мулла, Солтангали мулла, Фәхри мулла, Ялалтдин мулла, Минач мулла, Камаль мулла, Кашафетдин муллалар- барсы да  аккош нәселеннән. "Аккош- ак каз”- Урмай авылының символы.Бүгенге көнгә кадәр "Төнге каз барямы” күп нәселләрдә үтә, үзенең йомышын үти, халыкны борчыган сорауларына җавап бирә. Мөселман диненә туры килмәгән "Ак каз- аккош " ка табыну  бернигә дә карамыйча яшәп килә, шул ук  вакытта беркем дә Урмай халкына ул эшләре өчен  мөселманча түгел дип әйтергә булдыра алмый. Бу гадәт, моңа урмайлылар ышана, коръән укып эшлисе эшләрен эшли. Иң кызыгы шунда, төнге барам турында беркем дә кычкырып сөйләми, ихтирам итеп, тиешле тәртибе белән туганнары белән җыенып төгәл генә үти.  Авылның аккошлар нәселенең иң көчле җебе очы булган Минзәйнәп абыстай шундый риваятъ сөйли. Болгар тирәсендә берничә күлчек булган . Аларны болгарлылар су чыганагы итеп кулланган. Рабига исемлесе – хан кызы исеме белән бәйләнгән. Рабиганың тормышы хан сараенда үткәнгә, аның бик тә иреккә чыгасы килгән. Дус кызларының һәр кич урман аланында җыелып, җыр-биюләр үткәргәннән соң, аккошлар булып очып китүен дә белгән ул. Шул аккошлар Урмайга аккош күленә очып килә торган булганнар. Берсендә шулай сарайдан качып, ул да аккошка әверелгән. Ауга чыккан хан бер аккошны атып төшергәннән соң, сөекле кызы Рабигасын танып ала. Төне буе үксеп елап чыга хан үле кызы янында. Инде иртәнгесен  бу урында күл барлыкка килә. Нәкъ кызлар күз яше кебек саф һәм ата кайгысы кебек тирән булып...

 Урмай авылында Ибрай абзыйлар артында аккош күле булган. Монда болгар-биләр җирлегендәге аккошлар килеп җәйләгәннәр ди. Шуларны авыл халкы бик рәнҗеткән, хәтта берничәсен ризыкка да кулланганнар ди. Шуннан соң Урмай авылы бик хәтәр ачлыкка, яман чирләргә дучар була ди. Менә шуннан булачак аккошлар нәселеннән булган  бер урмайлы төшендә аккош күрә (ак каз), бөтен  бәлә-каза шул аккошларны рәнҗетүдән икәнен белә. Ул аккошлар Болгар патшасы ыруына барып тоташканын белдерә.Бу бәладән  киләчәктә авылны  " каз барямы”  гына алып калганы билгеле була. Аккош нәселе дә шул төш юраудан калган икән.  

2010 нчы елның 08 августында Аккош Минҗан әбигә 100яшь тулган булыр иде. 99 яшендә вафат булды. Йөз ел элек Урмай авылында аккошлар нәселенең Зәйнетдин бабай белән Мохыйбҗамал әби гаиләсендә бер кызчык туа, ничек үскәнен без инде белмибез. Без, урта яшьтән олы кешеләр, аны үзебез  кечкенә вакытта ничек хәтерләп калдырган булсак,  ул шулай булып калды да. Буйга әллә нинди зур булмаса да, зифа, мөхәббәтле, ачык  ак  йөзле чын татар әбисе булып калды.Ул үзгәрмәде, соңгы көненә кадәр җитез, уңган, йорт җанлы булып, үзенә карата тик уңай фикер генә калдырды. Югыйсә тормышның ачысын-төчесен күргән, нужа капчыгын татыган кеше. Минҗан әбинең ире Бөек Ватан сугышында һәлак булып кала. Үзенә  генә балаларын тәрбияләп  үстерергә, тормыш юлына бастырырга туры килә.  Минсәет  әбзи тормыш иптәше Минзәйнәп әптәй белән ярты гасыр буе тату гына бергә яшиләр, алар  үзләре дә әллә кайчан әби - бабай булып яшиләр, шулай да алар өчен Минҗан әби гомер буе изге җан, икесенә дә АНА, балаларына  ӘБИ булып кала алды. Аккош Минҗан әбинең урыны оҗмахта булсын! 

Тагын шунсысын сөйләде аның әбисе. Бу аккошлар элегрәк үзебезнең тирә- яктагы күлләргә кайталар иде.Урмай авылының тирә-ягы күлләр белән чорналып алынган булган, хәзер аларның күбесенең сусыз эзләре генә калган. Табигать яки кеше куллары белән алар  юк ителде. Хәзер инде бу күлләр халыкның күңел хәтереннән төшеп кала язган.Югыйсә менә алар.

 

Хасян бабай күле – поселок яки Южный урамында Гелметдиновлар һәм Кабрговлар уртасында булган, 1960нчы елларга кадәр ул җирдә йортлар булмаган;

Гинатулла бабай күле- беренче урам, Майлова Зәйнәб- урынында (чиста күл булган, кызлар кер юганнар)

Мулла күле – Олы кизләү борынында, фермадан уң якка киткәч. Элек күл булган вакытта Урмай авылының ике мәчетеннән, күрше авыллардан муллалалр, мәзиннәр атларын җигеп шунда җыелганнар.Күбрәк җомга көн алдыннан.Иртәгәсе җомгада халыкка нинди вәгазь уку, сөйләү турында сөйләшүләрне алып барганнар.

Кара күл - Әли Баш ягында камышлы зур күл булган.

Парлы кое күле - Өч өйле авылы ягында тирән елга янында урнашкан, соңрак күлдән коелары гына калган.

Аккош күле Ибрай абзыйлар  артында урнашкан

Шакур күле – беренче урамда урнашкан күл.

Поселка күле, чумар күле- элек ул җирдә ферма,берничә кое һәм тимерче алачыгы булган. Миначетдин улы Миннәт Гыйбатдинов "Алга” хуҗалыгының председателе вакытында казытылып ясалган күл.Заманында тирәли вики куаклары утыртылып,рәшәткәләр белән тотылып алынган иде.Ут сүндергеч машинасы су алсын өчен платформа – күпер ясатылып куйган иде. Су кергәндә малайлар трамплин итеп кулланганнар. Чумаров Тимергали абзый,балык үрчетеп , күлне карап чистартып тора иде.Кышын балыклар өчен бәке ясап тора иде. 

«Зәңгәр күккә, табигать хозурлыгына сокланып тыныч кына ял итәрлек урыннарны булдыру район хакимиятләрен дә зур мәшәкатьләргә салмыйдыр, шәт. Тик менә халыкка ял итү урыннары тудыру турында күп җирләрдә әле уйланылмый. Җәмгыятьтә гади шартларда, ягъни күп акчалар түкми генә ял итү өчен мөмкинлекләр юк. Гади кешеләр ял итәрдәй җайланмасы, кирәк-ярагын сатып алырлык кечкенә кибет-киоскы булып, мөлаем туташ яки ханым чишмә суыннан кайнатылган чәй тәкъдим итеп торса, безнең күңелгә әлләни дә кирәкми, югыйсә...ди Минзәкерәм әфәнде Хайрутдинов.. Авылыбыз эчендә ике күл бар. Беренче урамда урнашканы иң борынгысы. Берничә тапкыр авыл поселениясе белән сөйләшеп карадым, күлне чистартыр өчен, яннарын төзекләндерер өчен федераль программага керергә.Гомумән,безгә күбрәк хөкүмәттән акчаны алырга өйрәнергә кирәк. Плотинаны, тагын башка күлләрне шулай гына без саклап кала алабыз. Аннан ул җирләрдә бүгенге таләпләргә тулы килердәй ял итү урыннары ясый алабыз. Шулай ук авылыбызның кизләве, чишмәләре хуҗасыз хәлдә. Чыннан да , авылыбызны кешеләр генә түгел,хайваннар , кошлар да яратырдай ясыйсы иде.”.  

Ә менә Урмай юлындагы беренче урам күле, чумар күле, кара күл, плотинабыз, су чыганаклары, коелар, кизләү- чишмәләр чын мәгънәсендә культуралы ял итү урынына әверелсен иде. Һәр юлчы туктап, аның хозурлыгына сокланып китсен иде. Гомумән, Аккош күлен,  җома елгасындагы изге кабер кебек,  изге урынга әйләндерәсе бар әле.

Парларын тапканнар шушы күлләр янына килеп мәңгелек сөюдә вәгъдә бирешсеннәр, туй көнендә күл өстендә  басма култыксасына йозак элсеннәр.   Шуңа да бәхетле парлар, бәйрәм билгеләүчеләр, юлчылар өзелмәсен .

Гадәттә бездә шулай бит ул: халык өзелмәгән елга-күл буйларына килсәң, иң башта чүп-чар өемнәренә  тап буласың. Нишлисең, бездә халык онытылып күңел ачарга ярата, тик артыннан җыештырырга гына яратмый.  Ә чисталыкка, гүзәллеккә сокланырга барыбыз да яратабыз. Утыр, туйганчы ял ит, күл суының шифасын күр, телисең икән – әнә, мангал тора,- шашлык кыздыр, тик табигатьне ямьсезләп, артыңнан чүп-чар калдырма – биредә тәртип шундый. Күз-колак булып  торырга беркемгә дә йөкләнмәгән . Ул вакытта аккошлар да безгә кайтырлар.

Фәрит Гыйбатдинов

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1802 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 5
5 камо  
0
Бик кирекле . мохим проблемалар кутересен, Фарит дус! Бу проблемалар инде тузанга батып, перевезлер басылган килеш яталар иде. Минзекрем укучым белен сез беренче карлыгачлар булып авылыбызнын экология проблемаларын кутересез. Бу хичшиксез кирекле, актуаль хем вакытлы кузгалу. Унышлар хеммебезге!

4 мәдрәсә  
0
Аллаһ Тәгалә разый булсын бик изге эш эшлисез. Казытучыга Минзәкрәмгә рахмәт, аңлатып мәгнәсенә төшендергән Фәрит әфәндегәдә. Дөрестәндә безнең авыллар бик иске тарихлы, җеб очлары Болгарга тоташа, Урмай кебек Шыгырданда Чатан Тимер Болгарга яу белән килгәндә Шәймәрдән бабай шәһәрнең халкын кызлырны, хатыннарны, киленнәрне, балаларны алып бер көнлек юлдан соң килеп Мөслим дигән җирлектә Шыгырданны корганнар диләр. Урмай авылы Казан ханлыгы авыллыры исемлегендә төркәлгән, күлләр арасына урнашкан матур авыл булган. Төнге каз мәҗлесенә килгәндә ул әле дини күзлектән тулаем өйрәнелмәгән, аны гадәт буларак тикшерәсе бар. Татар Болгар халыклары сөйләмендә корбан дию ул исламдагы корбаннан тыш башка мәгнәгә ия булыргада мөмкин. һәр халдә, халык үзенең тамырын белсә, төп йортын таныса, шуны сез казыган күлләр, төзегән Болгар мәчете, әлеге шикелле язмалар белән ногытсагыз биниһәйә файда булыр иде. Халкыбызның "Яман күлләр бер көн якшы чиста булыр, яман кеше якшы булмас һич кайчан"- дигән гыйбарәсе күрә Иншә Аллаһ әле ул Аккошлар кайтыр Урмай күленә. Язмагыз яңа җирле татар- мишәр әдәбияте булырга лаеклы, дәвам иттерегез.

3 ФЕРИТ АБЫЙГА ЧЫЕ кешеге!  
0
Буген иртден бирле бу язман белен фотоларны карап утырам. Китэлмим татарым, ак яулыклы эбилэремнэн,эшчэн,туземле егетлэрдэн,,,,.Бу язмам кунеллэрне тагын кабат дулкыннардырды. Шекер туган ягым, жирем хакым. белен горурланырлык.Рэхмэт Ферит абый бу ТУГАН ягыма мэхэбэтне тагында арттыруына.Кубэйсен иде Хайрутдиновлар, Мифтахутдиновлар ,Пахаловлар......................

2 tatarin  
0
Кара кулне (Кондырлы хэм Ачалбар елгаары култыгында калган, Элибаш авылы ягында)янадан Минзэкржм Хайрутдинов казытты. Элегэ анда бер тамчы су да юк, килэсе язга Алла теляся Кара кул уз исеме белэн халык кунелендэ хатирэ булып кына тугел, чын кул булып калачак. Рэхмэт Дамир Амерхановка, ял кэнне иренмичэ армый талмый эшлэгэне эчен...Фотода ул бар..

1 1  
0
Рэхмэт, Фэрит, бу язман яшьлекне искэ тешерде. Бик кирэкле проблема кузгаткансын. Алла кушып, шул эшлэр эшлэнелсэ иде...

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Мини-чат
...
...
...