Главная » 2010 » Декабрь » 9 » Ун мең адым үтәсезме?
06:33
Ун мең адым үтәсезме?
Кеше көн саен ун мең адым үтәргә тиеш. Күпме соң ул диярсез? Җиде километр тирәсе. Беләсегез килсә, нәкъ менә шуның кадәр араны көн саен җәяү узу сәламәтлек өчен гаять файдалы булып санала. Төрле илләрдә уздырылган тикшерүләр шуны раслый. Бу кагыйдәне үтәүгә иң зур җаваплылык белән караучылар – японнар. Дөрес булса, аларның һәркайсы көн саен рәхәтләнеп ун мең адым үтә икән. Бәлки шуңадыр да японнар иң озак яшәүчеләр рәтенә керәдер.
 Безнең илдә моның белән хәлләр мөшкелрәк, әлбәттә. Бигрәк тә соңгы дистә елларда, "тимер атларга” утыргач, җәяү йөрми башладык. Хәтта авылларда да хәзер мәктәпкә балаларны машинага утыртып йөртәләр икән. Шәһәр халкы турында әйтәсе дә юк.
 Нигездә компьютер артында утыру белән бәйле булган эшкә көн саен җәмәгать транспортына утырып бару һәм кайту вакытында кеше нибарысы 2-3 мең адым ясый. Ә ишек төбеннән үз машинаңа утырып йөри торган булсаң – бөтенләй җәяү йөрмисең дигән сүз. Ә бит җәяү йөрү күп төрле авыруларны булдырмау ысулы булу белән беррәттән гәүдә матурлыгына да уңай йогынты ясый.
Белгечләрнең барысы да бүген беравыздан көн саен яхшы темпта җәяү йөрүне сәламәт яшәү рәвешенең беренче төп шарты дип атый (бу очракта сүз үкчәле түфли кигән килеш этаждан-этажга, яисә кабинеттан-кабинетка йөрү турында бармый, әлбәттә). Барлык төр физик күнегүләр арасында йөрү – иң куркынычсыз һәм табигый ысул булып санала. Шунысы ачыкланган: көненә бер сәгатьтән артык вакытын җәяү йөрүгә багышлаган ир-атлар арасында йөрәк авырулары, йөрүгә әзрәк вакыт биргәннәргә караганда, биш тапкырга кимрәк очрый. Йөрү вакытында куллардагы һәм аяклардагы кан әйләнеше яхшыра, йөрәк мышцаларының кан белән тәэмин ителеше арта. Ә машина сатып алган кешенең беренче ай дәвамында кинәт кенә гәүдә авырлыгы артуы һәм йөрәк эшчәнлеге начарлануы инде расланган.
Җәяү йөрү файдасына тагын аргумент – кан составындагы холестеринның кимүе. Хатын-кызларга җәяү йөрү остеопороз авыруын булдырмаска ярдәм итә. Шунысы бар, җәяү йөрү хәтта тез чокырларында проблемалары булган кешеләргә дә файда китерә. Гадәти йөрү мускулларны ныгытырга, стресслар йогынтысын киметергә һәм тонусны күтәрергә ярдәм итә. Әгәр дә сез тиз-из атлап йөрисез икән – артык дип саналган килограммнардан да котыла алырсыз. Иң мөһиме – йөрү даими рәвештә башкарылырга тиеш.
Шул ук вакытта югарыда әйтелгәннәрнең барысыннан да булмаса да, күбесеннән хәбәрдар булган Россия халкы машина һәм шәһәр транспортыннан төшеп тәпи-тәпи барырга әзер түгел әлегә. Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы үткәргән рәсми сораштыру нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең 51,9 % көненә "теге” файдалы дип саналган ун мең адымны узмый икән. Сораштыруда катнашканнарның 24,9 % - чынлыкта да көн саен ун мең адымны җәяү үтә, ә 8,8% респондентлар әлеге адымнарны узып кына калмый, күп очракта чабып та бара әле. "Диван булганда, җәяү йөрү кирәкми” гыйбарәсе белән 14,4% респондент ризалашкан.

Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 24.11.2010

Просмотров: 643 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...