Главная » 2011 » Ноябрь » 14 » Урмай авылы киңәшмәсе үзенең яңа сезонын ачты
10:15
Урмай авылы киңәшмәсе үзенең яңа сезонын ачты

Кичә Урмай авылының иҗтимагый киңәшмәсенең утырышы булып узды.  Киңәшмәнең кунагы булып Чувашстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кияметдин Садртдинович Мифтахутдинов катнашты. Киңәшмәнең җитәкчесе Минзәкрәм Хайртдинов  утырышның төп соравы итеп , Урмай авылындагы спорт мәйданчыгын кышкы сезон вакытына куллануга тапшыруны һәм аның кышкы сезонда эшләү программасын күтәрде. Хәзер  салкын минус температуралы көннәр тора, хоккей мәйданчыгын ясап җиһазландыру эшләрен эшләргә кирәк. Кияметдин Садртдинович киңәше  һәм булышлыгы белән әлеге хоккей мәйданчыгын булдыру һәм анда хоккей уены буенча күнекмәләрне алып бару тренер эшен Нәҗеметдин Сахровка йөкләүне сорады. Шул вакытта Нәҗеметдин  Сахров Урмай мәктәбендәге балаларның физик тәрбия буенча эшләрнең бүгенге һәм киләчәге турында сөйләде. Көзге каникул вакытында  малайлар һәм кызлар Чабаксар шәһәренең Олимпия резервлары  физкультура мәктәбендә күнегүләр алганнар. Районда беренчеләрдән булып Урмай авылының яшь спортсменнары республика спорт ярышларында катнашачаклар. Әлеге ярышларда катнашу өчен иҗтимагый киңәшмәдән матди булышлык сорады. Бүгенгесе көндә спортсменнарны ярышларга алып барыр өчен, транспорт, бензин, ашату ягы район бюджетында беркая да каралмаган, күп чыгымнар сорала. Минзәкрәм Хайртдинов бу сораулар иҗтимагый киңәшмә өчен яңалык түгел, авыл эшмәкәрләре белән берлектә эшли алачагыбызны белдерде. Моның өстенә авылда , спорт белән бергә мәдәният чаралары да үтәчәк. Беренчесе, 28нче ноябрьдә, Урмай мәдәният йортында Россия күләменең Чувашия Республикасы буенча "Авыл кызы” исемле конкурсын үткәрү. Бу эштә Комсомол район татарларының милли-мәдәният автономиясе белән, Россиянең татар авыллары оешмасы белән берлектә әзерлек эшләрен алып барабыз. Конкурста катнашычу Урмай авылы йөзен яклаучы кызны әзерләп аңа булышырга һәм килгән кунакларны каршы алып, алар бергә бергә эшләп "Авыл кызы” конкурсын милләтебезнең гореф гадәтләренә таянып матур гына үткәреп җибәрергә. Шушы көннәрдә "Мишәр” ансамбле бик матур күркәм эш башлап җибәрде, корбан аена багышланган программасы белән, яңа группа булдырып, татар авылларына концертлар белән йөриләр. Бүген Әлибаш авылына, 16-сы Комсомол авылында, 17 -се Чурачык авылында, 18-е Каенлык авылында һәм башка авылларда булачаклар. Кияметдин Садртдинович булышлыгы белән җырчы-биючеләргә Кострома шәһәренә читекләр заказ бирелде. Урмай мөхтәсибәте исеменнән мөхтәсиб Хаҗи Фәнис хәзрәт Сафиуллин 25-нче ноябрьгә ”Кара пулат”  мәчетенә иҗтимагый киңәшмәне һәм авылның аксакалларын, мәдрәсә шәкертләрен Корбан мәҗлесенә чакырды.

Декабрь башында Урмай авылының хоккей мәйданында "Комсомол район татарларының милли-мәдәни автономиясе” нең беренче турнирын оештырып җибәрергә исәп. Берсе көнгә, 16-нчы ноябрьгә, Урмай авылында үтәчәк "Зөлфия Минһаҗева, Илсур һәм Мәүлидә Мортазиннар” ның концертына чакырып калабыз. Район буенча атаклы "Сройсервиз”, "Таныш”, "Тав”, Хлебзавод” оешмалары җитәкчеләре эшләүче халкына бүләк итеп концертка билетлар алдылар. Тамашачы халкыбыз популяр артист Җәвит Шакировларның булмыйча калган концертына үпкәләп , "негласно” бойкот биргәннәр иде. Шөкер Аллага, тамашачы әкертен генә үз җаена кайта, концертка билет ала башладылар.

Иҗтимагый киңәш үзенең яңа  сезонын ачып җибәрде, телибез уңышлар!.

Просмотров: 797 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 1
1 эшмэкэр  
0
дурт куллап булышабыз балаларыбызга! спорт меденият ул урмай халыкнын йозе! рахмэт акыллы егетлерене дерес уй тыткан очен.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...