Главная » 2009 » Октябрь » 4 » Укытучы – күңел түрендә!
21:32
Укытучы – күңел түрендә!
null5 октябрь – Укытучы көне. Бу уңайдан Урмай авылы сайты аша Чуашстан  татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте исеменнән мөхтәриятнең рәисе Фәрит Гыйбатдинов , мөхтәрият рәисенең урынбасарлары Рамик Гаделҗанов һәм Рәшит Сәнҗәповлар котлыйлар.

"Хөрмәтле укытучыларыбыз!!

Чын йөрәктән сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз, – диелә котлауда. – Мәктәп, укытучы, тәрбияче, педагог... Барыбызны берләштерүче, балачак, яшьлек һәм тормыш юлын сайлап алу чорын бер-берсенә бәйләүче илаһи көч бу. Җир шарында мәктәптән һәм акыллы, игелекле, кайгыртучан педагогтан башланмаган бер генә һөнәр дә юк. Нәкъ менә шу­ңа күрә дә, туганнар һәм якыннарыбыз белән бер­рәттән, гаҗәеп белем дөньясына юл ачкан укытучы да – күңел түребездә безнең.

Республиканың педагогик хезмәткәрләре бүген бетмәс-төкәнмәс көч-энергиясен эшкә җигеп, максатка омтылышлы рәвештә мәгариф эшенә хезмәт итә, алар даими эзләнүдә, иң яхшы тәҗрибәне өйрәнү һәм гамәлгә кертүдә, заманча педагогиканың актуаль проблемаларын хәл кылуга иҗади якын килүдә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Батыр районы Шыгырдан авылы мәктәбе,үткәе ел Комсомол районы Тукай авылы мәктәбе  инновацияле үсеш программалары бәйгесендә җиңде. Горурланырлыгыбыз бар, димәк!

Педагогик хезмәт ветераннарына мәктәпкә тугрылыклары, һөнәри осталыклары, иҗади хезмәтләре, балаларны яратулары өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сез балаларны укытып кына калмыйча, укытучыларның яшь буынын да тәрбиялисез. Бу бәй­рәм көнендә сезгә саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телибез.

Укытучы хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый.

Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!" 

Просмотров: 1893 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Г.Я  
0
Рэхмэт.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...